Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзәдә мәчетне шартлатканны видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Газзәдә мәчетне шартлатканны видеога төшергәннәр
Фото: видеодан скриншот

Палестинада көчле сугыш хәрәкәтләре дәвам итә.

Израиль армиясе һөҗүмнәре аркасында, Газа секторында 7 октябрьдән бирле 13 300 кеше һәлак булган, тагын 31 мең кеше яраланган. Бу хакта Газа хакимияте үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза Төркиянең «Анадолгу» агентлыгы.

Корбаннар арасында 5 600 бала һәм 4 550 хатын-кыз бар.

Газзәне утка тоткан вакытта, 201 медицина хезмәткәре һәм 60 журналист һәлак булган.

6500 кеше (монда хәрабәләр астында калучылар да керә) хәбәрсез югалган булып санала. Аларның 4400дән күбрәге – балалар һәм хатын-кызлар.

Хәзерге вакытта Газада 98 хакимият бинасы һәм 266 мәктәп Израиль армиясе һөҗүменә дучар булган. 66 мәктәп эшләми.

Израиль 68 солдаты һәлак булганы хакында хәбәр итте.

Соңгы мәртәбә һөҗүмгә дучар булган белем бирү оешмалары арасында Нусайратадагы Малайзия мәктәбе, Газаның төньягындагы Кувейт мәктәбе һәм Аль-Бурайджададагы БАПОР мәктәбе дә бар.

Израиль гаскәрләре утка тоткан 170 мәчетнең 83е тулысынча җимерелеп беткән.

Мессенджерларда мәчет шартлатылган видео таралды.

Израиль армиясе – ЦАХАЛ тараткан видеоларда Газзәдә кварталлап шартлатканнары күренә.

Шул ук вакытта, Палетиснадагы сугыш вакытлыча тукталуы да ихтимал, дигән мәгълүмат чыкты.

Израиль һәм ХАМАС арасында тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр финишка якынлашты, килешү параметрлары соңрак билгеле булачак, дип әйтте Катарның Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Маджид аль-Ансари. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сөйләшүләр финишка якынлашты, әмма без, ахыргы килешүгә ирешмичә торып, нинди дә булса нечкәлекләрне әйтә алмыйбыз», – дигән ул.

Баштарак Газзә секторында идарә итә торган ХАМАС хәрәкәтенең политбюро башлыгы Исмаил Хания сөйләшүдәге алга китеш турында әйткән иде. Катар сөйләшү процессында арадашчы булып тора.

«Washington Post» газетасы мәгълүматларына караганда, тоткыннарны алмашу өчен, анклав эчендәге сугышларны 5 көнгә туктатып тору турында сүз бара.

Палестина-Израиль конфликты ике якның да территориаль мәнфәгатьләре белән бәйле һәм дистә еллар дәвамында төбәктә киеренкелеккә һәм хәрби бәрелешләргә сәбәп булып тора. БМО карары буенча, 1947 елда СССРның актив роле белән 2 дәүләт – Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү билгеләнә, әмма бары тик Израиль дәүләте генә барлыкка килә.

7 октябрь иртәсендә Газзә секторының ХАМАС хәрәкәте яһүдиләр дәүләтенә атыш ачып, илнең көньягында чик буе районнарына бәреп кергәч, яңа бәрелешләр башланды. Монда хәрбиләргә дә, гражданнарга да ут ачтылар, шулай ук әсирлеккә дә алдылар.

Моңа җавап итеп, Израильнең Оборона армиясе Газзә секторында «Тимер кылычлар» операциясен башлады. Һөҗүмнән соң берничә көн эчендә ЦАХАЛ чиктәге барлык торак пунктларны контрольгә алды һәм анклава территориясендәге объектларга, шул исәптән гражданлык объектларына да авиаһөҗүмнәр ясый башлады. Моннан тыш, Тель-Авив Газзәдә тулысынча блокада турында игълан итте: су, азык-төлек, электр, медикаментлар һәм ягулык бирү туктатылды.

Израильдә 1,4 мең кеше, шул исәптән, 20 россияле һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100