Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Газинур Морат: “Менингит белән хастаханәдә ятканнан соң шигырь язу сәләте ачылды”

news_top_970_100
Шагыйрь Газинур Морат: “Менингит белән хастаханәдә ятканнан соң шигырь язу сәләте ачылды”
Зәринә Закирова

Газинур абый, күптән түгел сезнең “Көзге учак кузлары”  дигән яңа китабыгыз чыкты. Ни өчен шундый исем бирергә булдыгыз? Бу китапта нинди шигырьләр тупланган?

Мин хәзерге вакытта гомернең көзенә кереп баручы кеше. Еш кына артка да борылып карыйм. “Көзге учак кузлары”, учак сунеп ятса да,аның кузлары әле пыскып тора дигәнне аңлата. Бу китапта минем яшь чакта иҗат иткән, дөньяга чыкмыйча калган шигырьләрем тупланган. 17 яшьтә, студент чагымда язган шигырьләр. Алар төрле: арасында сыйфатлысы да, азрак “пешеп бетмәгәне” дә бар. Бу шигырьләрнең бергә тупланып калулары мөһим дип уйладым да, менә шул көзге учакка охшаган шигырьләремне бастырырга булдым.

Газинур абый, ни өчен соңгы вакытта кыска шигырьләр яза башладыгыз?

Кыска күләмле шигырьләргә мин электән үк гашыйк. Безнең поэзиядә аларның матур традициясе бар. Дәрдемәнд, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр искә төшә. Алар кыска шигырьнең классик үрнәкләрен биргәннәр. Бөтен кеше дә кыска итеп яза алмый. Монда осталык һәм фикер йөртүнең кыскалыкка омтылуы кирәктер. Хәзер социаль челтәрләрдә утыра башладым. Анда дүрт юллык шигырьләр генә куям, чөнки беләм: азрак кына озынайды икән, халык аны укып тормый. Озынны узем дә укып тормыйм, лайк кына куеп китә алам. Ә менә дүрт юл укыла. Кыска шигырьләрне байтак яздым инде. Кеше күрмәгәндә блокнотыма язып утырам да аннары социаль челтәрләргә куям.

Фейсбукта бик кызык әйтемнәр куясыз, Газинур абый. Шулар турында берничә сорау бирәсе килә:  “Сакаллы сабыйларның дошманы булмый”, - дип язгансыз. Бу нәрсәне аңлата һәм кемгә багышлана?

Дөресен әйткәндә, аны мин язмадым. Аны Ркаил Зәйдулла минем исемнән куйган. Әйтемнең тарихы шундый:  бергә иҗат итеп үскән дустыбыз, бездән дошман ясап,  “дошманнарым арасыннан дусларымны күрү белән шатланам” дип әйткән. Ркаил Зәйдулланың моңа ачуы чыкты һәм ул Фейсбукка шул әйтемне чыгарды.

Ркаил Зайдулланың сезнең исемнән куйганына сез каршы түгелме? Димәк, бөтен кеше Фейсбукта үз сүзләрен сезнеке итеп куя аламы?

Минем исемнән теләсә кем әйбер куя алмый.Ә Ркаилга мин үзем рөхсәт иттем. 

Ни өчен?

Беләсезме, мин инде 2-3 ел гыйбарәләр куеп барам, шулар белән Фейсбукта популяр булдым. Ркаил дә кызыгып киткәндер. Бу гыйбарәне чыгарыр алдыннан ул миңа: “Әйдә, синең исемеңнән генә куйыйм әле. Син инде монда популяр кеше. Ркаил Газинур белән ярышка чыккан, дип уйламасыннар”, - диде.

Сезгә ошамый торган әйбер язса нишлисез?

Куйганда ул аны бик нык чамалый, теләсә нәрсә куймый. Безнең фикерләребез дә бертөслерәк инде, 42 ел дус булып яшибез. Берсендә, ниндидер фикер язгач, мин әйткән дип түгел, ә Туктамыш әйткән дип  куйган. Миңа кыен була күрмәсен өчен. Ркаил мине әйбәт аңлый ул, ә мин аны. Зыян китерә торган әйтем язып куймас.

 Туктамыш Хан күптән үлгән бит инде.

Әйе инде, кызык итеп кенә язгандыр.

Бу шулай ук күп игътибар алган шигырегез. Әлеге юлларда нәрсә әйтергә теләдегез?

Монда чит илләргә халыкның басып керүе турында. Тарихтан беләбез: 1979 елда Әфганстанда сугыш булды. Анда 10 ел сугыштылар. Бу конфликт мәгънәсез тәмамланды. Күп кенә кешеләр һәлак булды.

 “Россиядә Камилә кебек камил булырга ярамый”, - дип язгансыз, Газинур абый. Камилә Вәлиева белән булган конфликтка карата фикерегезне белдерүме бу?

Әйе. 15 яшьлек сабыйга бөтен дөнья каршы килде, зур җәнҗал чыкты. Ул бит гениаль бала. Аңа кадәр әле бозда шундый авыр элементларны ясаган кеше юк иде. Бу тарихта калачак. Нинди генә җәнҗал булмасын, Камилә Вәлиева - барыбер олимпиаданың иң зур җиңүчесе. Ул биегәнне мин елап карадым. Бөтен халык шулайдыр, чөнки аны яраталар, аның чыгышын көтеп торалар.

Газинур абый, сез күп еллар иҗат итәсез. Тормышыгызда иҗади кризис булганы бармы?

Дөресен әйткәндә, андый чаклар өлкәнәя барган саен ешрак була. Иҗади кризис булырга да тиештер, ул күпмедер дәрәҗәдә яңача язып китәр өчен этәргеч бирә. Ходайдан язарга рөхсәт бирелде икән, ул синең яшәү рәвешең була. Тик бер шагыйрь дә өзлексез язып утырмыйдыр, илһам бертуктаусыз килеп тора алмый. Яши-яши, илһамны чакырып китерергә дә өйрәнәсең. Чакырып тормасаң, киләм, дип ашкынмый.

“Язарга Ходайдан рөхсәт бирелгән”, - дидегез. Сезнеңчә, язучы булып туарга кирәкме яки бу һөнәргә өйрәнеп буламы?

Язучыларга, шагыйрьләргә язу сәләте тумыштан бирелә дип уйлыйм. Ләкин бу минем очрак түгел. Мин кечерәк чагымда шигырь белән гел дус түгел идем. Мәктәптә шигырь ятларга бирсәләр дә яратмадым, ятларга хәтерем юк иде.

12 яшьләрдә мин бик каты менингит белән авырдым. Яшәү белән үлем арасында тарткалаштым. Шул чирдән соң баш мие үзеннән-үзе шигырьгә борылып китте. Хастаханәдән чыккач, шигырьләр укыйсы, язасы килә башлады. Бу бик сәер кебек тоела, ләкин чыннан да шулай.

Газинур абый, иң беренче мәкаләгез яки шигырегез кайчан басылып чыкты?

Беренче курста укыганда ук “Казан утлары” журналында мәкаләм чыкты. Ул Рәдиф Гатауллинның китабына рецензия иде. Шулай итеп, мине күреп алдылар. Мин бик иртә шагыйрьләр, язучылар белән аралашып киттем. 4 нче курсны бетергәндә, шул ук журналда беренче шигырьләр циклым басылды. Ул вакытта “Казан утлары” нда шигырьләрең басылу ул инде шагыйрь булуга беренче гариза бирү дип санала иде. 1981 елда Татарстан китап нәшриятында беренче китабым чыкты. Китапның исеме - “Җир хәтере”. Миңа 25 яшь булгандыр.

Сез яшь язучыларның иҗатын күзәтеп барасызмы? Кемнәр ошый?

2002 елда “Иделем акчарлагы” дигән әдәби конкурс башланды. Ул яшь иҗатчылар өчен. Шул конкурста мин 20 ел жюри рәисе булдым. Анда яшьләр иҗаты белән танышырга туры килде.

Шуңа күрә аларның күбесен танып беләм. Мәсәлән, Рүзәл Мөхәмәтшин - чын, өлгергән язучы, Рөстәм Галиуллин “Казан утлары” мөхәррире һ.б. Аларның күбесе Язучылар берлегендә тора. Кыскасы, үкчәгә басып килә торган егетләр, кызлар бар. Әгәр дә артыңнан яшьләр килмәсә, синең иҗат итүеңнең  мәгънәсе булмас иде.

Газинур абый, сез Язучылар берлегендә торасыз. Ул берлектә булуның әһәмияте нәрсәдә?

Элек аның мөмкинлекләре зур иде. Язучыларны фатирлы иттеләр, иҗат йортларына бушка юлламалар бирделәр. 20 көнгә барып, рәхәтләнеп иҗат итеп кайта идек.

Хәзер дә әһәмияте бар. Мәсәлән, иҗади конкурслар оештыру, язучыларның юбилейларын үткәрү - бу Язучылар берлегенең эше. Профессиональ союзда без торырга тиеш. Бөтенләй аерым йөрү килешми. Инде 1994 елдан бирле мин Язучылар берлегенең идарә әгзасы. Аллага шөкер, бергәләшеп яшибез.

Газинур абый, иң олы гонорарыгыз нинди китап өчен булды?

Ул китап 1991 елны чыкты. Кечкенә генә, юка тышлы. Аның өчен биргән акчага бер “Жигули” тия иде. Тик аннары 1992 елда акчалар бәясен югалтты. Шулай итеп, гонорар тиенгә калды.

Хәзерге заманга килсәк, каләм хакы символик  мәгънәгә генә ия. Татарстан китап нәшриятында түләү күпмедер дәрәҗәдә сакланса, газета, журналларда бик аз түлиләр. Язып кына дөнья алып барып булмый хәзер. Шуңа күрә гранд системасын уйлап таптылар. Язучыларның да бушка язып утырасылары килми, язу күңел эше булса да. Бу очракта нәрсә өчен язам соң дип депрессиягә бирелергә мөмкин.

Газинур абый, сез татар җырчыларын тыңлыйсызмы? Концертларда еш буласызмы?

Концертларга йөрмим. Телевизорда да гел җырлап торалар. Мин, өлкән буын булганга күрә, яшьтән үк затлы җырчыларны тыңлап тәрбияләнгән кеше. Рәшит Вагапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Мөнирә Булатова - бу без тыңлаган җырчылар. Алар - югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Шуңа күрә хәзерге артистларны бик тыңлыйсы килми. Әлбәттә,алар арасында да профессионаллар бар, ләкин җырларның күбесе музыкаль таләпләргә туры килми торган, текстлары да бик беркатлы һәм вульгар.

 Артистларга җыр текстлары язганыгыз бармы?

Җыр белән артык дуслыгым юк. Композиторлар үзләре табып язсалар гына миңа. Күптән түгел минем сүзләргә язылган, Вадим Захаровның “Без яраткан ярлар” җыры чыкты. Клибы да бар. Матур җыр. Вадим Захаровның тавышы да шәп.

Аның өчен акча аласызмы?

Юк.

Язучы, шагыйрь булмасагыз, үзегезгә кайсы һөнәрне сайлар идегез?

Бәлки, укытучы булыр идем. Ниндидер җитәкчелек сыйфатлары миндә юк, мин йомшак кеше. Болай бер көн дә укытып караганым юк. Гомерем матбугатта үтте.

Хәзер блогерлар бик популяр. Менә сез дә блогер булып китә алыр идегезме?

Мин, дөресен әйткәндә, алай тормышыңны Интернетка куеп баруны сөймим. Үзем атнага бер Фейсбукка куям шигырьләремне. Подписчикларым 3 меңгә якын. Бер елда шуның кадәр җыелды.

Сез бит әле күптән түгел Инстаграмда да утыра башладыгыз? Нишләп анда аккаунт ачарга булдыгыз?

Күп кенә дусларым, танышларым анда утыра башлады. Мин дә үземне Инстаграмда танытырга булдым.

Тагын нинди социаль челтәрләрдә утырасыз?

Кайвакыт ютубка керәм. Анда Язучылар берлеге минем белән видеолар куя. Шуны кереп карыйм.

Газинур Васикъ улы Моратов — татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (2016), Муса Жәлил премиясе (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый премиясе исемендәге әдәби бүләге (2000) лауреаты.

Газинур Морат 1959 елның 18 августында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100