Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Геленджикта кунакханә бинасында шартлау булган, үлүче һәм имгәнүчеләр бар

Сатучы кибетне ачкач, ут яндыра һәм көчле шартлау яңгырый.

news_top_970_100
Геленджикта кунакханә бинасында шартлау булган, үлүче һәм имгәнүчеләр бар
https://23.mchs.gov.ru

Геленджик шәһәрендә дүрт катлы йортта шартлау вакытында 36 яшьлек ир-ат һәлак булган, тагын дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек кыз бала имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган бинаның беренче катында «Азария» кунакханәсе урнашкан. Якынча белешмә буенча, шартлау газ чыгып тору аркасында булган. Бәрү дулкынын өйнең уртадагы стеналарын, тышкы стенасының бер өлешен җимергән. Җимерекләр 100 квадрат метр чамасы мәйданда булган. Якында тора торган ике автомобильгә зыян килгән, берсе тулысынча янып беткән.

Һәлак булган Андрей фаҗига вакытында кунакханә янында тора. Сатучы кибетне ачкач, ут яндыра һәм көчле шартлау яңгырый.

Имгәнгән ике кеше авыр хәлдә, бер кешенең тәненең 80 проценты пешкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100