news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Газинур Фарухшин “Керкәле таулары” җырын башкара

Газинур Фарухшин “Керкәле таулары” җыры башкара.

news_top
Газинур Фарухшин “Керкәле таулары” җырын башкара

"Керкәле таулары"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Илгиз Закиров көе


Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәленең чишмәләре
Ашыгып ага, челтерәп.
Челтерәп аксын чишмәләр,
Илгә иминлек теләп.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәле күперен чыккач,
Уңга киткән юллар бар;
Сезнең күңелдә ниләр бар? —
Бездә сагыш, моңнар бар.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар