«Газиз, яраткан улын...» – Блогер Рәмис Гыйльметдиновны әнисе «кара исемлек»кә керткән
«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов иң актуаль темаларның берсен кузгаткан. Өлкән яшьтәге ата-ананың балаларына телефонны көйләтүләре турында сөйли ул.
«Әни бүген бездә кунакта. Янында баласы, оныгы булса, ул телефонын тоттырып куя. «Улым яки кызым, телефонның тавышы килми, ачып бир әле, шрифты зур яки кечкенә, көйлә әле», – ди.
Хәзер телефонын көйләдем дә, тикшерер өчен, үземнекеннән шалтыратам. «Бу абонент сезнең белән сөйләшә алмый», – диләр. «Әни, акчаң юкмы әллә?» – дип сорыйм. «Бар», – ди. Икенче симкасына шалтыратам – шул ук хәл. Хатынныкыннан шалтыратам, гудок бара. Карасам, әни мине «кара исемлек»кә тыгып куйган. Газиз улын, яраткан улын…
– Әни ник мине блокировкаладың? Син мине яратмыйсыңмы әле? – дим. Аның күзләре шар, аптырый. Ә мин, авылда тотмый, шуңа сөйләшеп булмый, дип йөрим. Әнигә бераз үпкәләдем инде. Аннары әни үзенең бер номерын да «кара исемлек»кә тыккан. Шул ялгыш баскан инде. Хәзер инде үпкәләмәсәң дә була», – дип сөйли ул, уенын-чынын кушып.