Газинур Фарукшин юлга чыкканда "Аятел-Көрси" догасын укый
Җырчы "Тәртип" радиосына биргән интервьюсында ерак юлларга еш йөрүен әйтте.
Кайчандыр бик популяр булган җырчы Газинур Фарукшин хәзер ерак араларга йөк ташу өлкәсендә эшчәнлек алып бара икән. Бу хакта ул бүген "Тәртип" радиосына биргән интервьюсында әйтте.
"Мин юлга чыкканда "Аятел-Көрси" догасын укыйм. "Аятел-Көрси"нең яртысын яттан беләм, шуны укыйм", - диде ул.
Тапшыруны алып баручы Ризәлә Исмәгыйлева Газинур Фарукшинга "Аятел-Көрси"не тулысынча укырга киңәш итте. "Без аның тулысын сезнең "электронка"га җибәрербез әле, өйрәнерсез", - диде Ризәлә.