Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Генералның тол хатыны үз фатирында кайнар суга пешеп үлгән

Фатирда кайнар су торбасы шартлагач, әби өйдән чыга алмаган.

news_top_970_100
Генералның тол хатыны үз фатирында кайнар суга пешеп үлгән
https://pixabay.com

14 октябрьдә Мәскәүнең Барвиха урамындагы йорттагы бер фатирда кайнар су торбасы шартлый. Биредә 90 яшьлек Алефтина Глаголева яши. Аның фатирыннан кайнар су ага башлавы турында төнлә экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр. Әби фатир ишеген ачмый, шуңа күрә күршеләре белгечләр чакырырга мәҗбүр була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Урынга килгән коткаручылар Алефтина әбинең оныгы Анна белән бергә фатирга керә. Фатирдан подъездга пар ургылып чыга, идәндә кайнар су җыелган була. Әби ишектән бераз гына читтәрәк идәндә ята. Аның бөтен тәне пешеп беткән. Пенсионер карчыкны коткара алмыйлар, ул үлә.

«Фатирны ачкач, 90 яшьлек Алефтина Глаголева табылды. Аның мәете коридор белән кухня арасында ята иде. Пенсионер әби торба шартлау тавышына уянган һәм котылырга маташкан булуы ихтимал. Алефтина әбинең сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ул ходунки белән генә йөри һәм ишеккә барып җитәргә өлгермәгән. Хатынның бөтен тәне пешеп беткән», — дип сөйләгән КП сайтының үз чыганагы.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. 90 яшьлек Алефтина Глаголеваның үлеме сәбәбен алар ачыклаячак. Шулай ук фатирда кайнар су торбасы шартлау сәбәбен дә билгелиләр.

Мәрхүмә хатынның ире — СССР авиациясе генерал-майоры Иван Глаголев, ул 2018 елда вафат булган. Иван Глаголев «Воспоминания. Вся наша жизнь, как счастливый полет» китабын язып калдырган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100