Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Генераль штаб язгы чакырылыш призывникларын хәрби операциягә җәлеп итмәскә вәгъдә итте

news_top_970_100
Генераль штаб язгы чакырылыш призывникларын хәрби операциягә җәлеп итмәскә вәгъдә итте
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Язгы чакырылышта хезмәткә алынган хәрбиләр махсус операциягә җәлеп ителмәячәк. Бу хакта «Красная звезда» газетасына биргән интервьюда Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы җитәкчесе генерал-полковник Евгений Бурдинский әйткән, дип яза РБК.

«Призывникларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырасым килә. Беләм, бүген бу тема еш телгә алына – чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элеккеге кебек үк 1 ел булачак. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк», – диде Бурдинский.

Армиягә чакыруның чик яшен арттыру (30 яшькә кадәр) турындагы закон буенча, хәрби хисапта торган һәм 2024 елның 1 гыйнварына кадәр 27 яше тулган кешеләр хисаптан төшерелгән һәм запаска җибәрелгән, диде генерал-полковник.

Генерал сүзләренчә, яшь чиген арттыру «хәрби частьләрнең һәм подразделениеләрнең мораль климатына уңай тәэсир итәчәк, чөнки гаскәрләргә һөнәри белем алган һәм тормыш тәҗрибәсе булган гражданнар килә».

Россиядә хәрби чакырылыш 2 тапкыр уздырыла: язгы чакырылыш – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, көзгесе – 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Әмма 2022 елда өлешчә мобилизация аркасында көзге чакырылыш 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерелде. 2024 елдан армиягә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, хезмәт итү вакыты – 1 ел.

Украинада хәрби операция башланганнан соң ук, Оборона министрлыгы «срочникларны хәрби хәрәкәтләрдә катнаштырмаячаклар, анда бары тик килешү буенча хезмәт итүчеләр генә катнаша» дип әйткән иде. Узган елның декабрь ахырында хәрби ведомство «Россиядә килешү буенча хезмәтне барлыгы 640 мең кеше үтә» дип хәбәр итте. Шулай ук махсус операциядә өлешчә мобилизация буенча мобилизацияләнгән кешеләр дә хезмәт итә. Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның көзендә булды һәм 330 мең кеше мобилизацияләнде.

Гыйнвар ахырында Премьер-министр Михаил Мишустин үзе теләп килешү буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен медицина комиссиясе узуны гадиләштерә торган карар имзалады. Элегрәк медкомиссия шәһәр яки военкоматында хәрби-табиблык комиссиясе һәм төбәк военкоматында тикшерү узудан гыйбарәт иде. Хәзер исә дәүләт медицина оешмаларында бер этаплы тикшеренү узарга була.

Россиядә хәрби хезмәт мәҗбүри, әмма аерым очракларда аны альтернатив гражданлык хезмәтенә (АГС) алмаштырырга мөмкин – мәсәлән, әгәр призывникның карашлары һәм дине армия хезмәте узуга каршы килсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100