Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге табиб-стоматологы Айсинә Сафиуллина, газлы татлы эчемлекләр ашказанына гына түгел, тешләргә дә зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында язылган.
Аның сүзләренчә, газлы эчемлекләр куллану теш эмале бозылуга китерә: анда ярыклар барлыкка килә, эрозия башлана, тешләрнең сизгерлеге арта.
Углекислый газның зур концентрациясе эмальне җимерә, пациентлар салкын, кайнар яки әче ризык ашаганда авырту сизә башлыйлар.
Моннан тыш, еш кына нәкъ менә газлы эчемлекләр кариеска сәбәп була: шикәр – төрле микроорганизмнар өчен бик яхшы ризык. Бу ризык белән тукланып, бактерияләр актив үрчи башлый һәм теш өслеген җимерүче кислота бүлеп чыгара.
Газлы эчемлекләр составына кергән төрле буяулар тагын бер куркыныч тудыра. Алар эмальне кирәкмәгән төскә буярга сәләтле. Моннан тыш, теш пломбалары да төсен үзгәртә ала.
Түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк:
- Газлы эчемлекләрне минимумга кадәр киметү;
- Эчемлекләрне көпшә белән эчү яхшырак. Бу – эмальнең продуктның зарарлы составы белән контактын киметәчәк;
- Газлы эчемлекләрдән соң, авызыгызны гади чиста су белән чайкарга киңәш ителә;
- Газлы эчемлекләр эчкәннән соң тешләрне чистартырга ярамый. Щетка һәм ышку зарарлы компонентларга эмальгә үтеп керергә ярдәм итәчәк;
- Составында фтор булган теш чайкау чараларын һәм теш пасталарын сайларга киңәш ителә.
Өстәмә рәвештә, даими, һәр 6 ай саен, профессиональ гигиена чистартуын үткәрергә кирәк. Процедура эмальне ныгытуга, ташлардан һәм бактерияләрдән котылуга ярдәм итә.