Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Георгий Ибушев: «Безнең халык бик талантлы. Шул ук вакытта бик тә алдана торган»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Георгий Ибушев белән тормыш, авыл, иҗат, мәдәният, гаилә һәм башка бик күп нәрсәләр турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Георгий Ибушев: «Безнең халык бик талантлы. Шул ук вакытта бик тә алдана торган»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бер көнне чемоданымны алырмын да авылга кайтып китәрмен кебек»

– Георгий абый, Сез интервьюларда үзегезне авыл баласы, табигать кешесе булуыгызны әйтәсез. Казанга килеп, консерваторияне тәмамлап, музыкант һәм артист булып танылдыгыз, шәхес булдыгыз. Әмма инде ничә еллар шәһәрдә яшәсәгез дә, авыл – йөрәгегездәме?

– Әйе! Авылны яратучы кеше булып калдым. Күпме еллар үтте... Билгеле, вакыт узу белән, олыгайган саен кечкенә чактагы хисләр, тойгылар, табигатьне кабул итү күпмедер үзгәрә. Элек ул бөтенләй көчлерәк иде. Мин аны бөтен күзәнәкләрем белән тоя торган идем. Аң кергәч, уйлый башлагач, нәрсәнең нәрсә икәнен беләсең. Ләкин ул җылы тойгы гомергә матур мизгел булып хәтердә саклана.

Хәтерлим, кечкенә вакытта күрше авылга Усали мәктәбенә укырга йөрдек. Майның ахырлары, мәктәпкә төшеп барабыз, аста – үзәнлек. Сап-сары тузганакларның кояш кебек нур сибеп ачылганнарын күреп, мине «ток тотты». Берничә секунд бөтен тәнем чемер-чемер килде. Моны тоя белү, сиземләү кирәк, ә ул бөтен кешедә дә юк. Табигать тә үзенең могҗизаларын миңа әллә ничә тапкыр күрсәтте.

Кечкенә вакытта уйнарга чыгасың, төрле җирдә йөрисең бит. Үземә ошаган матур җир күрсәм, уеннан аерылып китә идем. Аннары малайлар үчекләп: «Кызлар булдың инде, йөрисең чәчәк арасында», – дип әйтә иделәр. Тора-бара җанда шигырь, хис тугандыр. Кечкенәдән җырлап үстем, табигать арасында булдым. Ул миңа бик нык тәэсир итте. Әтием дә нәкъ минем кебек иде. Бакчада өч юкә агачы бар иде, өчесендә дә – сыерчык оясы. Язын сыерчыклар балаларына җим ташый башлагач, әти безне бакчага алып чыгып: «Әнә, балалар, күрәсезме, кошлар да үзләренең балаларын ярата», – дип сөйли торган иде. «Кая качасың яфрак астына, барыбер табам бит мин сине», – дип сөйләшә-сөйләшә, җиләк җыя иде. «Чишмәләр дә җырлап ага, улым», – дип әйтә иде. Ничек чишмә җырлап аксын инде, дип гаҗәпләнә идем. Күрәсең, бу сыйфат миңа да күчкәндер.

Төркия, Абхазия, Кореяга барып кайттык, диләр. Минем дә теләсә кая барырга мөмкинлекләрем бар. Бер җиргә дә үзем башлап чыгып китмәдем, дәүләт яки филармония җибәрсә генә бардым. Америкада, Чехиядә, Корея, Казахстан, Төркияләрдә булдым... Башымда һаман бер уй: кайчан яз җитәр, кайчан авылга кайта башлармын икән, дим. Иң төп ял итү урыны ул – авыл.

Туган авылым Мамадыш районы Владимирда үз йортым, бакчам, мунчам бар. Шунда рәхәтләнеп казынып, су буйларында, урманда йөрим. Минем өчен иң зур ялларның берсе – шул. Туган ягым ничек үзенә шулай тарта икән? Үзем дә шаккатам.

Мин инде хәзер 47 ел Казанда яшим. Ләкин бер тойгы бар: көннәрдән бер көнне чемоданымны алырмын да авылга кайтып китәрмен кебек. Туып үскән җир, нигез мине беркайчан да җибәрмәде, тартып торды, көч, илһам бирде. Авылдашларыма рәхмәт, алар мине аңлый, яраталар, булдыра алган кадәр ярдәм дә итәләр. Берничә ел авыл бәйрәме ясыйбыз, ул Сабантуйдан да матур! Зур-зур казаннарда шулпалар, пылаулар пешә, бәрәннәр суялар, чиләк каплап бәрәңгеләр пешерәләр... Кайсы авылдан кеше килсен, бөтенесе сыйланып китә. Авыл халкы бәлешкә хәтле алып килә! Шулай итеп, өелешеп, җырлашып, биешеп, концерт форматында матур бәйрәм була. Кем тели, бөтен кеше катнаша. Җанны чистарта, берләштерә торган бәйрәм ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Кайда йөрисең син, качкын керәшен?»

– Ә менә шундый гап-гади авыл баласы нинди юллар аша Казанның югары уку йортына – дәүләт консерваториясенә укырга килеп эләкте икән? Бер карасаң, бу башка сыймаслык хәл бит. Теләк көчле булдымы икән?

– Бормалы юллар аша. 1975 елда 10нчы сыйныфта укыган вакытта Мамадыш мине «Комсомол җыры-75» конкурсына җибәрде, ул ТАССРның 10 еллыгы исемендәге бик матур мәдәният йортында булды. Миңгол абый Галиевны ишетеп кенә белә идем, ул мине күреп алды да, сөйләшеп киттек, ул да тумышы белән Мамадыш районыннан булып чыкты. Миңа Гүзәлия дигән баянчысын бирде (ул инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын). «Комсомолка Гөлсара» белән «Туган җирем Татарстан» җырларын җырладым. Бик каты алкышладылар. «Иң яшь башкаручы» дип, зур диплом, бүләкләр бирделәр. Миңгол абый: «Энем, сиңа укырга кирәк», – диде. Шунда ул миңа читтән генә беренче тапкыр Илһам абый Шакировны күрсәтте. Мин аңа исем-акылым китеп, шаккатып карап тордым.

Авылга кайттым. Август ае. Печәннәр әзерләдек, утыннар ярып бетердек... Тыңласалар, алырлар әле дип, Казанга юл тоттым. Миңгол абый янына кердем:

– Нишләп йөрисең?

– Үзегез әйттегез бит, укырга керергә кирәк, дип.

– Имтиханнар бетте бит инде...

– Җырларга имтихан бирергә кирәкмени? – дип аптырап калдым.

Миңгол абый мине консерваториянең ректоры Нәҗип Җиһанов янына алып китте.

– Миңгол абый ул вакытта укыта идеме?

– Ул Бауман урамында урнашкан халык иҗат йортында эшли иде. Аңа бик күп кешеләр килә иде. Без анда җырлашып-гөрләшеп утыра торган идек. Иң кадерле, иң матур вакытлар!

Нәҗип Гаязович 2 сентябрьдә килергә кушты. Кайтып киттем дә яңадан шул көнне килдем. 10-15ләп кеше җыелган. Нәҗип Гаязович: «Нинди тональлектә җырлыйсың?» – дип сорады. Нәрсә икән бу дип, шаккатып карап торам. Алар аңлады, елмаештылар. «Хәзер, Нәҗип Гаязович, табабыз аны!» – дип, пианист Алевтина Миркина торып басты да мине күрше бүлмәгә алып керде. Ул концертмейстерларның кафедра җитәкчесе булып чыкты. Шунда мин тональлекнең тавышның биеклеге, түбәнлеге икәнлеген аңладым.

РСФСРның халык артисты, вокал кафедрасы мөдире Зөләйха Хисмәтуллина бүлмәсендә «Су буйлап» һәм «Күзләрем тик сине эзлиләр» әсәрләрен башкардым. «Без сине подгруппага алабыз!» – диделәр. Ә мин бит бер нота да белмим. «Кызганыч, соңарып килдең. Хәзер тулай торакта урыннар юк. 1 елга сиңа торырга урын табарга кирәк», – диделәр. Русчам да юк, аңласам да сөйләшеп булмый дип, документларны тапшырмыйча, качып кайтып киттем.

Шуннан соң армиягә алдылар. Безнең взводны кухняга нарядка куйдылар. Полкта меңнән артык кеше, зур-зур кәстрүлләрдә – кыздырылган балыклар! Тау-тау савыт-саба, дисеңме... Берүзем калдым, беркем юк, рәхәтләнеп җырлыйм, зыңгылдап тора. Бер мәлне ишек ачылып китте, ишек артында 15ләп кеше басып тора. Берсе әйтә: «Син консерваториядән соңмы әллә?» – ди. «Юк», – дим. Рота командиры чакырды да: «Сине яхшы җырлыйсың диләр. Җырла әле!» – ди. Минәйтәм, «Вижу чудное приволье»дан башка, рус җырларын белмим. «Миңа русча кирәкми, татарча җырла», – ди. Җырлап күрсәттем. Рота исеменнән концертлар була иде, шунда мине катнаштыра башладылар. Өч баянчыга кушылып, татарча җырлый идем. Армиядә хезмәт иткән татарлар: «Браво!» – дип кычкыралар, кул чаба иделәр.

Армиядән соң Түбән Камага эшкә урнаштым. Көннәрдән бер көнне Миңгол Галиевтан телеграмма килде. «Срочно Казанга кил, 7 июльдә экзамен», – диелгән. Паспортны гына алдым да, чыктым да киттем. Консерваториягә килеп кердем, подгруппада 24 кеше. Шуларның икесе без – музыкаль белеме булмаган егетләр – мин һәм Апастан Илгиз дигән егет. Калганнар йә мәктәп, йә музыка училищесын тәмамлаган. Дер-дер селкенәләр. Нишләп куркалар икән болар, җырлап кына күрсәтәсе бит инде, дибез. Илгиз «Уфа каласы ни өчен матур?» дип җырлый да биергә тотына. 17 яшьлек егет иде ул, авылда шулай өйрәнгән, күрәсең, Нәҗип Гаязович биемичә генә җырлавын сорады.

Аннары мин чыктым. Мине күрде дә: «Карале, качкын керәшен, без сине бер алган идек бит консерваториягә, син кайда йөрисең соң?» – диде. «Армиядә хезмәт иттем, Нижнекамскида эшлим...» – дип тезеп киттем. Мине әзерлек группасына алдылар. 7 ел консерваториядә укыдым. Филармониягә килдем. Шулай итеп, артист тормышы башланды.

«Бу тавыш миңа озакка җитәр микән, дигән уйлар бар иде»

– Филармониягә эләгү бәхет эшеме?

– Мәскәүнең Колонналы концерт залында Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган концертка дип, безнең опера театрында репетицияләр башланды. Тукайның «Әллүки»ен җырладым. Бик күп кешеләр белән очраштым, Мәскәүнең Колонналы залында а`капеллога «Әллүки»не җырлап бетердем дә, беркем дә кул чапмады. Ничә секунд булгандыр ул, кот очты инде. Кып-кызыл булдым. Шуннан соң гына зал «шартлады» – алкышладылар. Миңа бик яхшы бәя бирделәр. Концертта Иван Козловский, Анатолий Соловьяненко, Зураб Соткилава да чыгыш ясаган иде.

Салих Сәйдәшевның 100 еллыгына әзерләнгән вакытта Илгиз Габидуллович «Искатели жемчуга» дигән операдан Надир ариясен башкаруымны сорады. Клавирын кайдан алган булдылар микән, дип аптырадым. Гомеремдә оркестр белән җырлаганым булмады. Аллаһка шөкер, ерып чыктым. «Без кабызган утлар» һәм «Батырҗан белән Гөлйөзем» (Винера Ганиева белән) дуэтын җырлаган идем.

Консерваторияне тәмамлагач та, ярмаркага барган идек, җырчыларны шунда тыңлыйлар бит. Уфага, Оренбургка һ.б. 5-6 җиргә чакырдылар. Барасым килмәде. Ә Казанга чакыру булмады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шуннан соң укытучым Әлфия Заһидуллина, җитәкләп, филармониягә алып китте. «Сине көтәләр анда», – ди. Пианистка Валя белән килеп кердек, беркем көтмәгән кебек тоелды. Әлфия апа тегендә-монда чаба. Филармония директоры Марат Таҗетдинов: «Ну Әлфия, кая алыйм мин аны, шыплап тулган филармония», – дип әйтә икән. «Кызык өчен тыңлап кара әле, башка андый тавыш юк», – дип әйтә икән Әлфия апа. Шулай итеп, филармониядә эшләүчеләр җыелышып, мине тыңлады. 5-6 катлаулы әсәр җырладым. Аннан соң икенче бүлмәдә көтәргә куштылар. Берзаман, зур гына гәүдәле абый керде дә, кочаклап, чыгып китте. Аның филармония директоры икәнен аннары гына белдем. «Үз акчамны түләп торырлык булса да алам», – дип әйткән. Шулай итеп, филармониядә эшләвемә 40 ел була.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чит илләрдә дә булырга туры килде, хөкүмәт концертлары минсез узмады. Хәзер олыгайдым, 2 ел инде «вип» концертларда катнашканым юк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка да, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да, америкалыларга да, кытайларга да җырладым. Беркайчан да, моны-тегене бирегез дип, сорап йөрмәдем. «Татарстанның атказанган артисты» исемен алганны да 1 атна узгач кына белдем. Нәкъ шул көнне телевидениедән концертымны күрсәттеләр. Бер-бер артлы котлыйлар да котлыйлар. Рәхмәт әйтәм, концерт белән котлыйлар, дип уйлыйм бит инде. Филармониягә килгән идем, редактор Альбина: «Ой, Жоречка, поздравляем!» – ди. «Ну, нәрсә?» – дим. «Ну все-таки заслуженный артист бит! 1 атна элек үк бирделәр бит», – ди. Минем өчен көтмәгәндә булды бу! Искитәрлек.

«Татарстанның халык артисты» исемен 2000 елда бирделәр. Ходай миңа барысын да бирә торды. Кешегә аркылы төшеп, кеше сөйләп, пычратып йөрмәдем һәм йөрмим, булдыра алган кадәр булышырга тырышам.

Язмышымнан мин бик тә канәгать. Язмыш мине шулкадәр бәргәләде дип әйтә алмыйм. Юлымда искиткеч яхшы кешеләр очрады.Үземне бик бәхетле дип саныйм. Җырларны күп яздырдым дип әйтә алмыйм, кешеләр 300-400әр әсәр бар, ди. Фонотекада 80 язма бар микән, ләкин аларның бер өлеше искиткеч, аларны беркем дә җырламый. Бу – минем зур байлыгым дип уйлыйм.

– Яшь вакытта Сезнең тавыш тембрыгыз да бик уникаль – тенор-альтино булган. Бу тавыш тембрын тенорлар арасында киң таралмаган, диләр. Хәтта тенор-альтино өчен махсус язылган партияләр дә бар, дип беләм. Сезгә аларны җырларга туры килдеме?

– Ясалма һәм табигый тавышлар бар. Ясалма тавышның нигезендә – табигый тавыш. Кеше яхшы педагогка эләксә, ул аның тавышын үстерә. Яхшы гына җырлап китүчеләр бар. Ә минем тавыш – табигый. Кечкенә вакытта да җырлавымнан туктата алмадылар. «Башыма каптың, имгәк, туктыйсыңмы-юкмы син», – дип, әбием әйтә иде. Аң керә башлаганнан ук үземнең башкалардан аерылып торганымны белә идем. Нәрсә күрәм – шуны җырлый идем.

Консерваториягә укырга кергәч, «распевка» ясап, укытучы тавышымны тыңлап карады. «Ля»га килеп җиттек, уйламыйм да. «си»ны алдым, укытучы шаккатты, «до»ны алдым, бөтенләй исе китте. Ләкин ул вакытта тавышым әле формалашмаган иде. Аннан соң репетицияләр башланды. «Тенор-альтино» син, тирә-якта мондый тавышлар юк», – диделәр. Рудольф, Фауст, Надир партияләрен җырлау миңа бернәрсә дә түгел иде.

Министр урынбасары «Татар җыры-89» конкурсында катнаштырга кушты. «Безнең ил» җырын башкардым. Мин аны үзем тудырдым. Озак еллар буе «минем җыр бу» дип әйтмәдем, беркем дә ышанмас дип уйладым. Ул минем бердәнбер йөзек кашым, аны бөтен дөньяга яңгыраттылар дип әйтсәм дә ялган булмас. Конкурста бу җырны башкарганда ноталарны югары алдым кебек тоелды. Җырлап чыктым, бар да яхшы. Миннән соң тәнәфес булды. Яныма Фасил абый Әхмәтов килде. «Син нинди нота алганыңны беләсеңме соң?» – ди. «Югарырак булды, әллә «до диез» булды шунда», – дим. «Нинди «до диез», өченче октавадагы «фа»ны алдың син!» – диде. Үзем дә шаккаттым.

Бу тавыш миңа озакка җитәр микән, дигән уйлар бар иде. Билгеле, еллар узу белән, ул төште, хәзер мин – лирик тенор. Аның сәбәбе дә бар. Кооператив фатир алгач, төзелештә 40 көн эшләргә тиеш идек, шуның берсендә подвалда бетон чаптык. Ноябрь ае. Тишекләр дә бар – үтәли җир өреп тора. Курткамны төймәләсәм – эссе, ычкындырсам – салкын. Икенче көнне хастаханәгә кереп яттым, температура күтәрелде, коточкыч йөткерү башланды. Йөткерүне туктата алмыйлар, баш, эч авыртты, табиблар нишләргә белмәде. Ниндидер дару бирделәр. Ул вакытта 29-30 яшь тирәсе иде миңа. Күземне йомып ятып торганда, янымдагы 50-60 яшьтәге пациентлар сөйләшә: «Нинди яшь кеше ычкына», – диләр. Шуннан соң дәвалаучы табиб килде дә «иглоукалывание»га алып китте. Энәләрне кадагач, йокыга киткәнмен. Ярты сәгатьтән соң уятып, менгереп җибәрделәр. Шуннан соң бик озак йоклаганым. 80 процент йөткерү бетте. Ләкин бронхларым җәрәхәтләнгән иде: тавышым акрынлап утыра башлады.

Минем тавыш өчен композитор Алмаз Монасыйпов җырлар язды. Аның «Саба җиле» дигән романсын бик яратып башкарам. Музыка мәктәбе һәм музыка учлищесында укымагач, музыкаль белемем тирәнтен дип әйтә алмыйм. Миндә ритм аксый. Шунысы кызганыч: үзем теләгән байтак арияләрне, романсларны башкара алмадым. Катлаулы әсәрләрдә ритмны тота алмыйм.

«Тавышы һәм культура дәрәҗәсе җитешмәгәннәр үзләрен ничек тә булса күрсәтергә тырыша»

– Георгий абый, Сезнең өчен идеаль җырчы нинди ул?

– Бүгенге көндә җырчылар бик күп. Татарстанда алар ничә йөздер, белмим. Меңгә хәтле дип тә әйтәләр. Җыр белән җыр һәм җырчы белән җырчы арасында зур аерма ята. Җырның бернәрсәгә дә ярамаганнары бар. Үзләре көен, сүзләрен язучы, үзләре үк башкаручылар да бар. Вакыт-вакыт кайберләрен «йөрмә инде» дип, сәхнәдән тибеп төшерәсе килә. Берөзлексез сикеренәләр. Җырга сикереп йөрергә кирәкми, җырны җырларга кирәк. Аның өчен тавыш кирәк. Тавышы һәм культура дәрәҗәсе җитешмәгәннәр үзләрен ничек тә булса күрсәтергә тырыша: маймылланалар, нәрсә генә эшләмиләр, кайчак косасы килә башлый, гафу итегез.

Идеаль җырчы нәрсә җырлаганын белергә, аның тавышы булырга тиеш. Тавышым булып кына җырчы булдым дип әйтеп булмый, кечкенә генә тавышлы җырчылар да бар, ләкин алар җиренә җиткереп, сине шулкадәр алдалап җырлый, авызыңны ачып тыңлап торасың. Тавышына чыдап булмый торган җырчылар да бар, алар кычкырып җырлый, ләкин бернинди мәгънә дә бирми. Идеаль җырчы – барыннан да алтын урталыкта бара. Ул нәрсә җырлаганын, тавышының матурлыгын, югары ноталарны алу һәм, гомумән, җырлау осталыгын яхшы белә. Андый җырчылар хәтта катлаулы әсәрләрдә дә профессиональ дәрәҗәләре буенча җырны алып бара алалар. Әгәр дә бөтен нәрсә идеаль булса, ул җанны, күңелне чистарта, елата.

Шунысы кызганыч: кешеләр күп вакытта моны аңламый. Халыкка өч тиенгә ярамаган такмак бир син. Милләт өчен дә, халык өчен дә бернәрсә дә бирми торган шушы җырның иң түбән төре безне басып китте. Ул безнең милләтебезнең җанын ашый. Хәтта кайбер аксакаллар да: «И, теләсә ничек җырласын, иң мөһиме – татарча булсын», – диләр. Әгәр шулайга китсәк, татарча сүгенә башласак, бездән бернәрсә дә калмас иде. Без пычрак дәүләт булыр идек. Җыр да нәкъ шулай ук.

Җыр кешене тәрбияләргә, кешене, милләтне, халыкны күтәрергә тиеш. Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатовалар – милләтебезнең йөзек кашлары, безне бөтен дөньяга күрсәтәләр. Ә бездә гади җырчылар да үзләрен «йолдызга» саный, хәтта кайберләре исәнләшми дә. Нинди «йолдыз» ул? Лапас артына чыксаң, аның яктысы инде юк, ишек алдында гына. Әйе, аның үзенең тамашачысы бар. Кайбер тамашачылар: «Миңа өченче-алтынчы рәтләрдәге урыннар кирәк. Телевидение төшерсә, телевизордан күренәсең», – диләр. Әйе, ул матур киенеп килә, ләкин җыр тыңларга килми. Җырны тыңлаган кыяфәт чыгара. Сорый башласаң, бернәрсә дә юк. Менә шул куркыныч.

Икътисадсыз дәүләт була алмый, ләкин дәүләтнең икътисады булу өчен мәдәниятнең булуы мөһим. Культурасыз да дәүләт була алмый, ул эт оясына әйләнә. Безнең культурабыз никадәр зур, бөек, яхшы булса, татар халкын һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны матур культурага өйрәтсәк, опера, романслар, яхшы җыр тыңларга өйрәтсәк, шул вакытта милләт үзенең күзен ача, карале, бу болай икән бит дип, аңлый башлый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Моннан 25-30 ел элек Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Мадам Баттерфляй» операсын карарга барган идем. Чио-Чио-сан партиясен Лариса Башкирова җырлый иде, бик ярата идем мин аны. Шунда минем артка ике яшь кыз кереп утырды. Татарча сөйләшәләр. Алар мине белми, мин аларны белмим. «Кайтып китәбез, яме», – диләр болар, миңа сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Берзаман операның кульминация өлеше җитте. Карасам, бу ике кыз елап утыра. Опера тәмам булып, кием алганда да мин болар белән бергә туры килдем. «Әле ярый килгәнбез», – диделәр. Ничек сөенгән идем мин! Миңа бу – бер могҗиза кебек булды. «Кайтып китәбез» дигән кешеләр операның тәмен белеп утырган бит. Анда сүзләрне аңлап булмый, диләр. Сүзләрне аңлау кирәкми, операдагы күренешләр, хәрәкәтләр барысын да сиңа аңлатып бирә. Анда музыка, декорация, матурлык бар!

Культура шундый нәрсә ул, аның белән шаярырга ярамый. Музыка, әдәбият, рәсем сәнгате – бөтенесе югары урында булса, дәүләт нык була. Бүгенге көндә Европада нинди күренеш: классик авторларның китапларын яндыралар, һәйкәлләрен мәсхәрәлиләр, алып аталар. Ир-атлар белән ир-атлар өйләнешә... Ул бит акылга сыймый торган нәрсә. Ничек инде шундый күренешләр булган вакытта дәүләт алга таба яши алсын?!

– Җырчылар дигәндә, кайсыларын яратып тыйңлыйсыз?

– Пласидо Доминго, Хосе Каррерас, Лучано Паваротти, Монсеррат Кабалье – бөек җырчылар. Беньямино Джильи, Гедда, Сергей Лемешев, Евгений Нестеренко, Муслим Магомаев, Елена Образцова, Ирина Архипова һ.б. Алар күп, барысын да санап бетереп булмый. Төпле, белемле җырчылар. Аннары Николай Басковлар килеп чыкты, мин аны идеаль җырчы дип әйтмим, ләкин тавышлы.

Татар җырчыларына килгәндә... Мин берара ул хакта язып та чыккан идем. Безнең композиторлар язган романслар киштәдә тузан җыеп ятачакмыни, җырчыларыбыз кайда соң? Бездә такмак җырлыйлар, җырчыларыбыз бөтенләй бетеп килә бит. Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов исемнәрен атар идем. Артур Исламовның җырлавын да бик яратам, үзен дә бик хөрмәт итәм. Дөньякүләм җырчыларыбыздан Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина бар. Әгәр дә безнең дөньякүләм җырчыларыбыз булса, без бик бәхетле милләт булыр идек. Җырчылар гына түгел, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар – милләтебезне күтәрүчеләр булырлар иде.

Бер уйлаганда, безнең халык бик талантлы. Шул ук вакытта бик тә алдана торган. Радио, телевидение дә моның өчен бик күп көч куя. Нәрсә генә күрсәтмиләр. Җырчылар композитор язган җырны боза. Бу – акылга сыймый торган хәл. Яхин романсларын нишләтеп кенә карамадылар, Рөстәм абый күрсә, бәреп үтерер иде! Шулай итеп җырлыйсың килә икән, үзең яз. Әмма композитор әсәрләрен бозарга ярамый. «Үзгәреш җиле» фестивале барлыкка килде, җырларны вакыт-вакыт танымыйсың да. Татар җыры шулай булырга тиеш, диләр алар. Үзләре язсыннар, биеккә күтәрсеннәр, ләкин булганны бозмасыннар иде. Аранжировкасы матур, диләр. Оркестр шәп уйный, аны Мәскәүдән чакырып китерәләр. Анда милли төсмер булырга, ул җанны җылытырга, «мин – татарныкы», «бу – милли» дип, кычкырып торырга тиеш. Кереп китәләр, әллә нинди вокализлар ясыйлар...

Татар җыры шулай булырга тиеш, диләр. Татар җыры – татар җыры булырга тиеш ул: гади, матур, кешенең күңелен яулап ала һәм милләт дип күтәрә, мәдәниятне баета торган. Аның ише җырларны җырлыйлар да, урам себерүче чүплеккә ташлаган кебек, озаталар. Аларның һәрберсе үзен «йолдыз» дип саный. «Йолдыз» ул – аягында нык басып торган милләте өчен хезмәт итүче кеше, кесәсе өчен түгел. «Тамак туйдырырга кирәк бит», – диләр. Сикермәгез! 40 ел эшлим, сикереп йөрмәдем, Аллага шөкер! Ике улымны үстердем, төрле чак булды, ләкин тамагыбыз ач булмады, акчага чумып яшәмәдек. Акчаны без вакытында алдык. Лекторий эшләгән вакытта балаларга музыкаль әкиятләр куя идек, кечкенә концертлар оештыра идек, һәрберсеннән күпмедер акча кереп бара иде. Шундый вакыт булды: без – аена 6 мең, шоферлар 16 мең ала иде. Бүгенге көндә Аллага шөкер. Бездә бик күп классик концертлар була, безгә сәнгать осталары килә. Кайбер кешеләр: «Бу бит – Тукай исемендәге филармония, нишләп шулай», – диләр. Татарча концертлар да бар. Филармония ул – тәрбияләү учагы, биетү урыны түгел. Димәк, ул үзенең төп юлыннан – халыкны тәрбияләү юлыннан бара. Оркестрлар, хорлар, солистлар килә, оперетталар, инструменталь музыка да була – җаның нәрсә тели, шул бар. Кер, кара, тыңла.

Такмаклар җырлар өчен Казанда мәйданчыклар муеннан! «Син генә акыллы булдың, син генә өйрәтәсең», – дип, моның өчен мине, бәлки, сүгәрләр дә, кычкырырлар да. Туган филармониямдә эшләвемә бик шатмын, ул – үзе бер гомер.

– 2000 еллар башында Зиннур Нурмөхәммәтовлар белән трио җырлаганыгыз дип хәтердә калган.

– Зиннур абый миңа шалтыратып, трио җырларга тәкъдим итте. Владислав Голиков та кушылып, искиткеч катлаулы әсәрләр җырладык. Филармониядә концертлар «ура»га узды. Рудольфны да, Герцогны да, Григны да, итальян, татар җырларын да җырладык. Фоат абый Шакиров яхшы бәя биргән иде. Зиннур абый, мәрхүм, үлеп китте, аннан соң трио да бетте. Бәхетле чаклар...

«Җыр аңлаешлы, аның кешегә үтемле булуы турында уйларга кирәк»

– Җырчы өчен акустика ягыннан Казанда кайсы залны иң яхшысы дип әйтер идегез?

– Безнең филармония залы да начар түгел, мин анда рәхәтләнеп микрофонсыз җырлыйм. Күптән түгел Рөстәм Маликовның Зур концертлар залында юбилей кичәсе булды, «Су буйлап» җырын микрофонсыз җырладым. Зал зыңгылдап торды.

Җыр ул – уенчык түгел, ә бүген кешеләр аны күбесенчә акча эшләү чарасы дип күрә.

– Кайсы композиторларның әсәрләре Сезнең өчен иң якыны дигәндә, репертуарыгызда Яхин әсәрләре төп урынны алып тора кебек, телгә Рөстәм абый Яхин исеме килә.

– Әйе, Яхин. Бик яратам, аның әсәрләре искиткеч! Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Алмаз Монасыйпов, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһанов, Мәсгүдә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова һ.б. бик күп композиторларның әсәрләрен башкарам.

Җырлау дәверендә ничә йөз җыр башкарганымдыр, өйдә өем-өем ноталар ята. Боларның бөтенесен дә ничек җырлап бетердем икән, дим. Алар арасында егермеләп әсәр бар, алар гомер буе синең белән янәшә бара: «Бу таңнар, иртәләр», «Су буйлап», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Көтәм сине», «Исеңдәме, иркәм?», «Зарыгу» һ.б. бик күп җырлар.

– Җырлаганда нәрсә турында уйлыйсыз?

– Бер кызык хәл булды. Сәйдәш залында концерт бара, Анатолий Шутиков оркестрына кушылып «Китмә, сандугач» җырын башкарам. Алтынчы рәттә утырган бер хатынга күз төште, ул елап утыра иде. Тиз генә күз карашын арттагы рәткә төбәдем – икенче бер хатын да елап утыра икән! Шуннан минем үземнең дә елыйсы килә башлады. Кисәктән мин җырның сандугач турында түгеллеген аңладым.

Җырлаганда тамашачыга төбәлеп карауның кирәге юк, күз йөртеп алсаң гына ярый. Үзеңә бер җылы нокта тапсаң яхшы. Җырның агымы, эчтәлеге турында уйлыйм. Күп вакытта тавышың үзеннән-үзе сине алып бара. Җыр аңлаешлы, аның кешегә үтемле булуы турында уйларга кирәк. Тукта әле, шулай булсын дип уйлап ятмыйсың, ул синең эчеңдә. Мин шулай итәм дә, кеше шаккатсын әле дип эшләмим, тавыш үзе алып бара, баш белән уйлатмый. Бөтенесен дә төгәл алып барсаң, җыр килеп чыга. Башкарган вакытта җырның беренче куплеты икенчесенә охшаш булмый. Көе шул ук, сүзнең эчтәлегенә карап җырларга кирәк. Өч куплетны да бер үк төрле җырлау дөрес булмый, күп җырчылар шуны аңлап бетерми. Җыр башкаручыга ләззәт китерергә тиеш! Ул тамашачыга һичшиксез барып җитә, дигән сүз.

«Шигырь язу – сүз белән пейзаж ясаган кебек»

– Сез – шигырьләр авторы да. Әле яңа гына «Рәшә чыңы» дип исемләнгән китабыгыз чыккан. Шигырь язу – күңел халәте, диләр. Еш кына алар туган якка мәхәббәт, ярату темаларына багышлана. Туган ягыгыз да, мөгаен, төп образ буларак илһамландыра торгандыр.

– Бу китап – өченчесе. Нәрсә күрәм, шуны җырлый идем, дигән идем. Шигырьләр дә шул вакытта туа башлагандыр. Укытучы биреме буенча, 6нчы сыйныфта укыганда Яңа елга багышлап беренче шигыремне яздым:

Кыш-кыш килде, бураннары белән

Бөтен җирне карга күмдереп.

Кыш-кыш килде, салкыннары белән

Яңа елның килүен белдереп, – дип.

Шигырьләрне «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә җибәрә башладым. «Әле боларны чыгара алмыйбыз. Син язудан туктама, каләмең бар», – дигән хат килгән иде. Бер мәлне мин «Әтиләр» дигән шигырьне җибәрдем. Аны газетаның беренче битенә зур хәрефләр белән бастырып чыгарганнар иде!

1974 елда «Яшь ленинчы» газетасының 50 еллык юбилее булды. 10нчы сыйныфта укый идем. Мине, җиңеп чыгучыларның берсе дип, Казанга җибәрделәр. Шунда беренче мәртәбә Казанга килдем. Кунакханәләрдә тордык, рестораннарда ашаттылар. Башкаланы бик яраттым. «Идел-Пресс» бинасында конференция булды. Китабым әле дә саклана, анда Нәби Дәүли, Атилла Расих, Сибгат Хәким, Хәсән Туфаннарның автографлары бар.

Армиягә киткәч, шигырьләр язудан туктап тордым, аннан кайткач яза башладым. «Мәдәни җомга» газетасында бик күп шигырьләрем басылып чыкты. Беренче китабым – «Рәхмәт сиңа, җыр», икенче китабым «Балачакны сагынып» дип атала.

20 ел эчендә 3 китабым чыкты, өченче китабымда яңа шигырьләр урын алды. Ике китапны чыгарырга, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышты. Өченче китабымны чыгарырга авылдашым Александр Аксаков булышты.

Шигырь ул – гаҗәп әйбер. Менә хәзер мин шигырь язам дип, утырып язып булмый. Ничек яза торганнардыр, кешене белмим. Диванга утыргач: «Басу юлларында кырау яткан», – дигән сүз күңелгә килде. Шуннан үзеннән-үзе тартып китерде. Миңа илһам бары тик 21.00-24.00 сәгать аралыгында гына килә. Бүтән вакытта яза алмыйм. Өлгерсәм, шул вакытта язып калам. Елына, күп дигәндә, 20 шигырь язам. Художниклар пейзаж ясаган кебек, шигырь язу – сүз белән пейзаж ясаган кебек. «Мин сүзләрдән пейзаж ясый беләм» дигән шигырем дә бар минем.

Минем шигырьләргә көй язучылар да бар. Җырларны Айгөл Сагынбаева, Руслан Баһадур, Закир Шаһбан, Газинур Фарухшин, Фәрит Мирзануров, Наил Табанаков һ.б. җырлый. Шигырьләремне «җыр булсын әле» дип язмыйм. Бу сүзләргә ничек көй язалар икән, дип аптырыйм. «Без синең җырларыңны яздырдык әле», – дигән кеше дә юк үзе. Аннары гына белеп алам. Ә башка кешеләр судлашып бетә (елмая).

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Кешеләргә булдыра алган кадәр җылылык, яктылык таратырга тырышам»

– Сез бик тыныч кешегә охшаган.

– Холкым буенча мин тик утыра торган кеше түгел. Өйдә тәртип булуын яратам, минем өчен барысы да урынында булсын. Без бик гади яшибез, артык бернәрсә юк. Булганына шөкер, бөтен әйберебез бар.

Иртән торгач та 20 минут зарядка ясыйм. Шикәрне үлчим, әйбәтләп чәй эчәм, тукланып алам, әйберләрне җыештырам, эшкә барасы булсам, ноталарны әзерлим, тавышны көйләп, «мырлап» йөрим.

Өйдәгеләрдән мин иң иртә торучысы булгач, яңалыклар да карап алам. Васильево бистәсендә бакчабыз бар, шунда барасы булсам, бакчага чыгып китәм. Аның бөтен җире эшкәртелгән. «Синең бакчага күргәзмәгә барган кебек булабыз», – дип карап китәләр. Бөтен түтәлләр төп-төз, эшләнгән, чип-чиста.

– Сез кешедә кайсы сыйфатларны якын итәсез?

– Кеше ачык, намуслы булырга тиеш. Хәзер «намус» дигән сүз бетеп килә. Ачык күңелле, чиста кешеләрне яратам. Ул сине алдап, «ике якка койрык болгап» йөри торган булмасын. Кешеләр белән сөйләшергә, аралашырга яратам. Чын күңелдән сине якын иткән, яраткан, терәк булган кешеләр миңа кадерле.

– Тормышыгызны нәрсәдән башка күз алдына китерә алмыйсыз?

– Авылдан, сәхнәдән, филармониядән, дуслардан, җырдан, оныкларым, малайларымнан башка. Филармониядә дә гомер буе эшләп булмый. Эштән китәргә туры килер бит дип, уйларга бирелеп, бервакыт күзләрем яшьләнгән иде.

Малайларым «әти» дип кенә торалар, күз тимәсен. Беркайчан да тартып-эчеп йөрмәделәр. Хатыным Әдилә дә бик тыныч кеше. Мин аның белән көненә 5-6 җөмлә сөйләшәм. Бүгенге көндә ул Татарстан Дәүләт симфоник оркестрда скрипкачы булып эшләп йөри.

Әдилә белән концертмейстер Мөнирә Хәбибуллинаның репетиция бүлмәсендә танышкан идек. Гаҗәеп студия иде ул, симфоник оркестрлар белән әсәрләр яздырып була иде, кызганыч, бетерделәр бит. 30 яшемдә өйләндем. Матур гына тормыш корып җибәрдек, бернәрсәбез дә юк иде. Әни миңа авылдан бер мендәр биреп җибәрде. Беренче малаебыз Алеша, аннары икенчесе Сережа туды. Абыйларым бик тә булышты.

Язмышымнан бик канәгатьмен, ул мине гаҗәеп кешеләр белән очраштырды, Ходай миңа гаҗәеп тавыш бирде, бу – мактану түгел. Ул – беркем белән бутамый торган, кабатланмый торган тавыш. Кешеләргә булдыра алган кадәр җылылык, яктылык таратырга тырышам, автобуста барганда да кул биреп күрешүчеләр була: «Кулыннан булса да тоттым», – диючеләр күп. Мин шуның белән бик тә бәхетле. Бәхет ул – өеп куйган тау түгел, бер көн эчендә кеше бәхетле дә, бәхетсез дә була ала. Ләкин тулаем алганда тормыш кайгысыз да булмый, әти-әниләреңне дә җуясың. «Ой, мин бәхетле!» – дип, көн саен бәхетле йөреп булмый. Төрле чак бар. Тулаем алганда, шулай булды, кемдә булмый ул, дисең. Балаларым исән-сау, авыл, дусларым, фатирым бар, сау-сәламәт, күзем күрә, аякларым йөри – бәхет түгелмени? Күрше сервант алган да, андый сервант синдә юк икән, кайгымыни ул? Тормышта төрле вакытлар була, һәр кеше бәхетле булсын, сөенеп, шатланып яшәсеннәр иде. Кешенең өстәленнән икмәк өзелмәсен, дөньялар тыныч булса иде.

  • Георгий Мифодий улы Ибушев – 1957 елның 20 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Владимир авылында туган. Краснодардагы Бөтенроссия халык җырларын башкаручылар бәйгесе дипломанты (1985), Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесе лауреаты (1990), ТАССРның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2000), Россиянең атказанган артисты (2019).
  • Бала чагыннан ук ул җырга тартыла. Матур яңгырашлы тавышы һәм сәхнәдә чыгыш ясау хыялы аны (җырчы Миңгол Галиев киңәше буенча) Казан консерваториясенә китерә. Биредә ул вокал буенча Чувашиянең атказанган артисты М.Ф. Кольцовта, аннан – ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Заһидуллинада белем ала. 1985 елда консерваторияне тәмамлаганнан соң, ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә алына.
  • 1986 елда яшь җырчы Мәскәүнең Колонналар залында Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә СССРның халык артистлары данлыклы И.Козловский. А.Соловьяненко, З.Соткилава белән бергә чыгыш ясый. Георгий Ибушевның репертуары опера арияләре, романслар һәм чит ил композиторлары әсәрләренә бик бай. Шул исәптән, татар классик композиторлары С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов, Р.Еникеев һ.б. авторларның әсәрләре төп урынны алып тора.
  • 1990 елларда Г.Ибушев концертлар белән гастрольләрдә күп йөри: Татарстанның бөтен шәһәрләрен диярлек урап уза, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Уфа һәм башка шәһәрләрендә була, чит илләрдән – Казахстанда, Төркиядә, АКШта, Кореяда һәм башка илләрдә җирле татарларга татар җырларын җиткерә. Георгий Ибушев җаны-тәне белән музыка дөньясында яши һәм татар музыкасын пропагандалау өчен вакытын кызганмый – мәктәпләрдә, техникумнарда, вузларда чыгыш ясый.
  • Бүгенгесе көндә Георгий Ибушев – татар эстрадасының сирәк аһәңле тавышына ия җырчысы, татар музыкасын пропагандалаучы, тамашачыны татар эстрада сәнгатенең иң югары үрнәкләрендә тәрбияләүче шәхес, шул югарылыкка тартырга омтылучы җәмәгать эшлеклесе. Шулай ук җырчы матбугат аша үзенең сәнгатькә карата булган фикерләрен саллы мәкаләләре, шигырьләре аша җиткереп тора. 2007 елда аның «Рәхмәт сиңа, җыр» дип исемләнгән үз шигырьләре тупланган китабы дөнья күрде.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2024
    Исемсез
    Бик эчтәлекле, күркәм әңгәмә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100