«Ахмат» төркеме спецназ командиры генерал-майор Апти Алаудинов Украинадагы махсус операция язмышы турында сөйләде. Ул бу хакта «Вечер с Владимиром Соловьевом» программасы өчен интервью вакытында әйтә, дип яза «MK.RU».
Офицер фикеренчә, махсус хәрби операция быел я тәмамланачак, я башка стадиягә күчәчәк. Әгәр махсус операция дәвам итә икән, хәрбиләр барлык төр коралларны да кулланачак, дип саный Алаудинов.
Аның сүзләренчә, вакыйгаларның мондый борылышына Европа һәм АКШның әзер булуы икеле.