Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзә секторында конфликт башланганнан бирле күпме кеше һәлак булуын әйттеләр

news_top_970_100

Октябрь башыннан бирле Газзә секторында Израиль һөҗүмнәреннән һәлак булган палестиналылар саны 22 меңнән артып китте. Соңгы тәүлектә генә дә 207 кеше үлгән. Бу хакта Палестинаның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Газзә секторында Израиль һөҗүмнәреннән һәлак булучылар саны 22 185, ә яраланучылар – 57 035 булды. Соңгы 24 сәгать эчендә генә дә Израиль оккупациясе 15 тапкыр массакүләм кеше үтерде, нәтиҗәдә 207 кеше һәлак булды һәм 338 кеше яраланды», – диелә министрлык хәбәрендә.

7 октябрьдә Израиль Газзә секторыннан ХАМАС Палестина хәрәкәте игълан иткән «Потоп Аль-Аксы» операциясе кысаларында масштабы буенча моңарчы күрелмәгән ракета һөҗүменә дучар булды.

Шуннан соң, оешма хәрбиләре Израильнең көньягындагы чик буе районнарына үтеп керде, хәрбиләргә дә, гражданнарга да ут ачты, шулай ук 200дән күбрәк тоткын алды. Соңгы мәгълүматлар буенча, Израильдә якынча 1,2 мең һәлак булган, боларга гражданнар да, солдатлар да, чит ил гражданнары һәм эшчеләр керә. Шулай ук 5 меңнән күбрәк кеше зыян күргән.

Израиль оборонасы, җавап итеп, Газзә секторындагы ХАМАСка каршы «Тимер кылычлар» операциясен башлады. Берничә көн эчендә Израиль хәрбиләре Газзә белән чиктәге барлык торак пунктларны контрольгә алды һәм сектор территориясендәге объектларга, шул исәптән гражданлык объектларына да авиация һөҗүме ясый башлады. Шулай ук Израиль Газзә секторының тулысынча камалышта калуын игълан итте: су, азык-төлек, электр, медикаментлар, ягулык бирү туктатылган.

Октябрь ахырында монда Израиль операциясенең җир өсте фазасы башланды. Газзә шәһәрен Израильнең коры җир гаскәрләре камап алды, ә анклав көньяк һәм төньяк өлешләргә бүленде.

ХАМАС раслаганча, Газзә секторында якынча 200-250 әсир бар. Тынычлык килешүе төгәлләнгәч, Израиль хакимиятләре ХАМАСта Израильнең 126 һәм 11 чит ил кешесенең тоткынлыкта булуын, 110 әсирнең азат ителгәнен хәбәр итте.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы ике якны да сугыш хәрәкәтләрен туктатырга өндәде. Россия Президенты Владимир Путин позициясе буенча, Якын Көнчыгыш конфликтын җайга салу бары тик БМОның Иминлек Советы раслаган «ике дәүләт» формуласы буенча гына мөмкин. Бу формула 1967 елгы чикләрдә, башкаласы Көнчыгыш Иерусалимда булган бәйсез Палестина дәүләтен булдыруны күздә тота.

Ике якның территориаль мәнфәгатьләренә бәйле Палестина – Израиль конфликты дистә еллар буена төбәктә киеренкелеккә һәм хәрби бәрелешләргә сәбәп булып тора. СССРның актив катнашы белән 1947 елда БМО карары нигезендә ике дәүләт – Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү билгеләнә, әмма бары тик Израиль генә төзелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100