Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газпром нефтехим Салават»ның элекке директоры Айрат Кәримов махсус операциягә киткән

news_top_970_100
«Газпром нефтехим Салават»ның элекке директоры Айрат Кәримов махсус операциягә киткән

«Газпром нефтехим Салават» компаниясенең элекке генераль директоры Айрат Кәримов Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә киткән. Килешү 1 елга төзелгән, дип хәбәр иткән РБК сайтына Айрат Кәримовның адвокаты Игорь Бушманов. Аның сүзләренчә, бу карар Кәримовка карата ачылган җинаять эшенә бәйле түгел.

«Бу – уйланылган карар, карала торган эшкә берничек тә бәйле түгел, минемчә, ул болай да аның файдасына чишелеп килә иде. Ягъни, бу – гражданлык сайлавы, уйланылган һәм үлчәнгән позиция, мин моны хөрмәт итәм. Суд аны кабул итте, эш буенча производствоны туктатты», – дигән адвокат Бушманов.

Суд производствосы Кәримов махсус операциядә булган вакытка туктатыла. Ул кире кайткан, яраланган яки дәүләт бүләге алган очракта, суд производствоны яңартырга һәм аны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә хокуклы.

Игорь Бушманов Айрат Кәримовның армиядә хезмәт иткәнен һәм хәрби белгечлеге булуын да әйткән.

«Сәламәтлеге мөмкинлек бирүгә үк ул килешү төзеде, ул авырудан дәваланды, саулыгы әзме-күпме яхшыргач, килешү төзеде», – дигән адвокат.

«РБК Уфа» язганча, Айрат Кәримовны 2023 елның апрелендә тоткарладылар. Тикшерү Кәримовка белдерелгән гаепләүләрне әйтми. Җирле матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, монда «Газпром нефтехим Салават» компаниясенең «Агыйдел» ял базасына караган кунак йортларын үзләштерү турында сүз бара. Баштарак Кәримовның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, өй аресты вакытында Кәримовның счетларыннан 48 млн сум алганнар, урлау турында җинаять эше ачыла.

Айрат Кәримов «Газпром нефтехим Салават» компаниясен 2016-2021 елларда җитәкләде. Шулай ук ул төбәк парламенты депутаты булды, тик, 2022 ел башында, гаилә хәле буенча, үз вәкаләтләрен туктатты. Контрагентларны тикшерү буенча «Rusprofile» сервисы мәгълүматларына караганда, 2022 елның көзеннән бирле Кәримов – Уфадагы «Стэк-Центр» хуҗаларының берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100