Герой исеменә тәкъдим ителгән, тик орден гына алган Башкортстан татарлары (дәвамы)

1945 елда ук үз гомерләре бәрабәренә Гитлерга илебезне һәм Европаны радиация чүленә әйләндерергә юл куймаучылар, батырлыклары өчен Ватанның югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булсалар да, әлегә кадәр бу бүләкне алмаучылар бар. «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Татарстанда туган, Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 218 кешенең исемен ачыклады.
Башкортстанда туган, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән татарлар турында сөйләүне дәвам итәбез.
Әхмәдуллин Хәйбулла Сафиулла улы, 1920 елгы, Башкортстанның Әлшәй районында туган, 1940 елның 10 мартында Әлшәй РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1941 елдан фронтта. Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале кавалеры. Гвардия өлкән сержанты, 67 нче гвардия укчы дивизиясенең 201 нче гвардия укчы полкының җәяүле разведка взводы командиры урынбасары.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 7 июлендә тәкъдим ителә. 1944 елның 22 июнендә Псков өлкәсе Невель районы Радьково Орехи авылын азат иткәндә үз взводы белән көчле ут астында гитлерчылар траншеяларына бәреп керә. Автомат уты белән пулемет расчетын юк итә. 24 июньдә взводы белән беренче булып Көнбатыш Двина елгасын кичә, плацдармны киңәйтү өчен сугышка кушыла. Взвод командиры сафтан чыккач, командованиене үз өстенә ала. 25 июнь көнне Мамойка авылын азат иткәндә, разведчиклар төркеме белән дошман тылына керә, узып баручы 2 автомашинага һөҗүм итә, офицерны һәм 8 рядовойны әсирлеккә ала. Аларны полк штабына китерә. Алга таба фашистларның ныгытылган оборона пунктын өзүдә катнаша. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Әхмәтшин Кәрим Аруслан улы, 1919 елгы, Башкортстанның Миякә районында туган, 1939 елның сентябрендә Кыргыз-Миякә РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның 10 апреленнән Калинин, Брянск һәм I Белоруссия фронтларында хезмәт итә. Ике Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре кавалеры. Өлкән сержант, Гомель дивизиясенең 96 нчы укчы дивизиясенең 338 нче укчы полкының җәяүле разведка взводы отделение командиры.
1944 елның 30 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Белоруссиянең Полеск өлкәсе Доманович районы Замен-Риня авылын саклаганда разведкада ут астында 2 «тел»не кулга төшерә. Дошманны Нарев елгасына кадәр эзәрлекләгәндә, 800 км юл үткәндә, ул һәрвакыт алгы кырыйда була һәм дошманның ут нокталарын, тупланган урыннарын вакытында ачыклый.
1944 елның 7-11 сентябрендә Нарев елгасын 2 тапкыр кичкән, фашистларның алгы сызыгын һәм елгага якынлашу юлларын өйрәнгән. Үз ротасының елганы шәхси составны югалтуларсыз кичүен тәэмин итә. 25 сентябрьдә төнлә дошман блиндажына гранаталар ыргыта, кыйммәтле документларны кулга төшерә һәм штабка китерә.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 2014 елның 19 гыйнварында вафат.
Әхтәмов Хаҗим Нумәй улы, 1914 елгы, Башкортстанның Миякә районында туган, 1941 елда Киршискаян РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1943 елның 5 октябрендә Үзәк, I һәм II Украина фронтларында хезмәт иткән. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 3 нче гвардия һава-десант укчы дивизиясенең 2 нче гвардия һава-десант укчы полкында гвардия сержанты, пулеметчы.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 3 мартында тәкъдим ителә. 1944 елның 8 мартында кул пулеметы белән беренчеләрдән булып Украинаның Винница өлкәсендә Таулы Тикич елгасын кичә. Дошман атакаларын кире кагып, бөтен подразделениегә су киртәсен үтәргә мөмкинлек бирә. Нестеровка пунктындагы пулемет уты белән ул 70 гитлерчыны, 7 сугыш кирәк-яраклары төялгән повозканы юк итә, 5 автомашинаны сафтан чыгара.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Биктимиров Тимур Биктимер улы, 1914 елгы, Башкортстанның Калтач районында туган, 1944 елның 4 февралендә Калтач РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.1944 елның октябреннән I һәм II Белоруссия фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен» медале кавалеры. Өлкән сержант, 136 нчы укчы дивизиясенең 358 нче укчы полкының укчы взводы командиры ярдәмчесе.
1945 елның 22 апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 20 апрельдә үз взводы белән беренче булып дошманның көчле уты астында Одер елгасын кичә, граната белән пушканы һәм 19 гитлерчыны юк итә. Иптәшләренә су киртәсен узуны тәэмин итә. Дошман траншеясендә ялгызы гына калып, контратакага баручы дошманны якынайта, танкны һәм тагын 37 фашистны юк итә. Үз взводы сугышчылары якынлашканда, аларны контратакага күтәрә һәм гитлерчыларны икенче траншеядан чыгара. Атака барышында шәхсән үзе дошманның тагын 28 солдатын юк итә, граната белән кул пулеметы утын баса. Нәтиҗәдә Одердагы плацдарм алына, бу – безнең гаскәрләрнең алга таба һөҗүменә ярдәм итә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Ильясов Бәхтияр Фәттах улы, 1907 елгы, Башкортстанның Аургазы районы Яңа Кармалы авылында туган, 1945 елның апрелендә Польшаның Сопот шәһәреннән мобилизацияләнгән. II Белоруссия фронтында хезмәт иткән. 136 нчы укчы дивизиясенең 358 нче укчы полкы укчысы.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 25 апрелендә тәкъдим ителә. 1945 елның 19 апреленә каршы төндә батальонның штурм группасы составында сазлыкны кичеп, Одер елгасының көнчыгыш ярына барып җитә һәм иртәнге сәгать 4кә кадәр суда дошманны күзәтеп тора. Безнең артиллерия хәзерлегеннән соң, беренчеләрдән булып, көчле ут астында Одерны чыга, дошман траншеяларына бәреп керә һәм кул сугышында, гранаталар һәм автомат уты белән, станоклы пулеметны һәм 17 гитлерчыны юк итә. Үз батальоны сугышчыларының су киртәсен җиңүен тәэмин итә. Дошманның ярсулы контратакаларын кире кагып, граната белән танкны юк итә һәм плацдармны тотып кала.
22 апрель көнне фашистлар, тупны югарыга чыгарып, безнең позицияләргә һәлакәтле ут ача. Ильясов, маскировкаланып, пушканы флангтан урап уза һәм автомат уты белән аның расчетын юк итә. Ә пушканың үзен граната белән шартлата. Биеклекне пехотачылар ала.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сәйфуллин Минияр Гыйниятович, 1914 елгы, Башкортстанның Аургазы районы Пузяково авылында туган, 1936 елның августында Бозауъяз РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1943 елның 27 июленнән Брянск һәм I Украина фронтларында хезмәт иткән. Ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Кече лейтенант, 10 нчы гвардия танк корпусының 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасы артиллерия батареясының ут взводы командиры.
1945 елның 10 февралендә Совет Герое исеменә тәкъдим ителә. Польшаны азат иткәндә, Одер елгасын кичүдә катнаша, орудиеләрен туры наводкага чыгара һәм фашистларның контратакаларын кире кага. Аның җитәкчелегендәге взвод дошманның 4 ут ноктасыннан, орудиесыннан һәм минометыннан утны баса. Плацдарм тотыла. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1985 елның 6 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сафиуллин Нуртдин Сафиулла улы, 1899 елгы, Башкортстанның Туймазы районы Төпкилде авылында туган, 1918 елның маенда Туймазы РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның августында Брянск, Воронеж, Үзәк һәм III Украина фронтларында хезмәт иткән. III дәрәҗә Суворов, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. Ике тапкыр яраланган. Гвардия полковнигы, 2 нче гвардия механикалаштырылган корпусының 6 нчы гвардия механикалаштырылган Волноваха бригадасы командиры.
1945 елның 9 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1944 елның 22 декабрендә аның командалыгындагы бригада Румыниянең Валь шәһәрен ала, 23 декабрьдә көнбатыштан урап узу маневры белән фашистларның Этьек терәк пунктын камап ала һәм Герцеговина районында Будапешт-Бичке тимер юлын кисеп ташлый. 24 декабрьдә Будапешт шәһәренең көнбатыш читенә бәреп керә.
1945 елның 3 гыйнварында немец танк группасы, шул исәптән «Мертвая голова» дивизиясе Комарно шәһәреннән Будапештка үтеп керә. 4 январьда Сафиуллин бригадасы дошманга каршы чыга, Шаришап торак пунктында оборона оештыра һәм танк, авиация катнашында дошманның 6 атакасын кире кага. 5 гыйнварда немецлар Шаришапка һөҗүм итә. Урам сугышлары 6 гыйнварга кадәр дәвам итә. Позицияләр тотыла. Оборона белән җитәкчелек иткәндә, полковник Сафиуллин яралана. II дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнгән.
Дәвамы бар.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черапанов язмасы