Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзәдә гарәп шагыйрәсе һәлак булган: «Дога гына юата, югыйсә хәлләр тоташ яра гына»

news_top_970_100
Газзәдә гарәп шагыйрәсе һәлак булган: «Дога гына юата, югыйсә хәлләр тоташ яра гына»
Фото: социаль челтәрләрдән

Газзәдә гарәп шагыйрәсе, язучысы Һиба Кәмаль әбу Нада һәлак булган.

Язучы, шагыйрәнең үлеме турында сәясәтче Абдулһади Алиҗла хәбәр иткән. «Зур хәсрәт белән, Газзәнең иң талантлы язучыларының берсе Һиба әбу Наданың һәлак булуы турында хәбәр итәбез. Ул кичә генә: «Әгәр без үлсәк, белегез – без нык, безнең исемнән безнең Гаделлек кешеләре булуыбызны хәбәр итегез», – дип язып калдырды», дигән ул.

Һиба Газзәне утка тотканда бомба шартлаганнан үлгән.

Социаль челтәрләрдә аның соңгы шигырьләренең берсе тарала. «Газзәдә төннәр кара, тик утка тотканда гына якты. Газзәдә төннәр тыныч, тик бомбалар шартлаганда тавышлы. Дога гына юата, югыйсә хәлләр тоташ яра гына. Шаһитлар җаны нурлы, югыйсә тоташ кара мәлләр», – дип тәрҗемә итәләр аның шигырен.

Шагыйрә 1991 елда Согуд Гарәбстанындагы Палестина качаклары гаиләсендә туган. Туган ягы Газзәгә кайтып, биохимик булырга укыган һәм туклану өлкәсендә магистрлык яклаган.

2017 елда, «Үлмәгәннәр өчен кислород» романы өчен, ул Шарҗи премиясен алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100