news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Генерал-майор Апты Алаудинов махсус операциянең 2024 елда төгәлләнәчәген әйткән

news_top

«Ахмат» спецназы командиры һәм Россия Кораллы Көчләренең хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары Апты Алаудинов махсус хәрби операция 2024 елның көзендә төгәлләнер дип фаразлый. Ул Киев конфликтның ахыры якынлашып килгәнен аңлый, диде.

Ул ике төп сәбәпне әйтә:

Көнбатыш илләренең аруы. Алаудинов фикеренчә, АКШ һәм Европа халкы Украинага финанс ярдәменнән туячак һәм бу киләсе сайлауларда чагылыш табачак.

Украина ресурсларының ярлылануы. Генерал фикеренчә, Украина НАТОның даими рәвештә корал бирүенә өметләнеп ята алмый инде.

Шулай ук Апты Алаудинов Украина эчендә, шул исәптән халык арасында һәм армиядә дә үсә барган ризасызлык турында да әйтә. «Украина Россияне җиңәрлек хәлдә түгел», – дип раслаган ул «Россия1» телеканалы эфирында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар