Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Генпрокуратура Инстаграм һәм Фейсбукны ябуны сорый, Ватсап калырмы?

Meta компаниясенә кергән Инстаграм, Фейсбук тыелган материаллар таратуда гаепләнә.

news_top_970_100
Генпрокуратура Инстаграм һәм Фейсбукны ябуны сорый, Ватсап калырмы?

Генераль прокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны һәм Россиядә тыюны сорап судка мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТАСС, Meta Platforms Inc компаниясе матбугат секретаренә сылтама белән.

Тикшерү комитеты Meta компаниясе хезмәткәрләрен россиялеләрне үтерүгә, җәберләүгә өндәгән постлар өчен җинаять эше кузгатты. Компания хезмәткәрләре терроризмны пропагандалауда һәм нәфрәт уятуда гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 205, 282 маддәләре).

  • Meta Platforms Inc. компаниясенә Facebook, Instagram челтәрләре һәм WhatsApp мессенджеры керә.

Генераль прокуратура мәгълүматлары буенча, Украинадагы хәлләр башлангач, компания социаль челтәрләрдә Россия гражданнарына карата көч куллануга өндәгән постларга рөхсәт биргән. Бу хакта компаниянең матбугат секретаре Энди Стоун үз белдерүендә раслаган.

Генераль прокуратура моны Россия гражданнарына нәфрәт уяту дип бәяли.

Генераль прокуратура Роскомнадзордан Инстаграм һәм Фейсбукны тыюны сорый, диелә хәбәрдә. Инстаграмда Россия гражданнары, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга өндәгән, Россия халкын массакүләм чуалышларга өндәгән постлар чыга.

Моңа кадәр Фейсбукта Россия гражданнарының хокуклары кысылу хакында белдерү чыкты, хәзерге вакытта социаль челтәргә керү ябылган.

Meta компаниясенә карата кулланылган чикләүләр Ватсап мессенджерына кагылмый, чөнки ул массакүләм коммунакация чарасы түгел, диелә ТАСС хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100