«Сбербанк» башлыгы Герман Греф төп ставканың алга таба кимүе белән ел ахырына рубль курсының көчсезләнүен фаразлады. Бу хакта РИА Новости яза.
«Әгәр ставка төшә икән, курс әкренләп төшәр, дип уйлыйм. Безнең бәяләмәләр буенча, курс ел ахырына кадәр көчсезләнергә тиеш, бу – экспортерлар һәм бюджет куркынычларын киметәчәк», – дигән ул Көнчыгыш икътисад форумында узган матбугат конференциясендә.
«Сбер» башлыгы фикеренчә, рубль курсы төшүгә Үзәк Банкның монетар сәясәте йомшару да тәэсир итәргә мөмкин.
«Ел ахырына кулланыла торган бәяләмәләр буенча, ставка якынча 14 процент пункты булачак. Икътисад тернәкләнә башласын өчен бу җитәрлекме? Безнеңчә, җитәрлек түгел, һәм инфляциянең хәзерге дәрәҗәсендә, икътисадның тернәкләнә башлавына өметләнергә мөмкин булганда, ставка 12 процент һәм аннан да түбән», – диде Греф.
Июньдә Үзәк Банк 2022 елның сентябреннән бирле беренче тапкыр төп ставканы рекордлы 21 проценттан 20 процентка төшерде. Ә июль утырышында ставканы берьюлы 2 процент пунктына – 18 процентка кадәр төшерделәр. Шул ук вакытта, банкта әйтүләренчә, алга таба карарлар инфляциянең акрынаю тотрыклылыгына һәм инфляция көтүләренең динамикасына бәйле рәвештә кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.