Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газраил нинди кыяфәттә булачак?

news_top_970_100
Газраил нинди кыяфәттә булачак?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында Газраил нинди сурәттә булачагын язалар.

Газраил галәйһиссәлам кеше янына нинди кыяфәттә киләчәк?

Моның турында Имам Газәлинең «Кәшфүл кулүб» китабында бер риваять китерелә.

Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәлам үлем фәрештәсеннән: «Миңа үлүчеләрнең җаннарын алырга килгәндә нинди кыяфәттә булуыңны күрсәтә аласыңмы?» – дип сорый.

Газраил галәйһиссәлам: «Син моны күтәрә алмассың», – дип җавап бирә. Ибраһим галәйһиссәлам үтенеп сорагач, Газраил: «Миннән йөзеңне бор», – ди. Фәрештәгә кире борылганда, Ибраһим галәйһиссәлам куркуыннан аңын югалта, чөнки Газраил сасы исле, чәчләре тузып беткән, кара киемнәргә киенгән, авыз-борыныннан ут һәм кара төтен чыгып торган кап-кара кеше кыяфәтендә була.

Аңына килгәч, пәйгамбәр: «Ий, Газраил! Син имансыз кешегә үлем сәгатендә мондый кыяфәттә килсәң, аның өчен бу да җитәрлек булыр», – дип әйтә. Аннан соң ул фәрештәдән иманлы кешеләргә ничек күренәчәген сорый. Газраил: «Борылып тор», – дип әйтә. Ибраһим галәйһиссәлам кире борылганда, бик матур киемле, хуш исләр килеп торган чибәр яшь кеше рәвешендәге Газраилне күрә.

«Үлем сәгатендә мөэмин синнән кала башка берни күрмәсә дә, аңа бу да җитәрлек булыр», – дип әйтә пәйгамбәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100