«Гел аңа охшыйсым килә иде, ә монда...» - Динә Латыйпованың яңа образын ошатмаганнар
Җырчы Динә Латыйпова социаль челтәрләрдә бик тә үзенчәлекле макияж һәм образдан төшкән фотосын урнаштырып, үзенең язылучыларын хафага салган. Кемнер аны Илсөя Бәдретдиновага охшаткан, кемдер Надежда Бабкина компиясе булган дигән фикергә килгән, кемдер исә ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән.
Фото: Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Бәдретдинова+Чәчкә=Латыйпова. Бер штамп суга боларны»;
«Әстәгъфируллаһ, куркып кача торган»;
«Аллаһы Тәгалә биргән матурлык белән яшәргә кирәк»;
«Һәр яшьнең үз төсе, үз матурлыгы була инде, кая чабасыз»;
«Шундый ямьсез буяганнар, Динә апа үзе матур бит ул»;
«Шул хәтле матур иде Динә үзе. Гел сокланып карый идем. Үземә дә 63 яшь. Гел аңа охшыйсым килә иде. Ә монда арттырып куйганнар»;
«Клон заманасы килде»;
«Бу Илсөягә охшыйм дип инде...»;
«Динә, яшьтән, болай да матур идегез бит, нәрсә булды?» – дип аптырашкан һәм тискәре комментарийларын кызганмаган халык.
Җырчының исә бу сүзләргә бер дә исе китмәгәнгә охшап тора. «Гел яшьлектә кебек һаман әле, шаярасы килә, көләсе. Ничә яшь, дип сорамагыз, зинһар. Килә минем «18ем тулды», – диясе», – дип язып калдырган һәм язылучыларын үзенең май аенда узачак юбилей кичәсенә чакырып калган.