Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газпромбанк»ның вице-президенты хатынын, үсмер кызын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

news_top_970_100

Бүген Мәскәүдәге бер йортта өч кешелек гаилә, шул исәптән 13 яшьлек кызның мәетләре табылган. Хокук сакчылары һәлак булган кешеләрнең кем булуын тиз ачыклаган. 

Бу серле җинаятьнең корбаннары «Газпромбанк»ның вице-президенты Владислав Аваев, аның хатыны Елена һәм кызы Мария булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Владислав Аваев хатынын һәм кызын атып үтергән, соңыннан үз-үзенә кул салган, дип яза СтарХит басмасы. 

Аваевларның югалуы турында беренчеләрдән булып туганнары хәбәр итә, ул банкирга һәм аның хатынына шалтырата алмаган. Шуннан соң ул аларның Университет проспектындагы фатирларына килгән. Ханым әйберләр туздырылган бер бүлмәдә олыларның мәетен, ә икенче бүлмәдә  үсмер кызның мәетен таба.

Бу куркыныч җинаятьне Владислав Аваев хатыны һәм кызы йоклаган вакытта кылган.

Соңгы вакытта Владислав Аваев «РТ-карбон» компаниясен җитәкләгән шәхси шоферы сүзләренә караганда, ул җитәкчесенең үз-үзен тотышында сәерлекләр күрмәгән, Владислав Аваев күтәренке рухта булган.

Хәзер әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Владислав Аваев хатыны белән җылы мөнәсәбәтләрдә булмаган, хатынының шәхси шоферыннан бала көтүен белгән, Еленаның авырына биш ай чамасы булган.

Берара әлеге пар инвалид кызлары өчен дә судлашып йөргән булган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында Елена дәгъвалашудан баш тарткан. Күрәсең, ул вакытта ир белән хатын әлеге мәсьәләне тыныч юл белән хәл итә алган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100