news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗедә бер ир тәмәке бирмәгән өчен социаль хезмәткәрне кыйнаган - видео

Кыйнаган мизгел видеокамерага эләккән.

news_top
Әгерҗедә бер ир тәмәке бирмәгән өчен социаль хезмәткәрне кыйнаган - видео

Әгерҗедә социаль хезмәткәр булып эшләгән хатын-кыз үз карамагандагы өлкәннәрнең йортларына кереп йөргән. Шунда аның янына исерек ир килә һәм сигарет сорый. Хатын тәмәке бирмәгәч, машинасына утыра һәм ике тапкыр машина белән бәрдерә.

Хатын торып йөгерә һәм үтеп барган машинаны туктатып, йөртүчедән ярдәм сорый. Исерек ир аны куып җитә һәм кыйный башлый — куллары белән суга, тибә. Туктаган машинаның йөртүчесе чыга. Ул чыккач та, ир хатынны кыйнаудан туктамый.

Кыйнаган мизгел урамдагы камерага эләгә.Бу видео МЭШ телеграм каналында чыкты.

ЮХИДИ хезмәткәрләре 33 яшьлек ирне тоткарлый. Суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Исерек килеш машинаны йөрткән өчен һәм кыйнаган өчен җинаять эше ачылачак.

Исерек ир ни өчен шулай эшләгәнен аңлата алмаган, исерек идем дип кенә җавап бирә алган.

Социаль челтәрләрдә хатынны исерек кулыннан коткармаган ирне гаеплиләр. «Коткарасы урынына астына җибәргән», — дип гаепләп язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар