Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шольц Путин белән диалогтан баш тартырга чакыручыларга каршы торуын әйтте

news_top_970_100
Шольц Путин белән диалогтан баш тартырга чакыручыларга каршы торуын әйтте
http://kremlin.ru

Германия канцлеры Олаф Шольц Путин белән сөйләшүләр үткәрергә комачауларга тырышкан критикларга җавап биргән.

Олаф Шольц бу турыда RDN агентлыгына биргән интервьюсында әйткән. Тәнкыйтьчеләрнең дәлилләре мине Россия лидеры Владимир Путин белән диалогтан баш тартырга күндерә алмый, дигән ул. Бу турыда РИА Новости яза.

«Мин бер тәнкыйтькә дә Россия Президенты белән аралашуга комачауларга рөхсәт итмәдем. Аралашу еш кына телефоннан сөйләшү рәвешендә узды», – дигән ул.

Канцлер өстәп әйткәнчә, ул хәзер «Украина кризисын дипломатик юл белән хәл итү мөмкин түгел», дип саный.

«Без барыбыз да бу конфликтның азагына җитүен һәм тынычлык урнашуын телибез. Бу – хәзергә кадәр минем Россия Президенты белән сөйләшүләрем предметы булып кала», – ди ул. Шольц сүзләренчә, февральдә ул Мәскәүдә булган. Бу очрашуда Путин «Россиягә яный торган ракеталарның Украинада булмавын», Украинаның НАТОга керү мөмкинлеге булмавын таләп иткән.

Шольц раслаганча, ул Киевка коралларны контрольдә тоту килешүен тәкъдим иткән, альянста әгъзалык «киләсе 10, 20, 30 елда» вариант булмавын ассызыклаган.

Узган атнада Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Германия канцлерының Россия лидеры белән уртак тел табарга теләге булуын, аның Путинга карата позициясен үзгәртүен сизгәнен әйткән. Германия хакимияте бу сүзләрне кире каккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100