Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гел балалар белән бит, ял итсен, дидем». Өч бала әнисен рестораннан кайтканда үтергәннәр

news_top_970_100
«Гел балалар белән бит, ял итсен, дидем». Өч бала әнисен рестораннан кайтканда үтергәннәр
Фото: © «Татар-информ»

Байкал аръягында күп балалы әни 10 сентябрьдә югалган булган. Хәзер аның мәетен тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Оксана исемле хатынның өч баласы – 10 яшьлек кызы, 8 яшьлек улы, 1 яшьлек кызы – ятим калган.

«Өченче көн сөйләшә алмыйм. Тамакта төер, гомер икегә бүленде», – ди 36 яшьлек Денис К. Ул – Оксананың ире.

Оксананы 2 атна эзлиләр, аннары вәхшиләрчә үтерелгән хатын мәетен шәһәр читендә табалар.

«Безнең планнар күп иде, Читага күченергә хыялландык. Оксана шунда матурлык салоны ачарга җыенган иде», – ди Денис.

«Оксана балачактан парикмахер булырга теләде. Ләкин мәктәптән соң сатучы-кассирлыкка укырга керде. Шунда эшләде», – ди Оксананың апасы Наталья.

Оксананың 10 яшьлек кызы белән 8 яшьлек улы – Денисның үз балалары түгел, тик ул аларны үзенеке кебек якын итә. Кече кыз – аларның уртак баласы.

«Оксана белән 6 ел элек интернетта таныштык, ул миңа бик ошады. Аның 2 баласы булу миңа комачауламады. Алар белән шунда ук уртак тел таптык, былтыр өйләнештек, Марьянабыз туды», – ди Денис.

Соңгы вакытта Оксана эшләми, балаларын тәрбияли. Денис азык-төлек кибетендә директор булып эшли.

«Сентябрьдә хатынымны туганы ресторанга чакырды. Мин җибәрдем, ял итсен, дидем. Гел балалар белән өйдә утыра бит. Соңга калмый кайтачак, дип килештек. Ләкин ул кайтмады. Мин бөтен кешегә шалтыратып бетердем, беркем белми. Полициягә гариза яздым», – ди Денис.

Оксананы бөтен шәһәр эзли. Аның рестораннан чыкканын беркем күрмәгән. Туганы исә, кайтырга җыенган иде, ди. Ул таксида китәргә тиеш булган.

Үтерүдә шикләнелүче кеше гаебен танып күрсәтмә биргән. «Үтерүчене күзәтү камераларыннан карап таптылар. Ул хатынымның рестораннан чыкканын саклап торган. Башка әйбер белмим», – ди Денис.

40 яшьлек ир-атка карата гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100