Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гел апамны гына яраткан, аңа гына ярдәм иткән әни белән ничек аралашырга?

news_top_970_100

Әни миннән 7 яшькә олырак апамны һәрвакыт якынрак күрде, безне аерды. Әни апаның укуына да тулысынча түләде, фатир алырга да зур гына суммада акча бирде. Хәзер апа гаиләсе белән 3 бүлмәле фатирда яши. Әни ярдәменнән башка алар мондый зур фатир ала алмаган булыр иде. Ә хәзер әни апаның 8 яшьлек кызын тәрбиягә алган кебек карый.

Без апа белән икебез ике әтидән. Минем әти белән әни 30 елга якын бергә яшәде, тик аерылыштылар, шулай да әле дә булса аралашалар. Ә апаның әтисе әнигә авырлы вакытта хыянәт иткән. Әни бала тапканчы ук әти-әнисе янына кире кайтып киткән. Апаны берүзе тәрбияләгән, соңыннан минем әтине очратып, кияүгә чыккан, 7 елдан соң мин туганмын.

Апага 36 яшь, ире белән балда-майда йөзеп яшиләр, кечкенә булса да, үз бизнеслары бар. Тапкан бөтен акчаларын үзләренә туздырып бетерәләр. Гел кафе-рестораннарда йөриләр, сәяхәтләргә баралар, яңа телефон һәм башка шундый техниканы 2-3 ай саен алыштырып торалар, дисәм дә арттыру булмас. Ә үз кызларына акчаны бик әз, санап кына тоталар, әнигә дә бер тапкыр да акчалата ярдәм иткәннәре булмады. Акча бирсәләр дә, бары тик кире кайтару шарты белән, бурычка гына биреп торалар.

Әни оныгын үзе ашата: ит, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнарны бары тик үз акчасына сатып ала. Ә әнинең акча ягы мактанырлык түгел, җитмәсә, тешләре белән бик җитди проблемалар бар, аларны дәваларга дөнья кадәр акча кирәк. Ә апаның әнигә акча бирергә мөмкинлеге бар да, тик үзе белеп бирмәгәч, нишләтәсең, талап алып булмый. Ә әни аның өчен күпме тырышты бит.

Әни, мөмкинлеге булганда, 3 бүлмәле фатир алып кала алды. Миңа булачак дип ышандырды. Миңа ирем белән ипотека алу турында түгел, ә бала турында планлаштырырга кирәк, дип киңәш итте. Янәсе, әгәр фатир алырга планлаштырсак, якын арада гына бала турында уйлыйсы да түгел, диде.

Без ирем белән шушы фатирда 2 ел яшәдек, әкренләп ремонт ясадык. Ә 2 елдан соң әни һәм минем әби (әнинең әнисе) монда яшәргә күченде, өстәвенә, племянницамны да гел безгә алып кайта башлады. Ә ирем белән безнең бөтен планнар чәлпәрәмә килде. Фатир әни исемендә, мин анда бары тик пропискада гына. Әнинең үзе туып үскән кечкенә генә шәһәрдә тагын бер фатиры бар, тик аның анда яшисе килми. Әни белән бу хакта сөйләшеп тә карадым, тик ул бу хәлнең бер проблемасын да күрми. Коммуналь түләүләрне дә элеккечә мин түләп барам.

Ахыр чиктә, без ирем белән 1 бүлмәле фатир сатып алдык. Әлегә анда яшәрлек түгел, өр-яңа йортта, как стеналар гына, ремонт ясап чыгасы бар. Якын тирәсендә башка йортлар төзелә, бөтен җирдә ремонт, кыскасы, якындагы кимендә 5 елда анда бала белән яши торган булмаячак. Шулай да бераз тынычландык инде, бөтен уй-планнар – фатир акчасын түләп бетерү турында, бу хәлләр белән килештек.

Инде оныттым, алга таба яшим дигәндә, әни белән апаның язышкан СМСларын очраклы гына күреп алдым. Шаккаттым. Әни безнең турында бөтен нәрсәне түкми-чәчми апага җиткереп, сөйләп бара икән, гәрчә минем моңа каршы икәнне белә. Апа белән мөнәсәбәтләребез әллә ни мактанырлык түгел, мине күп тапкырлар сатты инде ул.

Янәсе, фатирлар белән килеп чыккан бу мәрәкәне гел иремә зарланып сөйлим икән, мин авыргач, даруларны иремнән түгел, әнидән алдырганмын... Кыскасы, әллә ниләр язып бетергән. Бу СМСларны укыгач, дөньяда ирем белән миннән дә начар кеше юк икән, дип уйлап куйдым.

Мөгаен, үз фатирыбызга күченгәнче, фатир «снимать» итеп, әнидән аерым яшисе булыр. Нервыларым белән проблемалар чыгып чирләп алдым инде мин. 29 яшемдә бөтен буыннарым авырта, бернәрсә ярдәм итми. Алга таба ничек яшәргә һәм аның белән ничек аралашырга, нинди булса да ул – минем әни бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100