Көрән төс әкренләп кием-салымның төп төсләренең берсенә әверелә һәм гадәти кара төсне кысрыклап чыгара. Бу хакта стилист Юлия Пеларга сылтама белән «Радио 1» хәбәр итә.
Белгеч фикеренчә, төп гардеробка карашның үзгәрүе ел фасыллары белән дә бәйле. Көз һәм кыш айларында табигый төсләр – аксыл-көрән (беж), сары-көрән (охра), яшькелт-көрән (хаки), карасу-кызыл (бордо) һәм көрән аеруча актуаль.
«Без күнеккән кара төс әкренләп көрәнгә урын бирә. Сүз аерым модалы киемнәр турында гына түгел, ә төп гардероб төшенчәсенә яңача карау турында да бара», – дигән Юлия Пелар.
Стилист билгеләп үткәнчә, дөньякүләм дизайнерлар коллекцияләрендә көрән төснең сөтле шоколадтан алып куе эспрессога кадәр төрле төсмерләре тәкъдим ителә.
«Болар – табигый палитра, катлаулы, басынкы төсмерләр. Алар көзге-кышкы гардеробта аеруча килешле күренә», – дип аңлаткан белгеч.