Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үгез гөмбә җыючыларны сөзгән: ир-ат үлгән, хатын-кыз хастаханәдә

Татарстанның Нурлат районы Каравыл Тавы авылы янында фаҗига: кичә үгез 62 яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызга ташлана. Бу һөҗүм буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_top_970_100
Үгез гөмбә җыючыларны сөзгән: ир-ат үлгән, хатын-кыз хастаханәдә

Үгез сөзүеннән алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук җан бирә. Кабыргалары нык сынган хатын-кыз хастаханәгә озатыла.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Якушкино авылыннан ирле-хатынлы ике кеше кырга гөмбә җыярга чыга. Икесе дә нык исерек булган. Бу вакытта көтүче елга аша сыер көтүен чыгарган. Бер үгез кинәт гөмбә җыючыларга ташлана. Хайванның агрессивлануына нәрсә сәбәпче булуы әлегә ачыкланмаган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100