Геннадий Онищенко Россия халкын тоталь вакцинацияләүгә каршы чыкты
COVID-19 вирусыннан вакцина барлыкка килгәч, беренче чиратта аны риск төркеменә кергән кешеләргә бирәчәкләр.
Гражданнарга коронавируска каршы тоталь вакцинация булмаячак. Бу хакта «Звезда» телеканалына биргән интервьюсында Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко әйткән. Бу хакта «Майл Новости» сайты яза.
Аның сүзләренчә, COVID-19 вирусыннан вакцина барлыкка килгәч, беренче чиратта аны медицина күрсәтмәләре буенча риск төркеменә кергән кешеләргә бирәчәкләр.
«Соңыннан һөнәри билге буенча. Тоталь вакцинация ясау фәнни яктан мәҗбүри түгел. Бу өлкәдә белгеч буларак әйтә алам, ул булмаячак, ләкин бу минем фикер», — диде Онищенко.
Интервью барышында ул чит илгә чыгарга җыенган кешеләргә киңәшләрен дә бирде. Карантиннан соң илдән чыгарга җыенган гражданнарга коронавирус антитәнчекләренә тест бирергә кирәк. Табиб сүзләренчә, иммунитет булган очракта теләсә кайсы илгә барырга ярый. Ә иммунитет булмаса, сәяхәтне кичектереп торырга кирәк.