Германиядә бер кеше хезмәттәшләре ризыгына еллар буе агулы порошок сибеп торган
Германиядә бер кеше хезмәттәшләре ризыгына еллар буе агулы порошок сибеп торган
Германиядә Шлос-Хольте-Штукенброк шәһәрендә ARI-Armaturen заводы хезмәткәрен, хезмәттәшләре ризыгына даими рәвештә агу салып торганы өчен, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Esquire порталы яза.
The New York Times язганча, сәбәпне шушы завод хезмәткәре ачыклаган. Ул өендә ветчина һәм сыр белән бутерброд ясап алып килгән. Эшендә шуны ашарга утыргач, ул бутерброд өстендә көрән таплар күреп ала. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң аш бүлмәсендә күзәтү камералары куялар.
Өч елдан суд 57 яшьлек механик Клаус О.ны кулга ала. Аны хезмәттәшләрен үтерергә тырышуда гаеплиләр һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгаралар. Күзәтү камералары ир-атның даими рәвештә хезмәттәшләре ризыгына терекөмеш, кургаш, кадмий кушылган порошок сибеп торуын ачыкларга ярдәм итә.
Тентү вакытында тикшерүчеләр бу кешенең подвалында гади генә химия лабораториясе барлыгын ачыклый. Ул кулланган кушылмаларны судья "Икенче бөтендөнья сугышында кулланган агулардан да зыянлырак" дип бәяли. Клаусны бу гамәлләргә этәргән сәбәпләр билгесез. Судта ул кешеләрне ни өчен агулавын аңлата алмаган. Прокурорлар фикеренчә, ул химикатларның тәэсирен ачыкларга теләгән.
Суд барганда Клаус үзен фотога төшерергә бирмәгән, йөзен кулы белән каплаган һәм сөйләшмәгән. Коллегалары аның ябык, аралашмаучы кеше икәнен әйткән. Туганнары исә Клаусның авыр балачагы турында сөйләгән.

Суд барышында психиатр хөкем ителүченең психик яктан сәламәт булуын раслаган.