Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Германиядә су басу: әйләнә-тирәгә нефть таралган, өйләр җимерелгән, үлүчеләр бар

Көчле яңгырлар сәбәпле, 600 км чамасы тимер юллар җимерелгән, 80 станция һәм вокзалга зыян килгән.

news_top_970_100
Германиядә су басу: әйләнә-тирәгә нефть таралган, өйләр җимерелгән, үлүчеләр бар
https://pixabay.com/

Германиянең Хюккесваген шәһәре янында көчле су басу аркасында, әйләнә-тирәгә нефть һәм башка пычрак матдәләр таралган. Берничә предприятиене су баскач, нефть әйләнә-тирәгә агып чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кельн шәһәре округы идарәсе белешмәсе буенча, нефть Вибах елгасына да эләккән, Шул сәбәпле хәзер сулык янында ял итү тыела. Махсус хезмәтләр һава һәм су үрнәкләре ала, алар пычрану дәрәҗәсен ачыклаячак.

Германиянең көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында көчле су басу нәтиҗәсендә, соңгы белешмә буенча, 155 кеше һәлак булган. Аларның күбесе Рейланд-Пфальц федераль җирлегендә яши, дип яза ТАСС.

Көчле яңгырлар сәбәпле, 600 км чамасы тимер юллар җимерелгән, 80 станция һәм вокзалга зыян килгән. өйләр җимерелгән.

Зыян күргән җирләргә кичә, 18 июльдә, Германия канцлеры Ангела Меркель барды.

Германиядә су басуны «Бернд» циклоны китереп чыгарган. Рейн елгасы да ярларыннан чыккан һәм шәһәр урамнарын су баскан. Күперләр, юллар җимерелгән электр үткәргеч линияләр өзелгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Су басу сәбәпле, Германиянең Оборона министрлыгы хәрби катастрофа режимы игълан итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Мәсәлән, подразделение командиры бронялы эвакуация машинасы, хәрби йөк машинасы яки генератор бирү турында мәсьәләне үзе хәл итә. Бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә бундесвер солдатлары катнаша.

Хәзерге вакытта Төньяк Рейн-Вестфалия, Рейнланд-Пфальц, Саксония, Бавария федераль җирлекләрендә су басу нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара. Хәбәрсез югалган кешеләрне эзлиләр.

Нидерланды һәм Бельгияне дә су баса. Бельгиядә 31 кеше һәлак булган. Нидерландыда һәлак булучылар турында хәбәр ителми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100