Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу исемне ала алмаган татарстанлылар исемлеге ачыкланган

«Миллиард.Татар» 1945 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлегә кадәр бу югары бүләкне ала алмаган кешеләрне барлавын дәвам итә.

news_top_970_100
Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу исемне ала алмаган татарстанлылар исемлеге ачыкланган

«Миллиард.Татар» 1945 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлегә кадәр бу югары бүләкне ала алмаган кешеләрне барлавын дәвам итә. «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 219 татарстанлының исемен ачыклады. Алар арасында 67 татар исеме бар. Шуларның 16сы – үлгәннән соң бүләкләнүчеләр.

Галәмиев Бикмәт

Фото: Михаил Черепанов

1915 елда Татарстанның Питрәч районы Татар Тау Иле авылында туган. 1939 елда Питрәч районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Совет-фин сугышы катнашучысы. Ике тапкыр яраланган. Сержант, баш командование резервының 18 нче штурм инженер-сапер бригадасының 86 нчы аерым штурм инженер-сапер батальоны отделениесе командиры.

1943 елның октябрендә отделениесендәге саперлар белән бергә 3 тәүлек буе бомбалар һәм ут астында Днепр елгасы аша күпер салу өчен субайлар суккан. Ике сугышчы суда каты яралангач, Бикмәт Галәмиев аларга ярдәмгә ашыга, егетләрне коткара һәм яраларын бәйли. Аннары шундук эшне дәвам итә. Күперне билгеләнгән вакыттан 22 сәгатькә алданрак төзеп бетерәләр. 15 октябрьдә гитлерчылар күперне бомба атып җимергәч, Галәмиев беренчеләрдән булып күпернең өлешләрен саклап калыр өчен суга ташлана. Бомба кыйпылчыгы белән яралана, ләкин отделениенең эше белән җитәкчелек итүен дәвам итә. Күперне яңадан торгызу өчен, судан агызып агач ташу белән шөгыльләнә. Шулвакыт яр буенда безнең автомобильләр, сугыш кирәк-яраклары, башка төрле йөкләр, кораллар төялгән арбалар күпләп җыела. Янә бомбага тоту куркынычы була. Яраланган Галәмиев төзелеш материалларын җимерелгән күпер янына китерүне оештыра. Салга дошман бомбасы төшкәч, үз гомерен куркыныч астына куеп, яңадан суга ташлана һәм бүрәнәләрне җыю өчен саперларны оештырып суга чыгара.

1943 елның 22 октябрендә күперне фашистлар бәреп кергән очракта саклап калу өчен миналауда катнаша. Моны бомбалар астында эшләргә туры килә. Галәмиев биремне үтәгәннән соң гына госпитальгә эвакуацияләнергә ризалаша.

1943 елның 1 ноябрендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Гарипов Равил Закир улы

Фото: Михаил Черепанов

1926 елда Татарстанның Арча районы Наласа авылында туган. 1942 елның 10 декабрендә Арча районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Яраланган. 1944 елның 15 февраленнән Көнбатыш һәм II Белоруссия фронтларында хезмәт иткән.

Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры. Сержант, II Белоруссия фронтының 40 нчы армиясе 238 нче укчы дивизиясе 837 нче укчы полкының пулемет расчеты командиры.

1945 елның 6-10 мартында Шварцвассер елгасында һәм Кархауз шәһәрендә яуда аның расчеты 2 пулемет ноктасын һәм 63 гитлерчыны юк итә.

1945 елның 25 мартында Гданьск шәһәрен азат иткәндә, пулемет уты белән 4 пулемет ноктасын һәм 19 гитлерчыны юк иткән. 27 һәм 28 мартта Висла елгасын кичкәндә, аның расчеты көчле ут астында беренче булып каршы як ярга чыга, 4 ут ноктасын һәм 4 снайперны тар-мар итә.

Фото: Михаил Черепанов

30 мартта, гитлерчыларның контрһөҗүмен кире кайтарганда, аның пулемет расчеты сафтан чыга. Гарипов контузияләнгән хәлдә 2 «фауст»-патрончыны, 3 снайперны, 13 гитлерчыны тар-мар итә. Икенче көнне ул 4 фашистны әсирлеккә ала һәм зенит пушкасын алуда катнаша. Балтыйк диңгезенә чыгуны тәэмин итә.

1945 елның 7 апрелендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Гатауллин Мәксум Хөббәтулла улы

Фото: Михаил Черепанов

1924 елда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туган. 1942 елның августында Баулы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1943 елның июненнән Брянск һәм I Белоруссия фронтларында хезмәт иткән.

Сержант, 136 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе командиры.

1944 елның августында Друть, Көнбатыш Буг һәм Нарев елгаларын кичкәндә дошман уты астында понтон күперләрне җыю белән җитәкчелек итә һәм гаскәрләр елганы кичүен тәэмин итә.

1944 елның 6 сентябрендә Нарев елгасын кичкәндә һәм плацдармны алганда, аның расчеты 30 тонналы паромны, үзйөрешле артиллерия кичүен кору өчен ярымпрогоннар китереп тора. Немецлар артиллериясе кичүгә 800 метр ераклыктан ут ача. Гатауллин снаряд кыйпылчыгы белән яраланса да, эшен дәвам итә. Кичү корыла, ә дошманның контрһөҗүме кире кайтарыла.

Гатауллин 1944 елның 12 сентябрендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң нефть-газ чыгару идарәсендә автомеханик һәм маркшейдер булып эшли. 1991 елның 4 сентябрендә вафат була.

Гатин Александр Григорьевич

Фото: Михаил Черепанов

1915 елда туган. 1937 елның октябрендә Минзәлә районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1941 елның августыннан Калинин, Брянск һәм I Украина фронтларында хезмәт иткән. Ике тапкыр яраланган. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Гвардия лейтенанты, 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасының батарея идарәсе взводы командиры.

1945 елның 26 гыйнварында Одер елгасын кичкәндә, дошманның 2 коралын, 8 пулеметын, 2 ДЗОТын һәм дивизия уты белән юк ителгән пехота төркемен таба. 5 сугышчыны әсирлеккә ала.

1945 елның 29 гыйнварында Герой исеменә тәкъдим ителгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Гибайдуллин Әпсәләм Галил улы

Фото: Михаил Черепанов

1926 елда Татарстанның Кукмара районында туган. 1943 елның 11 ноябрендә Кукмара районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән.

Гвардия рядовое, 5 нче гвардия укчы дивизиясенең 17 нче гвардия укчы полкының станоклы пулемет төзәүчесе.

1945 елның 7 һәм 8 апрелендә Кенигсберг шәһәрен штурмлаганда, беренчеләрдән булып, үзенең пулеметы белән уңайлы позициягә чыга һәм 30га якын гитлерчыны юк итә.

1945 елның 26 апрелендә, беренчеләрдән булып, үзенең пулеметы белән көчле ут астында Балтыйк диңгезе бугазын кичеп чыга. Фрише-Нерунг борынына бәреп керә һәм гитлерчылар траншеясын чистарта, контрһөҗүм итүчеләрне юк итә. Полкның калган подразделениеләренә кичеп чыгарга ярдәм итә.

1945 елның 28 апрелендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Гыймазетдинов Салих Заһретдин улы

Фото: Михаил Черепанов

1919 елда туган. 1939 елның 18 мартында Казан шәһәренең Сталин хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1944 елның 22 июненнән Төньяк, Төньяк-Кавказ һәм III Украина фронтларында хезмәт иткән.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. II статья старшинасы, диңгез пехотасының Новороссийск аерым укчы бригадасының 83 нче аерым разведка ротасы разведчигы.

1944 елның 21 августында беренче булып Днестр лиманын кичеп чыга һәм ут астында дошманның ут ноктасын юк итә, Карловка авылына бәреп керә.

22 августта дошман обозын тар-мар итүдә катнаша. Кул сугышында яралана, ләкин атуын дәвам итә. Сугыш кирәк-яраклары беткәч, трофей автомат табып ала һәм әлеге коралдан гитлерчыларны юк итә. Граната шартлап, аты һәлак булгач, яраланган Гыймазетдинов бер офицерны туп-туры төзәп атып үтерә һәм аның атын үзенә ала. Бу яуда ул вермахтның 3 офицерын, 6 пулеметын, йөк төялгән 18 арбасын, корал кулланучы расчетын һәм 70 рядовойны юк итә. 12 пулеметны кулга төшерә, 3 офицерны һәм 230га якын гитлерчыны әсирлеккә ала.

1944 елның 31 августында Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Зәйнетдинов Кәлимулла Вазыйх улы

Фото: Михаил Черепанов

1923 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында туган. 1942 елның 1 маенда Теньки районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Өч тапкыр яраланган. 1942 елның 1 маеннан Көньяк һәм Төньяк-Кавказ фронтларында хезмәт иткән.

Өлкән сержант, 9 нчы армиянең 11 нче укчы корпусының 19 нчы укчы бригадасы снайпер укчысы. Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры.

1942 елның 18 июленнән 1943 елның 5 гыйнварына кадәр Төньяк Осетиядәге Моздок шәһәрен азат иткәндә, снайпер винтовкасыннан 200 гитлерчыны юк иткән. Яраланганнан соң тернәкләнә һәм сугышуын дәвам итә. Аның снайпер кенәгәсендә юк ителгән 226 фашист – шул исәптән 37 офицер, 26 снайпер, 4 пулеметчы, 4 җайдак, 6 автоматчы, 149 пехотачы теркәлгән. Зәйнетдинов 46 хатын-кызны ату осталыгына өйрәткән.

1943 елның 27 июнендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

1944 елның 22 июнендә Севастополь шәһәрен азат итү өчен барган яуда 133,3 биеклегендә күзәтүчене һәм 3 офицерны юк иткән өчен, Ленин орденына тәкъдим ителгән. Зәйнетдинов юк иткән гитлерчылар исәбе 251 кешегә җиткән. Үзе каты яраланган. Икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100