Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гел әтисе белән әнисен чакыра». Авариядән соң ятим калган кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята

news_top_970_100
«Гел әтисе белән әнисен чакыра». Авариядән соң ятим калган кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята
Фото: 25.мвд.рф

Приморье өлкәсендә юл һәлакәтендә әтисе белән әнисе үлгән кыз баланың гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Находка шәһәрендә 28 гыйнвар кичендә «Toyota Mark II» машинасы зур тизлектә бара, башка автомобильләрне уза. Рульдә 27 яшьлек ир-ат була. Бер мизгелдә ул каршы якка чыга һәм «Toyota Belta» ашинасына бәрелә. Анда 1993 һәм 1994 елда туган ир белән хатын, аларның 8 яшьлек кызы була. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана, «Nissan Note» автомобиленә бәрелә. Узып баручылар ярдәмгә ташлана, бала елаган тавыш ишетелә, кыз әтисе белән әнисен чакыра.

Ир белән хатын үлә, арткы утыргычтагы бала имгәнә. Бала атасы белән анысын уятмакчы була, ул ни булганын аңламый, гел әтисе белән әнисен чакыра. Аны авыр хәлдә реанимациягә алып китәләр. Хәзер табиблар аның гомерен саклап калу өчен барысын да эшли. Туганнарына да хәбәр иткәннәр. Алар баланы үзләренә алырга каршы түгел.

«Nissan Note» йөртүчесе дә имгәнә.

Һәлак булган ир белән хатынны белүчеләр бу хәлгә әле дә ышана алмый. Аларны бик тәртипле, бер-берсен бик яратып яшәүчеләр дип искә алалар. Күптән түгел генә өй алганнар, ире самосвал йөртүче булып эшли. Шундый тәҗрибәле ир-ат та әлеге авариядән кача алмый калган, каршы якка килүче машинадан котылу мөмкинлеге булмаган, диелә хәбәрдә.

Приморье крае буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, «Toyota Mark II» йөртүчесе аңында, ул күрсәтмәләр бирә. Анда алкоголь куллану билгеләре ачыкланмаган. Җинаять эше ачылган, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100