Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үгез елын ничек каршыларга, табынга нәрсә куярга, бу елдан ниләр көтәргә?

2020 - Күсе елы артта калып бара. Тагын барлы-юклы ике атнасы калды. Киләсе үгез елы нинди булыр? Могҗизалы Яңа ел төнен ничек каршы алырга? Шушы сорауларга җавап эзләдек.

news_top_970_100
Үгез елын ничек каршыларга, табынга нәрсә куярга, бу елдан ниләр көтәргә?
https://pixabay.com/ru

Киләсе 2021 ел — ак, металл Үгез елы булачак. Көнчыгыш календарена күз салсак, аның буенча ел әле 12 февральдә генә алмашыначак. Ә без исә инде 31еннән 1 гыйнвар төнендә үк Үгез елын каршыларга әзер.

Үткән 2009 ел да үгез символы астында тарихка кереп калган.

  • Шул елдан башлап, Бердәм дәүләт имтиханы мәктәптә чыгарылыш имтиханнарының бердәнбер формасы һәм вузларга керүнең төп юлы булып кабул ителә.
  • «Евровидение» конкурсы беренче тапкыр Мәскәүдә уза.
  • 2009 елның күңелсез вакыйгалары түбәндәгеләр: Пермь шәһәрендә «Хромая лошадь» төнге клубындагы янгын һәм Саяно-Шушенский ГЭСындагы фаҗига.
  • 40 ел эчендә беренче тапкыр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дуңгыз гриппы пандемиясе турында игълан итә. Ул вакытларда да битлекләргә кытлык булып ала.

Үгез елында туган кешеләр - тугры җаннар

Үгез — көчле, тәвәккәл, ышанычлы, гадел, намуслы, хезмәт сөючән хайван булып тасвирлана һәм ул үз җиренең чын патриоты.

Үгез елында туган кешеләр гаиләләрен яраталар, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр, традицияләргә һәм хезмәтләренә тугры булып калалар. Алар күбрәк консерваторлар, тугры җаннар. Әзерләп куелган план буенча салмак кына алга атлыйлар, уңышка ирешәләр.

Бу елларда туган кешеләрнең кимчелекләре дип аз сүзле һәм артык кире булуларын атарга була. Үгез елындагыларны бик җиңел генә ияртеп китеп булмый, кешеләргә дә авыррак ияләшәләр, алар белән уртак тел табу җиңелләрдән түгел.

Яңа елны ничек каршыларга?

2021 ел Күсе елына караганда күпкә тынычрак булыр дип көтелә. Ләкин шул ук вакытта җиң сызганып эшләргә дә кирәк булачак, үгез ялкауларны яратмый икән. Карьера төзү белән мәшгуль тырыш кешеләргә уңыш елмаячак. Авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы ел булыр дип ышаналар.

Үгез елының иң төп сыйфаты — тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк.

Үгезне кызыл төс белән котыртырга ярамый

Беркөнне бер танышым: «Быел чыршыга кызыл шарлар эләргә рөхсәт итмәдем балаларга. Үгезнең ачуы килмәсен тагын», — ди әллә чынлап, әллә шаяртып. Шул сүзләрдән соң чыршылар күзәтеп йөри башладым. Кызыл төсле бизәкләр кермәгән чыршылар да күренгәләде — ак, зәңгәр, күк төстәге шарлар иде аларда. Кайтып, үз чыршымны да тикшердем. Төсен төскә аерып тормаганнар, нәрсә бар, бөтенесен дә элгәннәр иде.

Быел кызыл төс булырга тиеш түгел, диләр күпләр. Шуңа ышанып, кемнәрдер кибетләр буйлап үзенә күлмәк эзли. Имеш, үгезгә ярарга кирәк. Яңа ел каршылау өчен төп төс — ак һәм аның калган барлык төсмерләре: соры, аксыл көрән, күк. Көмеш һәм металлик төсендәге ялтыравык бизәнү әйберләре яисә көмештән эшләнгән алка, беләзекләр дә урынлы булачак.

«Элек кызыксына идем көнчыгыш календаре белән. Кагыйдәләрне истә тотып кием сайлаганым булгандыр, аннары чыршы кую урынын караштыргалый идем. Хәзер чыршыны бала бизи, ул инде бөтенесен дә элә. Табынга тегесен-монысын ярамый диюләр бар инде ул. Монда инде кем нәрсә ярата, аңа карап тормыйлардыр дип уйлыйм», — диде скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова.

Табынга нәрсә куярга?

Быелгы бәйрәм табынында сыер итеннән пешерелгән ризыклар булмаса әйбәтрәк, үгезнең үпкәләве бар, диләр. Аның урынына сарык, тавык итү куллану яхшырак булыр.

Төрле тозлы әйберләр, гади салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Бу табында балык та урынлы булачак.

Ак үгез тәм-томнар да ярата. Өстәлгә берәр баллы камыр ризыгы пешерегез.

Яңа ел алдыннан иске әйберләрне ташлагыз, өегезне яхшылап җыештырыгыз

Көнчыгыш календаре белән кызыксынучы Марина белән дә Үгез елы турында сөйләштек.

«2021 ел гаилә һәм бәхет-шатлык елы булырга тиеш. Киләчәк ел туйлар һәм яңа туган сабыйларга бай булыр дип көтелә. Мин алай катгый рәвештә теге, бу ярамый дип әйтмәс идем.

Кием төсенә килгәндә, үгезне котыртырлык якты төсләр булмавы хәерлерәк анысы. Акка якын тыныч, басынкы төсле кием кию яхшы булыр. Төсенә генә түгел, формасына да игътибар итәргә киңәш итәр идем: күлмәгегез артык ачык яки кыска булмасын. Аннары, Яңа ел төнендә кызларга чалбар түгел, ә күлмәк кию яхшырак булыр иде.

Өстәлгә сыер ите куймагыз дигән сүзләр белән килешеп бетә алмыйм. Моны инде һәр кеше үзе хәл итә. Иң мөһиме — Яңа ел алдыннан кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ташлап, өйне дә яхшылап, бер чатны да калдырмыйча җыештырырга кирәк. Күтәренке кәеф һәм чиста күңел булсын», — ди 

Киләчәк ел узганыннан уңышлырак та, бәхетлерәк тә булсын өчен ни генә эшләми кешеләр. Кемдер шампан шәрабы бокалына теләкләрен яндырып сала, кемдер 12 телем мандаринга ниятләрен сөйләп, сәгать суккан саен берне кабып куя. Яңа ел төнендә яшь кызның кулында яки янында дарчин (корица) булу аңа киләсе елда мәхәббәт вәгъдә итә икән.

Ырым-шырымнарның ниндие генә юк — һәр кеше күңеленә хуш килгәнен табып эшләп тә карый ала. Шулай да, нинди генә күлмәк киеп, нәрсә генә ашасак та, киләчәк еллар имин булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100