
«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 242 кызылармияче-мөселманның исемнәрен ачыклады. Ул Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә туган татарлар турында сөйләвен дәвам итә.
Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән чакырылган татар-каһарманнар
Арасланов Тимофей Закир улы, 1925 елгы, Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. 3 сыйныф белем ала. 1943 елның 1 сентябрендә Пермь краеның Кизеловск РВК төрмәсеннән мобилизацияләнә. I Балтыйк буе фронтының 21 нче армиясе резервында хезмәт итә. Кызылармияче, Демидов дивизиясенең 270 нче укчы дивизиясенең 977 нче укчы полкы укчысы.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 3 июлендә тәкъдим ителә. 1944 елның 26 июнендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Бешенкович районы Надеждино авылы янында беренчеләрдән булып көймәдә Көнбатыш Двина елгасын кичкән. Автомат уты белән ротаның төп көчләре кичүен каплый. Плацдармны киңәйтеп, беренчеләрдән булып Улла агрошәһәре читенә бәреп керә. Сугышта 28 гитлерчыны юк итә, шул кадәр үк гитлерчыны әсирлеккә ала.
1944 елның 19 июлендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 7 августында яралана һәм 1819 нчы эвакогоспитальгә җибәрелә. 1944 елның 5 декабренә кадәр Тверь өлкәсендәге 1076 нчы хирургия күчмә кыр госпиталендә дәвалана. Алдагы язмышы билгесез.
Байтеев Хәбибулла Әхмәт улы, 1925 елгы, Оренбург өлкәсе Октябрь районы Юзәй авылында туган. 1943 елның февралендә Курган өлкәсе Белозерск РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1944 елның мартыннан I Украина фронтында хезмәт итә. Гвардия рядовое, 4 танк бригадасының 6 нчы гвардия механикалаштырылган Львов Кызыл Байраклы корпусының 22 нче гвардия аерым сапер батальоны саперы.
1945 елның 29 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 25 гыйнварына каршы төндә көймәдә беренче булып 10 укчы белән бергә Кебен шәһәре тирәсендә дошманның көчле уты астында Одер елгасын кичә. Пулеметтан ут ача һәм дошманга гранаталар ыргыта. Аның группасы 4 дотны ала, шуннан кичүгә ут ачыла. Шул ук вакытта 40ка якын гитлерчы юк ителә, 6сы әсирлеккә алына. Исән калган 7 иптәше белән бергә Байтеев 10 сәгать фашистларның контратакаларын кире кага. Бу полкның төп көчләре белән Одерны кичүне күпкә җиңеләйтә. Бу сугышта Хәбибулла үзе 8 гитлерчыны юк итә.
1945 елның 23 апрелендә Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 15 маенда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Ишморатов Шәһидулла Хәбибулла улы, 1907 елгы, Оренбург өлкәсе Саракташ районы Татар Саракташы авылында туган, 1941 елның 2 ноябрендә Саракташ РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның маеннан Көньяк һәм Воронеж фронтларында хезмәт итә. Өлкән сержант, РГКның Уман Кызыл Байрак бригадасының 4 нче инженер-сапер батальонының 100 нче отделение командиры. ВКП (б) әгъзасы. I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Шәп минер» һәм «Шәп сапер» билгеләре белән бүләкләнгән.
Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 25 октябрендә тәкъдим ителә. 1943 елның 25 сентябрендә Гусенцы авылы янында 4 сәгать эчендә 8 рейс ясый, дошманның көчле уты астында 52 нче укчы корпусның шәхси составын һәм сугыш кирәк-яракларын Днепр елгасын кичеп чыга. Башка саперлар Днепрны 3-4 тапкыр гына кичә. 29 сентябрьдә Днепр елгасы аша күпер төзегәндә, артобстрел астында беренче булып субайлар сугу өчен паромга чыга. Билдән салкын суда булган килеш, дошман уты бөтен расчетын сафтан чыгарганчы эшен дәвам итә. Иптәшләрен куркынычсыз урынга эвакуацияләгәннән соң, кире әйләнеп кайта һәм үлем куркынычы янаган эшен дәвам итә.
30 сентябрьдә төне буе дошман уты астында күпер салынган урынга свайлар китерә. Аның көймәсе берничә урында кыйпылчыклар белән тишелгән була. Ишморатов, көймәне кул астындагы чаралар белән ремонтлап, сугышчан заданиене үтәвен дәвам итә.
1944 елның 10 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 6 маенда Чехословакиядәге Немецки Пруссы авылы янында дошман уты астында дошман траншеяларыннан 100 метр ераклыкта 60 танкка каршы мина урнаштыра. 8 майда дошманның мина кырына үтеп, 232 дивизия сугышчыларының уңышлы һөҗүмен тәэмин итә. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
1987 елның 21 февралендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1988 елның 10 октябрендә вафат була.
Камалов Хәлим Камал улы, 1911 елгы, Чиләбе өлкәсе Петухов районыннан, Чиләбе өлкәсе Нязепетровск РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның 20 мартында ВКП(б) әгъзасы. 1941 елның 22 июненнән фронтта хезмәт итә.
Гвардия кече сержанты, 1 нче гвардия армиясенең 17 нче мото-инженер бригадасының Черновицкий аерым гвардия мото-инженер батальонының 14 нче аерым саперы. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 24 гыйнварында кичү урынын тикшереп, 5 сал ясап, взвод составында беренчеләрдән булып, миномет уты астында Польшаның Познань воеводалыгында Варта елгасын кичкән. Яңа плацдармнан 40 нчы гвардия танк бригадасы танкларында баш отряд һөҗүмендә катнашкан. 1945 елның 20 мартында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 20 апрелендә Рульсдорф авылы янында дошман уты астында танклар өчен мина кырларыннан үтү юллары ясый, танкка каршы 30 минаны алып ташлый. Шул ук вакытта үтеп баручы гитлерчылар утырган машинага ут төртә һәм аны басып ала.
23 апрельдә Берлин шәһәрендә безнең танклар һөҗүме вакытында 2 фаустникны күреп ала һәм аларны автоматтан юк итә. Икенче атышта тагын 10 гитлерчыны атып үтерә.
1945 елның 6 июнендә II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
Миңнуллин Кәрим, 1903 елгы, Татарстанның Арча районы Шеленгур авылында туган. 1943 елның 16 мартында Чиләбе өлкәсе Кочкар РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 1943 елның 27 июленнән Брянск һәм I Украина фронтларында хезмәт итә. Яраланган. Кызыл Йолдыз ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
10 нчы гвардия Урал-Львов танк корпусы 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасының аерым инженер-мина ротасының гвардия ефрейторы, сапер-шартлатучысы. 1945 елның 1 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Штурм группасы составында Одер елгасын кичеп, дошман дотларын штурмлауда, блокировкалауда һәм алуда катнаша. Ут ноктасын басып, 15 гитлерчыны әсир итә. Бригаданың төп көчләре якынлашканчы кичү юнәлешен автомат уты белән каплый һәм яулап алынган плацдармны тотып тора. 1945 елның 10 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 18 мартында Клейн-Варте станциясе өчен сугышта танклар куркынычы булган юнәлештә шоссега мина куя. Шул ук вакытта 6 гитлерчыны юк итә, икесен әсир итә.
1945 елның 15 апрелендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
Моратов Муллаян Мохтар улы, 1920 елгы, Татарстанның Әгерҗе районы Барзы авылында туып үскән, 1941 елның 4 июне Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск ДВК тарафыннан мобилизацияләнә. Комсомолчы. 1941 елның 22 июненнән Карелия фронтында хезмәт итә. III дәрәҗә Дан ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кече сержант, отделение командиры, 20 нче моторлаштырылган истребитель-сапер бригадасының 222 нче аерым штурм инженер-сапер батальоны. 1944 елның 20 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Беренчеләрдән булып Карелиядә Свирь елгасын кичә, дошманның көчле уты астында уң як ярга барып җитә, мина кырлары һәм тимер чыбык киртә аша безнең пехота өчен 2 юл ясый. 85 минаны юк итә. Рейд вакытында диверсия группасы составында дошман тылына колоннаны тар-мар иткән һәм «тел»не ала. Сугышларның берсендә 4 кешелек расчеты белән 75 мм пушканы шартлата. Берсен әсир итә. Икенче рейдта күперне миналый һәм анда дошман офицерлары утырган җиңел машинаны шартлата.
1944 елның 27 ноябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның августында Моратов үзенең отделениесе белән Кытайда Цинхунтай Япон чик буе заставасы гарнизонын юкка чыгара. Бу исә Пограничная станциясеннән тоннельне бик тиз алырга ярдәм итә һәм японнарга безнең һөҗүм турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирми. Кече Тоннель биеклеге өчен барган сугышларда Моратов беренче булып атакага ташлана, гранаталар белән расчетлы дзотны шартлата. 9 августтан 10 августка каршы төндә чик буе станциясен азат иткәндә, автоматтан ут белән 2 япон самураен юк итә. 1945 елның 3 сентябрендә II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
(Дәвамы бар)
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов