Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гемодиализ: ясалма бөер белән ничек яшиләр?

Элек, кешенең ике бөере дә эшчәнлеген югалткан очракта, табиблар көчсез иде. Хәзер бөерләр эшчәнлеген үти һәм кеше гомерен озайта торган аппарат бар. Ул — гемодиализ аппараты, халык телендә — «ясалма бөер». Әлеге аппарат организмнан суны һәм агулы матдәләрне чыгару функциясен үти.

news_top_970_100
Гемодиализ: ясалма бөер белән ничек яшиләр?

Гемодиализ сүзенә игътибар итсәк, «гемо» — кан, «диализ» — фильтрлау дигәнне аңлата. Гемодиализга йөрүчеләрнең кулында яки аягында фистула урнашкан. Фистула кан тамыры белән артерияне тоташтыра. Аны кан тамырлары хирургы операция ярдәмендә куя. Артерияләрдәге кан, аппараттагы фильтрлар аркылы чистартылып, кан тамырларына кайта. Артерия белән кан тамырын фильтрга тоташтырыр өчен, фистулага энәләр кертелә. Һәр пациентның коры авырлыгы билгеле булырга тиеш, аны табиб билгели. Пациент гемодиализга килгәч, аны үлчәүгә бастыралар һәм коры авырлыкка күпме су өстәлгәнен исәплиләр, аппарат төгәл шул үлчәмдәге суны организмнан чыгара. Организмнан суны чыгаргач та үлчәнергә кирәк.

Татарстанда 2020 ел башына гемодиализга йөрүчеләр саны - 1560 кеше. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гемодиализ буенча штаттан тыш баш белгече Наил Гатиятуллин хәбәр итте.

Кызганыч, гемодиализ аппараты бүген һәр районда да юк. Бөерләр эшчәнлеген югалткан очракта күпләргә диализга ерак аралардан йөрергә туры килә.

Мамадыш хастаханәсендә гемодиализ бүлеге 2016 елның җәендә ачылган. Аңа хәтле райондагы ясалма бөергә мохтаҗ кешеләр көнаралаш Казанга йөрергә мәҗбүр булган. Әмма тиздән Мамадышта да яңа бүлек булдырганнар. Район хастаханәсенең тәҗрибәле шәфкать туташлары, үз теләкләре белән Республика клиник хастаханәсендә махсус укулар һәм стажировка үтеп, әлеге аппарат белән эшләргә өйрәнгән. Биредә хәзер барлыгы 20 пациент дәвалана, ике көнгә бер киләләр. Алар төгәл билгеләнгән көннәрдә генә йөри: бер төркем дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга килә, ә икенчеләре — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә. Хастаханә хезмәткәрләре көн саен икешәр смена кеше кабул итәләр.


«Гемодиализ аппаратына 18 ел йөрим»

Мамадыш районында иң озак вакыт гемодиализга йөрүче кеше — Нурия Галявова. Аңа 72 яшь, ул әлеге аппаратка инде 18 ел дәвамында йөри.

Гемодиализга 2002 елдан йөрим, — ди Нурия апа. — Башта өч елга якын Казанга йөрдем, аннан соң — Чаллыга, хәзер инде өч ел үзебездә дәваланам. Мамадыштан Казанга ашыгыч ярдәм машинасы белән йөрттеләр. Ул вакытта Чаллыда да гемодиализ бар иде, ләкин анда урыннар җитмәү сәбәпле Казанга йөрдек. Хәзер юлда йөрисе түгел, җайлы.

Казанга гемодиализга йөргәндә анда күчеп китәргә уйламадыгызмы?

Юк, анда фатир алырга кирәк бит. Мамадышта гемодиализ бүлеген булдыруда баш табиб Дамир Хаҗиев һәм район башлыгы Анатолий Ивановның өлеше зур булды. Әлеге бүлек ачылгач, бик сөендек. Хәзер бар да уңайлы, шәфкать туташлары да әйбәт.

Гемодиализга йөргәч, нәрсәләрдәндер тыелып яшисездер?

Суны күп эчәргә ярамый. Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Шулай да, әле ярый бу аппарат бар, ул булмаса, күптән бу дөньяда яшәмәс идем.

«Үсмер чактан дәваланам»

Чулпан Фәйзуллина белән дә биредә таныштык, аның яңа бөер утырту мөмкинлеге бар икән.

Гемодиализга беренче тапкыр 15 яшьтә бардым. Анда озак йөрмәдем, 18 яшемдә миңа донор бөере утырттылар. Әмма донор бөере ун елдан соң эшләми башлады. Минем белән бер вакытта бөер утырткан танышларымныкы һаман эшли, ул һәр кешедә төрлечә була.

Хәзер тагын яңа бөер утыртып буламы?

Әйе, була. Организмны тикшерәләр инде. Үземнең бөерләрне алмадылар, алар үз урынында. Яңа бөерне артка куймыйлар, артта урын булса да, алгы якка утырталар. Без ике ай саен Казанда Республика клиник хастаханәсендә анализлар тапшырабыз. Бөер килешә икән, аны утырталар. Өч кеше барган идек, ике кешегә анализлар буенча бөер туры килде, миңа юк. Беренче тапкыр миңа яңа бөерне Мәскәүдә балалар бүлегендә утырттылар. Казанда ул вакытта балаларга бөер күчереп утыртмый иделәр. Мәскәүдә шартлар идеаль иде, безгә хәтта үзебезгә меню төзү мөмкинлеге дә бар иде.

Чулпан да, Мамадышта гемодиализ бүлеге ачылганчы, башта Казанга, аннары Чаллыга йөргән.

Барасың, обедка хәтле чиратыңны көтәсең, аннары гемодиализда утырасың. Эшең беткәч, Мамадышка кайтасың, аннары юлда машина тотып яки автобус белән авылга хәтле кайтасың, — дип сөйләде ул гемодиализга еракка йөргән чаклары турында. — Мамадышта гемодиализ бүлеге ачылу безнең өчен яхшы булды. Мондагы кебек яхшы мөнәсәбәтне башка җирдә күргәнем юк, безне кулда гына йөртәләр. Күбрәк шәфкать туташлары эш итә, табиблар да гел яныбызда.

Гемодиализга йөрмәүнең нинди сәбәпләре була ала?

Күп кеше курка. Авыртудан куркалар. Сүз дә юк, авырта, кулга зур энәләр кертәләр бит. Ләкин шундый матур дөньяда яшәү хакына андый гына авыртуга түзеп була. Дус кызым башта гемодиализга йөрде, аннары яңа бөер утыртты һәм шуннан соң бала да таба алды. Әмма тагын бөерләре эшләүдән туктагач, гемодиализга йөрми башлады һәм яши дә алмады. Баласы калды…

Дүрт сәгать дәвамында аппаратта утырганда нишлисез?

Мин китап укыйм, кеше кино карый, уйный, кроссворд чишә. Чаллыда телевизор бар иде.

Аппараттан чыккач, җиңеллек сизеләме?

Аппараттан чыккач та, арыганлык белән әле бик сизелми ул, ә менә икенче көнгә йөгереп йөрим. Безгә җәяү йөрергә кушыла, физик хәрәкәтләр ясау да ярый, ләкин фистула куелган кул белән күтәрергә рөхсәт ителми. Чаңгыда таяксыз гына, кулларга авырлык китермичә йөри алсаң, анысы була. Монда да проблемасы бар инде — сөякләр сыну куркынычы бар, чөнки сөякләр йомшара. Диализ барыбер организмны таушалдыра. Хәзер диализдан чыкканда элеккедән начаррак хис итәм үземне. Баштагы елларда кайтып җитә идем дә, тукталышта авылга кайтыр өчен автобус көтеп утыра идем, гемодиализдан соң балыкка да йөри идем. Хәзер кайткач ятып кына торам.

«Аннан курыкмаска кирәк, ул тормышны озайта»

Мамадыш районы гемодиализ бүлеге мөдире Рауд Ибрашев әйтүенчә, ангина, цистит, шикәр авыруы, югары кан басымы, хроник ялкынсыну процесслары бөер авыруларына китерергә мөмкин. Шулай ук әлеге авыру нәселдән дә килә. Иң мөһиме — авырый башлагач, гемодиализдан курыкмаска кирәк, ул тормышны озайту чарасы булып тора. Дәваланудан тыш, гемодиализга йөрүчеләргә су күп эчүдән, тозлы, калий һәм фосфорлы ризык ашаудан тыелып яшәргә кирәк.

Беренче карашка, бирегә дәваланырга йөрүчеләр тышкы кыяфәтләре белән бер дә авыру кешеләргә охшамаганнар. Көн саен эшкә йөриләр, машина йөртәләр, хәтта сәяхәт итәләр. Шулай ук чит илгә дә чыгарга мөмкин. Тик барасы шәһәреңдәге гемодиализ бүлеге, андагы табиб белән алдан сөйләшеп, килешеп куясы.

Чулпан Фәйзуллина да бөерем юк дип, төшенкелеккә бирелми, тормышка оптимистларча карый, кәефе яхшы, үзе чибәр. Шатлыгы белән дә уртаклашты: гемодиализга йөргән дәвердә кияүгә чыккан ул. «Ирем — төп терәгем. Эштә булмаган вакытларда, хастаханәгә илтә, килеп ала. Ике ел элек никахыбыз булды, узган елның декабрендә туй уздырдык», — диде Чулпан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100