Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Германия Украинага 14 «Леопард» танкларын бирәчәген белдерде

news_top_970_100

Германия хөкүмәте Украинага 14 Leopard 2 танкын җибәрү турында игълан итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Максат – Украина өчен 14 Leopard 2 танкы белән тиз арада ике танк батальоны төзү. Беренче адым буларак, Германия бундесвер (хәрби көчләре) запасыннан 14 Leopard 2A6 танкын бирә», – диде Штеффен Хебештрайт.

Аның сүзләренчә, Берлин башка илләргә дә Украинага танклар реэкспортын (үзләрендә булган танкларны бирергә) рөхсәт итәчәк.

Хәрби машиналарны тапшыруның төгәл сроклары әйтелми. Германиядә Украина экипажларын әзерләүнең якын арада башланачагы гына билгеле.

Баштарак Киевка танклар тапшыру турында Хебештрайт Европа һәм халыкара партнерлар белән «интенсив сөйләшүләр нәтиҗәсе» дигән иде. 

Алдарак массакүләм мәгълүмат чаралары Германия хөкүмәтенең Украинага Leopard 2A6 танклары ротасын тапшыру карары турында хәбәр иткән иде. Немец сәясәтчеләре бу карарны тәнкыйтьләде, алар фикеренчә, бу – бары тик конфликт эскалациясенә генә китерәчәк һәм «үз армияңне талау» булачак.

Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы, генерал-полковник Андрей Картаполов, Германиянең Leopard танклары Американың Abrams танкларыннан көчлерәк, әмма ут көче һәм саклану ягыннан Россиянең Т-90 танкларыннан калыша, диде.

Leopard 2А6 – хәрби көчләрнең төп хәрби танкының бер модификациясе. Аның алдагы вариантыннан аермасы – башнясының катырак ныгытылган һәм минага каршы өстәмә саклау булуы. Яңа модельнең төп аермасы – көпшә озынлыгы 11 калибрга (1320 мм) зурайтылган Rhl 120/L55 коралы.

Шулай да Leopard 2А6 – немец танкының иң заманча модификациясе түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100