Газинур Фәйзуллин дусларына кәләш эзли: «Машина-фатирлары бар, сөннәткә утыртылган»
Алып баручы Газинур Фәйзуллин үзенең сәхифәсен карап баручы күпсанлы кызлар арасыннан дусларына кәләш эзли. Ул социаль челтәрләргә шаян формада белдерү язып элгән.
«Энекәшләрнең туенда «гүләйт» итәсе килә. Акыллы, тыйнак, машиналары, квартиралары бар, сөннәткә утыртылган егетләр. Кызлар, тагын бер карагыз, зинһар өчен», – дигән ул.
Әлеге сүзләрне ул, дусларына төрттереп: «Мин әле җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел, миңа нибары 30 яшь кенә», – дигән рәсем өстенә язып куйган.