Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гел йокы туймыйча йөрсәң, нинди авыру килеп чыгарга мөмкин?

Көн дәвамында кешенең баш мие токсиннар бүлеп чыгара, йоклаганда баш мие шуларны бетерү өчен эшли.

news_top_970_100
Гел йокы туймыйча йөрсәң, нинди авыру килеп чыгарга мөмкин?
https://pixabay.com

Америка табибы Ребекка Роббинс кешеләрнең йоклавын өйрәнә. Ул йокы туймыйча йөрүнең куркыныч булуы турында сөйли. Йокы җитмәү кешенең иммунитетына йогынты ясарга мөмкин. Бу турыда The Telegraph басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, көн дәвамында кешенең баш мие токсиннар бүлеп чыгара. Алар җыелу когнитив сәләтләрне югалтуга китерүе ихтимал. Шулай ук бу Альцгеймер авыруы һәм деменция вакытында күзәтелә.

«Без йоклаганда, баш мие аларны бүлеп чыгаруны туктатып кына калмый, ул баш мие сыеклыгын барлыкка китерә. Бу сыеклык, асылда, аны юа һәм җыелган токсиннарны бетерә», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, йокы җитмәү иммунитетта да чагыла. Даими рәвештә йокы туймау салкын тиеп авыру ихтималын ике тапкыр арттыра, прививкалардан соң антитәнчекләр барлыкка килүне акрынайта.

Роббинс йокы сыйфатын яхшырту өчен киңәшләр бирә. Ул көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга кирәк дип саный. Шулай ук ул йокы сигез сәгать дәвам итәргә тиеш булуын искәртә. Ләкин йокларга ярты сәгать алданрак ятарга кирәк булуын әйтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100