Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Герой-татарлар: Александр Матросов батырлыгын кабатлаган тугыз кеше

Советлар Союзы Герое исемен бары тик икесе генә алган.

news_top_970_100

1943 елның 23 февралендә Псков өлкәсенең Чернушка авылын азат итү өчен барган сугышта рядовой Александр Матросов дошман дзотының амбразурасын каплый һәм шуның белән карлы кыр буйлап атакага йөгерүче иптәшләренең гомерләрен саклап кала. Шундый батырлык кылган татар хәрбиләре турында танылган эзтабар һәм журналист Михаил Черепанов материалында.

Александр Матвеевич Матросов

Матросовка кадәргеләр

Рәсми версия буенча, Александр Матвеевич 1924 елның 5 февралендә Днепропетровскида туган. Әмма ЗАГС архивында андый кешене тапмаганнар. Шуңа күрә ул Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылында туган, ә аның чын исеме – Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәдҗанов дигән версия бар.

Матросов үзенең шәхси үтенече белән 1942 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Сталин исемендәге 91нче Себер ирекле бригадасының 2нче аерым укчы батальонында укчы-автоматчы була. Ләкин Советлар Союзы Герое исемен Матросов 1943 елның 8 сентябрендә генә ала. Шул вакыттан алып, дошманның ут нокталарын үз гәүдәләре белән каплаган солдатларның барысын да «матросовчылар» дип атый башлыйлар. Ләкин ул мондый батырлыкны беренче булып башкарганмы соң?

Дошман амбразурасына беренче булып 1941 елның 24 августында ук 28нче танк дивизиясенең танк ротасы политругы Александр Константинович Панкратов ята. Бу Новгород янындагы сугышларда була. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1942 елның мартында ук бирелсә дә, аның батырлыгы турында үзәк газеталар язмый, һәм Сталин телгә алмый.

Һәм шундый «күренмәгән» 55 герой була. Алар дзот амбразурасын Матросовка кадәр үк каплый: 1941 елда 8 кеше һәм 1942 елда 37 кеше. Аларның 14е генә үлгәннән соң Герой исеменә лаек була.

Автор шундый батырлык кылган кешеләр арасыннан әлегә 9 татарны таба алган.

Долгай биеклегендәге «морпех»

1943 елның 7 августында дошманның дзот амбразурасы һөҗүмендә кызылфлотчы, 318нче укчы дивизиясенең 1331нче укчы полкының 143нче аерым диңгез пехотасы батальоны разведчигы Сәйфулла Гайфулла улы Йосыпов һәлак була. Ул үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бүләкләү кәгазенә караганда, Сәйфулла Йосыпов 1912 елның 10 октябрендә Башкортстанның Чишмә районы Салих авылында туа. 1942 елда Чишмә районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, 1942 елның июленнән Төньяк Кавказ фронтында сугыша. Вкп(б) әгъзалыгына кандидат була.

Үз теләге белән полк штурмлаучы төркемнәр белән Новороссийск янындагы Долгая биеклегендәге дзотка һөҗүмгә барырга була. «Ватан өчен! Сталин өчен!» ул алга ыргыла һәм дошманга гранаталар ташлый. Гранаталар беткәч, автоматтан атуын дәвам итә. Дошман траншеясенә гранаталар җыеп, румыннарның контратакаларын кире кагуда катнаша. Шәхсән үзе 4 гитлерчыны юк итә. Дзотны алу өчен барган сугышта дошман гранатасы кыйпылчыгы белән һәлак була.

Миусс елгасының көнбатыш ярында

1943 елның 19 августында Ростов өлкәсенең Матвеево-Курган районы Петрополье авылын азат итү өчен барган сугышта Казахстаннан татар Абдулла Сәлимов дә исемен мәңгеләштерә. 1943 елның 1 ноябрендә 902нче укчы полк командиры майор Арефьев тарафыннан ул, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

Бүләкләү кәгазендә мондый юллар бар:

«1917 елда туган, 1938 елның сентябрендә Татарстан АССРның Казан дәүләт һава комитеты тарафыннан мобилизацияләнә. Комсомолчы. 1941 елның июненнән үк сугышларда катнаша. Иделдән Миусска кадәр данлы сугыш юлын уза. 248нче укчы дивизиясенең 902нче укчы полкында пулеметчы. 1943 елның 19 августында взвод составында Миусс елгасының көнбатыш ярында дошман техникасы белән ныгытылган оборона линиясен өзүдә катнаша. Бер биеклеккә җиткәндә безнең гаскәрләргә дзоттан пулемет көчле ут ача. Сугышчылар ята.

Сәлимов иптәшләре белән саубуллаша, берничә граната алып, дзотка таба шуыша. Гранаталар белән ул пулемет утын туктата алмый. Ул чагында: «Ватан намусы өчен, алга, иптәшләр!» дигән сүзләр белән Абдулла амбразурага ташлана һәм аны үз гәүдәсе белән каплый. Пулемет ата алмый башлый. Геройның полкташлары дошманны биеклектән бәреп төшерә һәм терәк пунктын юк итә. Һөҗүм дәвам итә».

37нче укчылар корпусының бүләкләү комиссиясе 1943 елның 10 ноябрендәге боерык белән Сәлимовны бүләкләү турында карар чыгара.

Брежневның «Малая земля» китабындагы Герой

1943 елның 15 сентябрендә Новороссийскны азат иткәндә Сәлахетдин Һәлиулла улы Вәлиуллов үз гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплый.

Сәлахетдин Һәлиулла улы Вәлиуллов

Ул 1903 елда Татарстанның Тәтеш районы Кляшево авылында туа. Бакудан мобилизацияләнә. Кара диңгез флотының 255нче диңгез пехотасы бригадасының 142нче аерым укчы батальоны ротасының партия оештыручысы, өлкән сержант була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аның батырлыгы КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Л.И. Брежневның «Малая земля» китабында тасвирлана.

Газинур батырлыгы

Матросов батырлыгын кабатлаган өчен, татарлар арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исемен Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин ала. Ул 1944 елның 14 гыйнварында Псков өлкәсенең Великолукск районы Овсище авылын азат иткәндә үз гомерен корбан итеп, иптәшләрен коткара – Матросов һәлак булганнан соң 1 ел узгач шул ук районда.

Газинур Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. 1941 елның 22 июнендә Бөгелмә районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Вкп(б) әгъзалыгына кандидат була. Сержант, 22нче армиянең 37нче укчы дивизиясенең 20нче укчы полкының укчы ротасы бүлекчәсе командиры урынбасары була.

Бүләкләү кәгазендә аның батырлыгы болай сурәтләнгән: «Рота Овсище авылына һөҗүм иткәндә, Гафиятуллин анда бүлекчәсе белән беренче булып бәреп керә, дошманның дзотларына гранаталар ыргыта, исән калган гитлерчыны әсирлеккә ала. Сугышчыларны аткага күтәрә, ләкин утны икенче дзот ача. Газинур аның янына шуышып килә дә граната ыргыта. Пулемет һаман атуын дәвам итә. Сержант дзот янына йөгереп килә һәм аның амбразурасын үз гәүдәсе белән каплый. Авыл азат ителә».

Кировоград өлкәсендәге сугыш

1944 елның 8 февралендә Украинаның Кировоград өлкәсе Петровский районының 2нче Милюковка авылын азат иткәндә Котдус Габдрахман улы Габдрахманов батырлык кыла. Ул 1908 елда Менделеевск шәһәрендә туа. Сугышка кадәр Бондюг химия заводында эшли. 1930 елда Бондюг районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә.

Котдус Габдрахман улы Габдрахманов

58нче гвардия дивизиясенең 175нче гвардия укчы полкының сугышчан хәрәкәтләр журналында «...гвардия өлкән лейтенанты, рота командиры Габдрахманов Кировоград өлкәсендә фашист илбасарларына каршы сугышта батырларча һәлак булды. Ул дошман дзотының амбразурасына ташланды һәм аны үз гәүдәсе белән каплады», – дип язылган.

Үлгәннән соң бүләкләнү турында бернинди мәгълүмат та табылмады.

Дудчаны – Рядовое линиясендә алга китеш

1944 елның 8 мартында Украинаның Херсон өлкәсе Берислав районы Дудчаны авылын азат иткәндә, Матросов батырлыгын Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин кабатлый. Ул бу батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән татарлар арасында икенчесе була. Бу исем СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 3 июнендәге Указы нигезендә бирелә.

Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин

Миңнегали 1921 елның 8 мартында Башкортстанның Миякә районы Оршакбашкарамалы авылында татар гаиләсендә туа. Бүләкләү документында башкорт дип язылган. Туган елы да анда ялгыш күрсәтелгән. Документка караганда, Гобәйдуллин Миякә районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1942 елда мобилизацияләнгән. 1942 елның июненнән Төньяк Кавказ һәм 4нче Украина фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, гвардия лейтенанты, 109нчы гвардия укчы дивизиясенең 309нчы гвардия укчы полкында пулемет взводы командиры була. Украинаның Днепр елгасының уң ярын, Берислав һәм Херсон шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

Дудчаны авылыннан Рядовое авылына кадәр дошман оборонасын өзгәндә, безнең гаскәрләргә Курган буендагы дзотлардан көчле ут ачыла. Гобәйдуллин дзот янына ук шуышып килә. Каты яраланган хәлдә, амбразурага кадәр шуышып барып, аны үз гәүдәсе белән каплауга ирешә. Атакага күтәрелгән взвод дошманның тагын 2 ут ноктасын юк итә һәм курганны ала. Полк фашистларны чолгап алуга ирешә, һәм фашистлар чигенә.

«Үзәк бистәгә бәреп керәләр»

1944 елның 23 июнендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Оршан районы Осинторф бистәсен азат итү өчен барган сугышта немецларның ут ноктасы белән бәрелештә Бари Ганиевич Шавалиев һәлак була.

Ул 1925 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Түбән Тимерлек авылында туа. 1943 елның 7 гыйнварында Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Гвардия өлкән сержанты, 31нче гвардия укчы дивизиясенең 95нче гвардия укчы полкында бүлекчә командиры була.

Юрьев утравы янында дошман оборонасын өзгәндә, Шәвәлиев бүлекчәсе беренче булып аның траншеяларына үтеп керә. 15 гитлерчыны юк иткәннән соң, гвардиячеләр барлык ут нокталарын юк итәләр һәм Үзәк бистәгә бәреп керәләр. Ләкин командир үзе шул сугышта һәлак була.

Үлгәннән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Карелиянең Суоярв районындагы Толвоярви күле

1944 елның 27 июлендә Карелиянең Суоярв районындагы Толвоярви күленең көнчыгыш ярында Нух Идрисович Идрисов батырларча һәлак була.

Нух Идрисович Идрисов

1918 елда Татарстанның Кукмара районы Битлянгур авылында туган Нух 1938 елда ук Тәкәнеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Вкп(б) әгъзасы була. Лейтенант, 313нче Петрозавод Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 1070нче укчы полкының взвод командиры буларак, 156,7 биеклегендәге сугышта взводын атакага күтәрә һәм аны ала. Ләкин киләсе 216,0 биеклегендә финнарның дзоты да була. Лейтенант Идрисов, сугышчыларына һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирү өчен, ут ноктасын үз гәүдәсе белән каплый.

313нче дивизия командиры полковник Цыганков аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итсә дә, Идрисов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

«Үз гәүдәсе белән Румын дзотының амбразурасын каплый»

Бу исемлектә иң соңгы матросовчы – Хафиз Зарипович Зарипов. 3нче Украина фронтының Николаевск ныгытмасындагы 10нчы аерым пулемет-артиллерия батальонының пулемет расчеты командиры буларак, 1944 елның 22 августына каршы төндә, Украинаның Одесса өлкәсе Затока авылы янында Днестр лиманының Цареград бугазы аша чыкканда, ул беренче булып дошман ярына төшә. Румын дзотының амбразурасын үз гәүдәсе белән каплый.

Герой 1906 елда Татарстанның Әлки районы Яңа Баллыкүл авылында туа. Горький шәһәренең Куйбышев хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 1943 елның 28 октябрендә беренче тапкыр Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Матросов батырлыгы кабатланганнан соң, 1944 елның 28 августында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Барлыгы Бөек Ватан сугышы елларында, бастырылган мәгълүматларга караганда, мондый батырлыкны СССРның 400дән артык гражданы башкарган. Шуларның 158е генә Советлар Союзы Герое исемен алган.

«Матросов батырлыгы» төшенчәсенең гаделлеге турында бәхәсләшергә мөмкин, әмма һичшиксез бер нәрсә кала: Ватан өчен көрәштә ватандашлар тормышы өчен үзен корбан иткән һәркем киләчәк буыннарның хәтеренә лаек. Югарыда санап үтелгән геройларның кайберләренең батырлыгы турында хәтта аларның авылдашлары да белмидер дип уйлыйм. Аларның исемнәрен мәңгеләштерергә һәм алар турында истәлекле даталарда гына түгел, кече ватаннарында да истә тотарга тиешләр.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100