Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 218 кешенең исеме ачыкланды

news_top_970_100
Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 218 кешенең исеме ачыкланды

1945 елда ук Гитлерга үз гомерләре бәрабәренә илебезне һәм Европаны юк итәргә юл куймаучылар турында сүзне дәвам итәбез. Алар үз батырлыклары өчен Ватанның югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлегә кадәр бу бүләкне ала алмаучылар. «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Татарстанда туган, Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 218 кешенең исемен ачыклады.

Җиңү белән кайткан «йолдызсыз» Геройлар. Дәвамы

Фәизов Госман Шаһимәрдән улы, 1903 елгы, Яңа Писмән районында туган, 1941 елның 23 августында Лаеш РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(Б) әгъзасы. 1944 елның 4 апреленнән I һәм II Украина фронтларында хезмәт итә. Яраланган. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. Капитан, 373 нче укчы дивизиянең 1237 нче укчы полкының сәяси өлеш буенча батальон командиры урынбасары.

1945 елның 24 гыйнварында Германиянең Раттвиц торак пункты янында Одер елгасын кичеп, дошманның көнбатыш ярындагы траншеяларына бәреп кергән һәм яулап алынган плацдармны киңәйткән батальонның сугышчан сафларында була. Шул ук вакытта 150 гитлерчы юк ителә. 1945 елның 12 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр ул партиягә 15 хәрби хезмәткәр бирә, тагын 17сен комсомолга кабул итә. 1945 елның 28 гыйнварында Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Хәбибуллин Минһаҗ Хәбибулла улы, 1910 елгы, Татарстан Республикасының Баулы районында туган, 1939 елның 15 ноябрендә Самара өлкәсе Чердаклы РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. ВКП(б) әгъзасы. 1942 елның 5 гыйнварыннан Калинин, I һәм II Украина фронтларында хезмәт итә. Яраланган. 1944 елның ноябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Гвардия капитаны, 5 нче гвардия армиясенең 9 нчы гвардия Кызыл Байраклы һава-десант дивизиясенең 28 нче гвардия Һава-десант укчы полкының укчы батальон командиры.
1945 елның 12 гыйнварында аның җитәкчелегендәге батальон, фашистларның өстен көчләре белән озак вакытлы оборонаны өзгәннән соң һәм Чехословакия буйлап сугышлар белән 300 километр үткәннән соң, Буско-Здруй, Щекоцины һәм Ченстохов шәһәрләрен азат итүгә юл ача.
13 гыйнварда Буско-Здруй шәһәре тирәсендәге шоссе юлларының зур төенен штурмлаганда, батальон башында беренче булып дошман ныгытмаларына ташлана. Нәтиҗәдә фашистлар төп оборона сызыкларыннан бәреп төшерелә һәм шәһәрнең яртысы азат ителә.

16 гыйнварда Щекоцина шәһәрен азат иткәндә, үз батальоны башында дивизиясенең барлык частьлары алдыннан бара. Гитлерчыларның өстен көчләренә карамастан, батальон сугышчылары мина кырларын, тимер чыбык киртәләрне үтеп, дошман оборонасының көчле төенен тар-мар итә. Бу сугышта гвардия капитаны Хәбибуллин шәхсән үзе 6 гитлерчыны юк итә. 14 сәгать дәвам иткән киеренке сугыштан соң Щекоцины шәһәре азат ителә.
17 гыйнварда Ченстохов шәһәре янында Хәбибуллин батальонына каршы 5 танк ярдәмендә фашистлар батальоны контратакага чыга.
23 гыйнварда батальон башында Одер елгасын кичеп, Бриг шәһәренең промышленность районын яулап ала. Фашистларның төп көчләрен үз өстенә алып, дивизиянең башка бүлекчәләренә Одерны чыгарга һәм көнбатыш ярдагы плацдармны алырга мөмкинлек бирә.

30 һәм 31 гыйнварда Одер елгасы буендагы плацдармны Бриг шәһәренә таба киңәйткәндә, үз батальоны көче белән Линден станциясен һәм Зур Хюнерн торак пунктын ала, шуның белән дивизия позицияләрен ныгытуга ярдәм итә.
1945 елның 12 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр барган сугышларда гвардия капитаны Хәбибуллин җитәкчелегендәге батальон сугышчылары 300дән артык гитлерчыны, урта танкны, 2 бронетранспортерны юк итәләр, 70 солдатны әсирлеккә алалар, 4 кыр пушкасын, 15 автомашинаны, 18 мотоциклны, сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек тутырылган 13 складны алалар.

1945 елның 25 февралендә Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Хаҗиев Зиннур Азиевич, 1918 елгы, Татарстанның Мамадыш районы Уразбахты авылында туган, 1938 елның сентябрендә Мамадыш РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.1941 елның июленнән Көнбатыш, Балтыйк буе һәм I Украина фронтларында хезмәт итә. Яраланган. Сержант, Украина фронтының 13 нче армиясенең 172 нче укчы дивизиясенең 747 нче укчы полкында отделение командиры.

1945 елның 16 апрелендә үз отделениесе белән беренче булып Германиянең Нейсе елгасын кичә, дошман траншеяларына бәреп керә һәм полкның калган подразделениеләренә елганы кичәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә 150гә якын гитлерчы юк ителә, тагын 45 әсир алына. Әсирлеккә алынган офицерлар кыйммәтле мәгълүмат бирә.

18 апрельдә фронтның үз участогында беренчеләрдән булып Шпрее елгасын кичә. Иптәшләре белән дошман траншеяларына бәреп кердә һәм 6 гитлерчыны юк итә, 5есен әсир итә. 1945 елның 2 маенда Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1991 елда вафат була, туган ягында, Уразбахтино авылында җирләнә.

Хәләфиев Шәмси, 1914 елгы, Татарстанның Ютазы районы Дымтамак авылында туган, 1936 елда Ютазы РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1941 елның июленнән алгы сызыкта 2 тапкыр яраланган. Кызыл Байрак ордены кавалеры. Гвардия лейтенанты, 13 нче гвардия механикалаштырылган бригадасының укчы ротасы командиры.

1944 елның 6 августында Украинаның Күгәрлүй авылын азат иткәндә, аның ротасы сугышчылары 2000гә якын фашистны әсирлеккә алалар. Сугышта тагын 200 гитлерчы юк ителә. Шуларның 10ын автомат уты белән Хәлфиев үзе юк итә. 1944 елның 28 августында Герой исеменә тәкъдим ителә. III дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.

Хәлиуллин Хәйрулла Хәлиулла улы, 1925 елгы, Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туган, Лаеш РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1944 елда ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Польшаны азат итә һәм Берлин шәһәрен ала. Белоруссия фронтының 33 нче укчы дивизиясенең 44 нче артиллерия полкында кече сержант, орудие наводчигы. Герой исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 26 апрелендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Туган ягында – Атабай авылында җирләнгән.

Хәсәнов Николай Григорьевич, 1918 елгы, Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган, 1941 елның августында Шөгер РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1943 елның гыйнварыннан Төньяк-Көнбатыш, II һәм III Украина фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Гвардия сержанты, Украина фронтының 73 нче гвардия укчы дивизиясенең 211 нче гвардия укчы полкының укчы взводы командиры ярдәмчесе.

Госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның ноябрендә, Югославияне азат иткәндә, үз взводы белән беренчеләрдән булып Дунай елгасын кичеп чыга, көнбатыш ярында плацдармны киңәйтүдә катнаша. Яралы взвод командирын алыштырып, сугышчыларны дошманның контратакасын кире кагарга оештыра. Аның командалыгындагы сугышчылар фашистларны ныгытылган ут нокталары булган биналардан куып чыгаралар. Калган подразделениеләрнең елганы уңышлы кичүе һәм аларның уңышлы һөҗүмдә катнашуы тәэмин ителә.

1944 елның 21 ноябрендә, мөһим тактик әһәмияткә ия булган 205.0 биеклеген штурмлаганда, Хәсәнов үз взводы сугышчылары белән беренчеләрдән булып дошман траншеяларына барып җитә һәм, гранаталар ярдәмендә, кул сугышында 2 пулемет ноктасын һәм 70кә якын гитлерчыны юк итә. Шул исәптән 11ен шәхсән үзе юк иткән. Биеклек алына.

1944 елның 3 декабрендә Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100