news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе районында яшәүче ир-ат элеккеге хатынын үтергәнче кыйнаган

32 яшьлек ир-атны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top
Әгерҗе районында яшәүче ир-ат элеккеге хатынын үтергәнче кыйнаган
https://pixabay.com

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Аны алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә һәм саксызлык аркасында үтерүдә гаепле дип таптылар. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, быел июнь аенда бу ир-ат исерек була. Ул элеккеге хатыны белән талаша һәм аны вәхшиләрчә кыйный. Шуннан соң ир-ат бер танышы белән бергәләп имгәнгән хатынны өенә илтеп куя. Хатын шунда үлә.

«Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм каты режимлы колониягә озату карары чыгарды», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар