news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Генераль прокуратура Равил Гайнетдиннән күпхатынлылык турында фәтвәне юкка чыгаруны сорый

news_top
Генераль прокуратура Равил Гайнетдиннән күпхатынлылык турында фәтвәне юкка чыгаруны сорый
Фото: Илдар Аляутдинов

Генераль прокуратура, күпхатынлылык турында фәтвә чыгарган өчен, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә кисәтү чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 17 декабрьдә «Күпхатынлылык проблемалары турында» дип аталган карар чыгара. Прокуратура кисәтүендә бу карарның Россия кануннарына һәм дәүләт гаилә сәясәтенә туры килмәве турында әйтелгән. Генераль прокуратура Диния нәзарәте рәисенә закон бозган карарны юкка чыгару кирәклеге турында белдергән.

Генераль прокуратура белдерүченә, РФ Гаилә кодексы буенча, никахта булган кешеләргә яңа гаилә корырга ярамый. Дин оешмаларының карарлары Россия законнарына каршы килмәскә тиешлеге әйтелгән.

Диния нәзарәтенең күпхатынлылык турында фәтвә кабул итүе турында Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов «РИА Новости»га белдергән иде. Анда Россия мөселманнарына 4 хатын алу рөхсәт ителгәне әйтелә. Бер шарт – ир барысына карата да гадел булырга тиеш. Бу – зур гауга китереп чыгарды, депутат Виталий Милонов фәтвәне, Россия законнарын бозу, дип атады.

Илдар Аляутдинов

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар