Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Германиядә татарлар өчен «Язгы очрашу»лар үткәрүче Рәзиф Хафизов: «Немецлар булыша»

Бавария җирендәге Бургхаузен шәһәрендә яшәүче Рәзиф Хафизов журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысовага биргән интервьюсында ни өчен 2017 елдан Германиядә үз хисабына татарларның «Язгы очрашу»ын оештыра башлавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Германиядә татарлар өчен «Язгы очрашу»лар үткәрүче Рәзиф Хафизов: «Немецлар булыша»
Фотолар – Рәзиф Хафизовның шәхси архивыннан

Энтузиастлар өчен матди табыш беренче урында түгел

Дөньяны яхшыртырга теләгәннәр аны алга этәрә. Алар – тиктормас, иҗади кешеләр. Бәлки, шуның белән «үзләренең кечкенә дөньяларында» яшәргә яратучыларның яки иҗтимагый эшчәнлекне эшмәкәрлеккә әверелдергәннәрнең ачуын чыгаралар. Ә күпләргә мондый кешеләрнең бөтенесе өчен кирәкле эшкә үз вакытын, көчен, акчасын түгүе уңайлы, шуңа күрә алар кайвакыт уртак чараларда катнашырга әзер, шунда бераз кул арасына кереп, мактап сүз әйтергә дә мөмкиннәр.

Мин Россия төбәкләре һәм башка илләрдәге татар җәмгыятьләре, берлек, оешмаларның вәкилләре белән шактый еллар аралашам. Горур халкыбызның төрледән-төрле вәкилләре белән танышмын. Кешеләр төрле. Һәр халыктагы кебек. Кемдер үзенең татар булып тууына ачулы һәм үпкәле сыман һәм шунлыктанмы, бөтен җирдә бөтенесенә «татарлыкның ояты юк» дип дәлилләргә тырышып йөри. Ә кайберәүләр шыпырт кына илнең яки төбәкнең төп этносына яраклашып яши, татар чыгышы турында искә төшерүләрен ошатмый, милли чараларга булышуын күрсәтми. Катнаш никахларда туган, татар милләте вәкиле булуы белән горурланучылар да бар. Алар чын күңелдән тарихны, нәселен өйрәнә...

Кеше язмышлары шулкадәр төрле, бу хакта тулы бер фәнни хезмәт язып булыр иде. Минем исә бүген сүз башымдагы хирыссыз энтузиастлар турында сөйләшәсе килә. Алар матди файда яки башка «дивидентлар» артыннан кумый. Риясыз энтузиастлар үз эшләрендә кызык һәм ләззәт таба, алар өчен матди табыш беренче урында түгел. Эшләрен күреп, теләктәшлек күрсәтсәң, бераз ярдәм итсәң, әле һәр дәүләт структурасының көченнән килмәгәннәрне дә башкарып чыгарга сәләтле алар.

Аллаһка шөкер, андый кешеләр күп очрады. Еш кына татар җәмгыятьләренең милли-мәдәни тормышына шундый милләттәшләр җан өрә. Тик бер хәл генә күңелне тырный. Энтузиастлык озакка җитми ул. Кемдер «янып бетә», битарафлыктан туя, ә кемгәдер, ниһаять, хатыны (яки ире, дуслары һ.б.) «барысы да сине файдалана, синең эшне үзләренеке итеп күрсәтә» дигән фикерне җиткерә. Энтузиастлар татар конгрессының җирле функционерына әверелгән яки үзе һәм 2-3 якын кешесе белән «оешма» төзегән очраклар, һәм инде зур эшчәнлек алып баргандай кыланучылар да юк түгел.

«Улыма якынрак булу өчен Германиядә калырга карар кылдым»

Минем бүгенге героем – Рәзиф Хафизов, Германиянең Бавария җирендәге Бургхаузен шәһәрендә яшәүче татар ир-егете. 2017 елдан ул анда татарларның «Язгы очрашу»ын оештыра. Бу турыда Казанда бик белмиләр. Әйдәгез, барысын да үзеннән сорыйк.

Рәзиф Хафизов 2008 елдан Германиянең Бавария җирендәге Бургхаузен шәһәрендә яши.

Рәзиф Хафизов үзе турында сөйләгәннәрдән:

«Мин Үзбәкстанда, Андижан шәһәрендә тудым. Әнием – Башкортстанның Авыргазы районы Яңа Атҗитәр авылыннан, әтием – Башкортстанның Туймазы шәһәреннән.

Әни ашханәдә эшләде, өстәмә рәвештә җыештыручы булып та хезмәт куйды, ә без сеңлем белән мәктәптән соң аңа ярдәм итәргә бара идек: савыт-саба, идәннәрне югач, бергәләп, 40 минутлар җәяүләп өйгә кайтабыз…

Әти электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләде, эреткеч яктысыннан күзләре кызарып бетә, бик соң гына кайта, өстәмә эшләрдә тоткарлана иде.

Мөмкинлек булганда, җәй көне гаилә белән авылга әбиләргә кайттык. Безгә дә кунаклар еш килә иде: әни матур җырлый, әти гармунда уйный – болар хәзер дә күз алдымда.

17 яшьтә мин Мәскәүгә китеп, төзелеш училищесында укыдым, Мәскәү дәүләт физик культура академиясен тәмамладым.

2008 елда гаиләм белән Германиягә күчендек – хатынымның әнисенә чакыру килде. Ул – немец, бу чакыруны алар 10 еллап көтте. Кызганычка, Германиядә без хатыным белән аерылыштык. Улыма якынрак булу, аңа ярдәм итү өчен, мин шушы илдә калырга карар кылдым. Хәзер улым – студент, спорт медицинасы юнәлешендә укый. Мин аның укуына түлим, үзе дә тырыша – дәресләрдән соң кибеттә эшли.

Беренче 2 елда, әле телне белмәгәндә, авыррак иде. Шулай да туганнар телефоннан сөйләшкәндә көч биреп торды. Аш-суга осталыгым да ярап куйды. Немец телен өйрәнә торган курсларда төрекләр белән таныштым, һәм алар үзләренең пиццериясендә эшләргә тәкъдим итте. Бу эш аякка басарга булышты. Әйе, миңа «читтә телсез, туганнарсыз юкка чыгачаксың» дип, туган илгә кайтырга киңәш итүчеләр күп булды. Ләкин мин калдым! Бүген мин монда! Эштә, остаз буларак, әле миңа укучылар беркетәләр, хәзер инде 2 укучым даими рәвештә эшли.

Германиядә мин сугыш вакытында Туймазыдан фронтка киткән һәм 1945 елның 17 апрелендә Берлин янында һәлак булган бабамның каберен таптым. Аның җирләнгән урынын эзләп, Оля исемле танышым белән (ул – Россиядән күченгән немец) без ел ярым төрле инстанцияләр буенча чаптык, белешмәләр сораттык, әллә никадәр оешмага шалтыраттык! Хәзер бабамның исеме – Салихов Салих – Лебус шәһәрендәге совет сугышчылары мемориалында мәңгеләштерелде!..»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз – Рәзиф турында

Рәзиф әңгәмә барышында үзенең талантлары турында сөйләп шаккатырды. Кулыннан килмәгән эше юк бугай! «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән татар мәкале Рәзиф турында кебек. Бүген арендалап яшәгән йортының хуҗасы белән килешеп, бакча да корып куйган. Нәрсә генә үстерми икән – помидор, кыяр, борыч, хәтта кавын да үзенеке. Татарларның «Язгы очрашу»ларында кунакларны тозлаган кыяр, җиләк-җимештән татлы кайнатмалары белән сыйлый. Аның өчпочмаклар пешергән видеоязмасын күргәч, хәтта үзем өчен оялып куйдым – шулкадәр оста, тигез, матур итеп ясый ул аларны…

Германиядә татарларның «Язгы очрашу»ларына һәрвакыт милли ризыклар әзерләнә. «Икенче ел рәттән бу бәйрәмне оештыруда Наталья Иванова ярдәм итә», – ди Рәзиф Хафизов.

Бер эштән дә курыкмый Рәзиф. Татар кичәләре программасына кирәк-яракларны алдан әзерләп куя яки үзе ясый. Берсендә «Туймазы хәбәрләре» газетасы редакциясе бүләк иткән көянтәне Туймазыдан Германиягә кадәр күтәреп киткән. Татар милли уеннарын үткәрү өчен 3 метрлы бүрәнәгә тикле өендә саклана. Ул бүрәнәне юнәтү тарихын кызык итеп сөйли. Германиядә иясез яткан агач кисәге табуы кыен. Урманнар – шәхси. Төзелеш кибетеннән алсаң – кыйбат. «Урман буеннан барам, урманчыны күреп туктадым, бүрәнә алу турында килешеп булмасмы, дим. Гозеремне аңлату өчен немец телем җитмәс дип, аңа безнең татарлар очрашуыннан видеоларны күрсәттем, балаларга милли уеннар оештыру өчен бүрәнә кирәклеген әйттем. Ул өелеп торган бүрәнәләрнең берсен бүләк итеп җибәрде!» – ди. Ә рус телле немец кызы Оля әлеге кыйммәтле бүләкне алып кайтырга булышкан – Рәзифнең машинасыннан чыгып торган бүрәнәгә башкалар бәрелә күрмәсен дип, үз машинасына утырып арттан барган.

«Очрашулар оештырганда бина һәм кирәк-яраклар эзләп, немецлар белән аралашырга туры килә, менә шул вакытта безнең кичәләрнең фото һәм видеоларын күрсәтү ярдәм итә», – ди Рәзиф. Аңарда бик күп фото- һәм видео материал җыелган.

Туймазыда якташлары бүләк иткән көянтәне Рәзиф Германиягә күтәреп киткән.

«Татарлар очрашуы милләтемә мәхәббәт белән сугарылган»

Германиядә яшәүче күптәнге танышым Ләйлә Экштейн менә шушындый кеше белән таныштырды мине. Аллаһы боерса, һичшиксез, аның үзе турында да язармын әле. Ә хәзер Рәзиф Хафизов турында сөйлисем килә. Интервью алырга тәкъдим иткәч, Рәзиф рәхәтләнеп риза булды. Әңгәмәбезне укучылар игътибарына тәкъдим итәм.

– Рәзиф, Германиядә яшәүче татарлар белән ничек таныштыгыз?

– 2009 елда мине татар кичәсенә чакырдылар. Кызыксынып, бик теләп бардым. Шул чордан татар җәмгыяте тормышында актив катнаша башладым, бөтен планлаштырылган кичәләргә булышырга йөри идем. «Германия татарлары» төркеменең актив әгъзасы булып киттем. Ул хәзер юридик яктан яшәүдән туктаган икән.

– Татарларның «Язгы очрашу»ларын үткәрү идеясе каян барлыкка килде? Элегрәк Германиядә Сабан туйлары, Франкфуртта татарларның көзге очрашулары, төрле форматтагы «татар» чаралары оештырыла иде. Алар гына җитмәдеме, берәр нәрсә ошамадымы, әллә үзегезнекен үткәрергә теләдегезме?

– Бавариядәге татарларның «Язгы очрашу»ларына игътибарыгыз өчен рәхмәт. 2012 елда Франкфуртта уздырылган көзге очрашуны оештыручыдан: «Нишләп аларны җәй һәм көз генә үткәрәсез?» – дип сорадым. Җәйге һәм көзге очрашулардан соң кешеләргә яз көне дә җыелу финанс ягыннан чыгымлы булачак, дип җавап бирделәр. Ләкин миңа бу очрашулар гына җитмәде, чөнки мин анда туган йортыма кайткан кебек бара идем. Әйе, кайбер мизгелләр ризасызлык та уятты. 2016 елда Дрезденда кечкенә генә Сабан туе булды. Шунда ишегалдында кечкенә бер кухня бар иде, анда сосискалар һәм сыра сатыла. Моны күреп, мин көзге очрашуларны оештыручыны яз көне миңа Бавариягә кунакка килергә, үзем пешергән ризыклардан авыз итәргә чакырдым. Яңа танышларым арасыннан күбрәк кеше килә алсын өчен, очрашуга зуррак бина таптым. Менә шулай «Язгы очрашулар» башланып китте. 2017 елда мин 30лап кешене чакырдым, 14е килде. Киләсе 2018 елда инде өчебез «Язгы очрашу»ны оештырдык. Ә 2019 һәм 2020 елларда икәү оештырдык. Очрашу көнендә кунаклар арасыннан ярдәм итүчеләр була, әлбәттә. Мин бу очрашуларның мөмкин кадәр өйдәге кебек җылы, туганлык мохитендә үтүен теләдем. Кунакларның тагын киләсе килеп калсын. Тирә-юньдәгеләрне, башка милләтләрне татарлар, безнең халыкның мәдәнияте белән таныштыру теләгем көчле.

– «Язгы очрашу»ларның үзенчәлеге нәрсәдә? Башка «татар» чараларыннан нәрсәсе белән аерыла? Кемнәрне, ничек чакырасыз?

– Язгы вакыт – үзе бәйрәм кебек! Мин очрашуга чакыруларны ясаганда, үткән елдагы фото һәм видеоларны файдаланам. Бик күңелле килеп чыга. Германиядән генә түгел, Италия, Швециядән дә кунаклар җыела. Хәтта 2018 елда Башкортстаннан туганнарым килде. Олысы-кечесе, төрле милләт кешеләре катнаша – дусларым һәм танышларым арасында немец, поляк, төрек, серб, хорват, гарәп һәм руслар да бар. 2018-2019 елларда 100дән артык кунак җыелды. 2022 елда пандемиядән соң – 60ка якын, быел – 70ләп. Кунакларга күңелле булсын өчен, «Язгы очрашу»ны безнең шәһәрдә уза торган бәйрәмнәр вакытына туры китерергә тырышам.

– Оештыру чыгымнарын үз җилкәгездә күтәрәсезме?

– Бөтен кирәкле әйберне, милли уеннарда катнашучыларга бүләкләрне, азык-төлекне үз хисабыма алам. Биюче төркемнең яшәү урыны өчен дә түләгәнем бар. Милли уеннар өчен кирәкле спорт снарядларының кайберсен үзем ясыйм. Һәр хезмәт хакыннан әз-әзләп акча җыеп барам, әле, өстәмә рәвештә, ял көннәрендә йорт хуҗасының бакчасында эшлим.

Мин балачактан бәйрәмнәр оештырырга яратам. Балалар бакчасында йокы сәгатендә туй үткәргәнемне хәтерлим, тәрбиячеләр кереп, «Рәзиф Фәнилович, син әле туй итәргә бәләкәй!» дип, безне йокларга яткырган иде. Миңа 6 яшь иде... Мәктәптә, студент елларында да, эшкә урнашкач та (мин 20 елдан артык төзелештә эшләдем) гел бәйрәм чараларын оештыруда катнаштым.

Мин СССРда тудым, тормыш мәктәбе уздым, җитди белемнәр алдым, хәзер алар миңа монда тормышны яңадан башларга булышты. Мин – бакчачы, аш-су остасы, төзүче, җиһазларны җыючы, массаж ясаучы, кирәк икән гитарада уйнап яки җырлап бирә алам. Мин күп нәрсә беләм, шул белемнәрне әйләнә-тирәдәгеләр белән бүлешәсем килә.

Рәзиф Хафизов чираттагы «Язгы очрашу»ны үткәрергә ел дәвамында әзерләнә.

– Германиядәге башка татар берләшмәләре, җирле хакимият, Россотрудничество оешмасы яки Бөтендөнья татар конгрессы финанс, оештыру, методик, рухи яктан ничек тә булса булышамы? Сезгә кемнән ниндирәк ярдәм кирәк? Алга таба «Язгы очрашу»ларны үткәрергә планлаштырасызмы?

– Финанс мәсьәләләрен акча җыеп барып, үзем хәл итәм. Бер очрак булган иде, узган ел Россия илчелеге миңа акчалата ярдәм тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым, чөнки татарларның «Язгы очрашу»ын Сабан туе итеп үзгәртергә кирәк иде.

Беренче 3 елда миңа залны һәм ризыкларны әзерләгәндә Ольга ярдәм итте. Әйткәнемчә, очрашу көнендә кунаклар да булыша иде. Ольга әле җәйге-көзге очрашуларны оештыручыларга ярдәм итәргә дә йөрде. Кызганычка, алар гына безгә булышмады. Үткән ел мин «Германия татарлары» төркеменнән чыктым.

2021 елда безнең Бургхаузен шәһәренең Интернациональ клубы үтенече белән «Татар ризыклары көне»н – мастер-класслар үткәрдем. Анда миңа Наталья Иванова булышты. Узган елгы һәм быелгы язгы очрашуларны оештырганда да ул ярдәм итте. Интенациональ клуб өчен әле тагын 2 ел рәттән җәй көне спорт чаралары үткәрдем. Клубның җитәкчелеге исә узган ел татарларның язгы очрашуына җырчылар төркемен чакырырга булышты…

Ярдәм кирәк инде. Бигрәк тә биредә, Германиядә яшәүчеләрдән. Оештыру эшләре җиңел генә бармый.

Татар конгрессы ярдәм итә аламы икән? Мине анда беркем дә белми диярлек.

Менә шундый хәлләр. Мин инде яңа очрашуга әзерлекне башладым. Алда зур эш көтә, мин әлегә берүзем, алга таба ничек буласын вакыт күрсәтер.

Ни өчен мин бу физик һәм рухи яктан авыр эш белән шөгыльләнәм дисәгез, 1-2 сүз белән аңлатырга тырышып карыйм. Татар очрашулары – минем өчен океан уртасындагы утрау, ерак илдә туган йортым, хуш исле чәчәкләргә, кошлар сайравына күмелгән, балачагым, әти-әнием, туганнарым һәм якыннарымның тавышлары сеңгән, милләтемә мәхәббәт белән сугарылган бакча кебек. Милләтенә карамастан, башка кешеләрне дә аның белән таныштырырга телим.

Германиядә татарларның «Язгы очрашу»лары туганнарча җылы мохиттә уза.

Татарларга аралашу өчен кайда яшәүләре мөһим түгел

Рәзиф белән WhatsApp мессенжеры аша берничә көнгә сузылган ачыктан-ачык сөйләшү булды. Ул сөйләгәннәрнең күбесе, ни кызганыч, яхшы таныш. Татарстаннан читтә, дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар белән аралашып торабыз. Шуңа күрә татар оешмаларын борчыган мәсьәләләрдән хәбәрдарбыз. Ләкин миндә аларның проблемаларын хәл итү рецептлары юк. Аңлашыла инде, милли үзаңын сакларга тырышкан татарларга, кемнәргәдер алар нәрсәнедер башкачарак эшләгән кебек тоелган өчен генә, үпкәләргә һәм, гомумән, аларны үпкәләтергә ярамый. Рәзиф һәм аның кебекләргә, һичшиксез, теләктәшлек күрсәтергә кирәк.

Башка барыбер төрле уйлар килә. Нишләп татарны саклап калган, бөтен җирдә, бөтен нәрсәгә яраклаша белү кебек гүзәл сыйфаты – ахыр чиктә аның бәласенә әверелә икән? Төркиядә без – төрекләр кебек, Финляндиядә финнар кебек сузып сөйләшәбез, Германиядә, тәртипкә омтылганда, немецларны уздырабыз, Россиядә исә кайбер татарларны исем-фамилиясеннән генә танып була... Уртаклык, бердәмлек югала. Һәр як һич кирәкмәгән урында үзсүзләнеп үз ягын каера. Ә бит татарларга аралашу, берләшү өчен кайда яшәүләре мөһим түгел. Башка нәрсә мөһим. Рәзиф белән килешмичә булмый: татарлар белән очрашу теләге булырга тиеш, сәясәтне читкә куеп, милләттәшләр белән очрашуларга бәйрәмгә кебек барырга кирәк. Бу – бик авыр микәнни?

Әлфия Миңнуллина-Юнысова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100