Герой йолдызын ала алмаган каһарман татарлар: танкист, гвардияче һәм санитар язмышы

Үз гомере бәрабәренә 1945 елда ук Гитлерга илебезне һәм Европаны радиация чүленә әйләндерергә юл куймаучылар турында сүзне дәвам итәбез. Алар батырлыклары өчен Ватанның югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булсалар да, әлегә кадәр бу бүләкне алмаган. «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Татарстанда туган, Герой исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 218 кешенең исемен ачыклады.
Җиңү белән кайттылар
Шәрәфетдинов Тәлгать Ислам улы, 1920 елда туа, 1939 елда Казан шәһәренең Молотов РВК тарафыннан мобилизацияләнә, гвардия капитаны, 53 нче гвардия 306 нчы танк батальоны командиры. 6 нчы гвардия танк корпусының танк бригадасы. 1941 елның 22 июненнән фронтта. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
1943 елның 4 ноябрендә Киев шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда аның батальоны балалар шифаханәсе янында гитлерчыларның ныгытылган оборонасын өзә һәм Житомирга таба юлны ала. Киевтагы немец фашистларына ярдәм юлларын яба.
5 ноябрьдә Шәрәфетдинов үз батальоны көче белән Святошино авылын азат итә һәм, һөҗүмне дәвам итеп, гитлерчыларны 110 торак пунктыннан бәреп чыгара. Аның батальоны беренчеләрдән булып Фастов шәһәренә бәреп керә. 1943 елның 7-12 ноябрендә аның батальоны сугышчылары дошманның 6 контратакасын кире кага, позицияләрен саклап кала. 1943 елның 17 ноябрендә Герой исеменә тәкъдим ителә. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Шәрифуллин Сәлим Гобәй улы, 1925 елда Татарстан Республикасы Азнакай районының Әлки авылында туган, 1943 елда Азнакай РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. I Белоруссия фронтының 11 нче танк корпусы Волноваха танк бригадасының 65 нче моторлаштырылган батальонында рядовой, автоматчы. Брянск, Көньяк һәм I Белоруссия фронтларында сугыша.
1944 елның 20 июленә каршы төндә рота белән бергә беренчеләрдән булып Көнбатыш Буг елгасын кичә һәм батальон командирына йөзеп җиткерә.
Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Шәфигуллин Нургали, 1924 елда Татарстан Республикасының Әтнә районы Симетбаш авылында туган, 1942 елның августында Әтнә РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. Ленинград шәһәрен саклаганда яраланган. 92 нче укчы дивизиясенең 317 нче укчы полкы укчысы.
1944 елның 16 июнендә Выборг районының Куаксамы авылы янындагы биеклек өчен сугышта фин офицерын атып үтереп, лейтенантының гомерен саклап кала. 23 июньдә 44,5 биеклеген штурмлаганда, яраланган байрак йөртүче кулыннан флагны алып, атакага баручылар алдыннан күтәреп китә. Кулы һәм аягы яраланган килеш, сугышчыларны һөҗүмгә рухландырып, флаг күтәреп баруын дәвам итә. Финнар биеклектән бәреп төшерелә. 1944 елның 9 июлендә Герой исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Шаһиморданов Гарипша Шаһимордан улы, 1905 елда Арча районының Түбән Азәк авылында туа, 1927-1929 елларда ук Кызыл Армиядә хезмәт итә. Тыныч тормышта укытучы, партия члены, 2 кыз атасы була. Сугыш башлангач, 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. Саба райвоенкоматы тарафыннан Брянск фронтының 118 нче танк бригадасына курсант итеп җибәрелә. Ә 1943 елның июненнән Казан югары офицерлар бронетанк мәктәбендә тыңлаучы була.
1944 елның апреленнән 37 нче механикалаштырылган бригада составында Американың «Шерман М4-А2» танкларында сугышкан взвод белән командалык итә. 1945 елның гыйнварыннан I Белоруссия фронтының 219 нчы танк бригадасында танк ротасы командиры вазифасын ала.
1945 елның 22 апреленә каршы төндә, разведкада хәрәкәт итеп, капитан Шаһиморданов беренче булып Густав-Адольфштрасста Берлин шәһәренә бәреп керә, анда дошманның 3 танкка каршы тубын һәм 50гә якын солдатын һәм офицерын юк итә.
1945 елның 24 апрелендә батальон, оста маневр ясап, кичүне алу бурычы белән, Гоген-Цоллерн каналына чыга. Шаһиморданов үз ротасы белән дошман тылына керә һәм шунда ук дошманга һөҗүм итә, анда дошманның 45 танкын һәм үзйөрешле орудиесын кулга төшерә, 60ка якын немец солдатын һәм офицерын кырып бетерә.
1 майда Берлинштрасста кичү өчен сугышта алдынгы отрядта хәрәкәт итә, анда 4 танкка каршы туп, 2 зенит автоматик туп юк итә һәм дошманның 95 солдатын һәм офицерын юк итә, шуның белән сугышчан бурычны уңышлы үтәүне тәэмин итә.
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Җиңүдән соң капитан дәрәҗәсендә гаиләсе янына Саба районына кайта, тагын 3 улы туа. Танкист бүләкләү кәгазен алмыйча үлеп китә. Геройның улы Илдус документның күчермәсен 2013 елның 3 сентябрендә генә автордан ала.
Мостафин Гаяз Мәсләх улы, 1924 елгы, Татарстан Республикасы Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында туган. 1942 елның августында Сарытау өлкәсе Марксштадт РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1943 елның августында Степной, II Украина һәм I Белоруссия фронтларында хезмәт итә. Сержант, 19 нчы механикалаштырылган бригаданың мотоукчылар батальоны санитары. Комсомолец.
1943 елның 6 декабрендә Харьков өлкәсенең Логоватка авылын азат иткәндә, көчле артогон астында сугыш кырыннан 21 авыр яраланган сугышчыны кораллары белән алып чыккан өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Навзород авылын азат иткәндә ярдәм күрсәтә һәм сугыш кырыннан тагын 6 яралыны алып чыга. Үзе сугышта 9 гитлерчыны юк итә.
1945 елның 8 апрелендә «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.
1945 елның 7 маенда 26 апрельдә Германиядә Шпрея елгасын кичкәндә дошманның көчле уты астында беренчеләрдән булып кирәкле медикаментлар белән бүрәнәгә утырып кичүе өчен, Герой исеменә тәкъдим ителә. Үз гомерен куркыныч астына куеп, офицерны һәм 23 сугышчыны бәйләп кире озаткан. Ул үзе дә гитлерчыларның контратакасын кире кагуда катнаша һәм автомат уты белән аларның 27сен юк итә.
30 апрель көнне Писталошое-штрасста Берлин шәһәрен штурмлаганда, подвалдагы сугышчыларга ярдәм иткәндә, 9 гитлерчы һөҗүменә дучар була. Мостафин, яралыларны ташламыйча, һөҗүм итүчеләрнең бишесен гранаталар белән юк итә, ә дүртесен автомат уты белән яралый.
1945 елның 16 апреленнән 2 маена кадәр санинструктор Мостафин сугыш кырыннан 93 яраланган сугышчыны һәм офицерны коткарып кала. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 7 июнендә Германия территориясендәге сугышларда тагын 50 кызылармияченең гомерен саклап калган өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Эзләү дәвам ителә
Герой исеменә тәкъдим ителгән Татарстан татарлары турында материаллар басылып чыккан арада, әлеге юлларның авторы тагын бер Башкортстан татарына бүләкләү документын таба алган. Эш дәвам итә.
Шакиров Минәхмәт Закир улы, 1909 елда Башкортстанның Күгәрчен районында туган. Көньяк Казахстан өлкәсенең Сайрат РВКсыннан мобилизацияләнә.
Гвардия кызылармиячесе, 14 нче гвардия дивизиясенең 54 нче гвардия кавалерия полкында станоклы пулемет наводчигы. 1942 елдан фронтта. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1944 елның апрелендә Шакиров, полк белән 15 көн камалышта булганда, 1 атна буе, ашамыйча, «Максим» пулеметын сазлык буйлап билдән суда йөртә. 26 апрельдә Шакиров, бары тик 3 ленталы сугыш кирәк-яраклары белән, полк сагында торганда, һөҗүм итеп килүче дошманга көчле ут ача. Һөҗүм итүчеләр, 50гә якын солдатын һәм 2 пулеметын югалтып, китә.
27 апрельдә инде боеприпасы булмагач, Шакиров, винтовкасы белән, командирның приказын да көтмичә, 11 иптәше белән һөҗүм итүче дошманга ташлана. Нәтиҗәдә дошман офицеры һәм 12 солдаты юк ителә. Сугыш вакытында Шакиров фашистларның отделение командирын чолгап алуларын күреп, ярдәмгә ташлана һәм һөҗүм итүчеләрнең берсен штык белән чәнчеп үтерә. Коткарылган командир контратака оештыра һәм дошманны юк итә.
1944 елның 8 маенда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Моны 1 нче Белоруссия фронты кавалериясе инспекторы генерал-майор Ильин раслый. 69 нчы армиянең хәрби Советы тарафыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 2 мартында Польшаның Щецинск воеводалыгындагы Хощненск поветы Арнсвальд шәһәрендә яралардан вафат була.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов язмасы