«Герой Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд аша бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум күләмендәге түләү автомат рәвештә күчерелә башлаячак. Бу хакта «РИА Новости» Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаковка сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Россия Социаль фонды исем бирелүгә бәйле түләүне проактив, ягъни автомат рәвештә күчерәчәк. Тиешле проектны Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән. Бүләкләү турындагы указга кул куелгач, система бу турыда мәгълүматны үзе ачыкларга тиеш. Шуңа күрә «Герой Ана»га үз статусын өстәмә рәвештә расларга кирәк булмаячак.
«Герой Ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Исем белән бергә орден һәм 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Моннан тыш, закон нигезендә аларга ташламаларны натураль рәвештә алу урынына ай саен 72 403,79 сум күләмендә түләү алу мөмкинлеге дә бирелә. Бу сумма ел саен индексацияләнә.
2026 елның 1 гыйнварыннан «Герой Ана»ларга чираттан тыш бушлай медицина ярдәме күрсәтү, рецепт буенча даруларны бушлай алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителү, транспорт чараларыннан файдалануда һәм юл йөрү өчен түләүдә ташламалар, шулай ук бушлай һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукы бирелә.