Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гел талаш, бала елаган тавыш». Казан кешесе хатынын һәм нәни кызын газаплап яши

news_top_970_100
«Гел талаш, бала елаган тавыш». Казан кешесе хатынын һәм нәни кызын газаплап яши
видеодан скриншот

Казандагы торак комплексларның берсендәге лифтта гаилә низагын видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу кадрларны «Татарстан 24» телеканалы күрсәтте.

Язмада ир-ат лифт кабинасыннан әйберләр чыгарып ата, шул чакта нәни кызын аяктан ега. Бала коридордагы таш идәнгә башы белән бәрелә. Ләкин гаилә башлыгы тынычланмый, баласының елавына да игътибар итми.

Күршеләре сүзләренчә, видеодагы кебек низаг беренче тапкыр гына түгел. Фатир ишеге артында гел кычкырыш, бала елаган тавыш ишетелә. Җәнҗал фатирдан тышка чыгу очрагы – беренче тапкыр, ди күршеләр.

Гаилә башлыгы сүзләренчә, барысына да хәмер гаепле. «Көнкүреш талашы, коляскага да бераз зыян килде», – ди бу ир-ат.

Социаль челтәрләрдә таралган видео турында күрше-күлән гапләшә. Аеруча, балалары булган кешеләр. Алар ата-ананың тәртибен тәнкыйтьли, тиешле органнарны игътибар итәргә чакыра. Әти кеше үзе исә» берни булмаган» дип саный.

«Гаиләдә мондый очрак булганда, балада ата һәм ананың негатив комплексы формалашкан була», – ди клиник психолог Марина Гаралева.

Телеканал белешмәсе буенча, әлеге фактны хокук саклау органнары тикшерә, җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100