Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газинур Фәйзуллин төнге клубларда узучы татар дискотекалары турында: "Элек каты сугышалар иде..."

"Kuray mega dance" дискәтүгенең озак еллар буена алыштыргысыз алып баручысы Газинур Фәйзуллин эшеннән китә. Шул уңайдан бүген, ягъни 12 сентябрь көнне Казан төнге клубларының берсе Газинурны озату кичәсе оештыра. Мин эшли башлаган вакытта әлеге дискотека "Идел" клубында уза иде. Башта ике ел "Идел"дә, аннары биш ел "Luxor"да эшләдем. Барлыгы җиде елга якын татар дискотекасын алып бардым, җитәр, туктарга вакыт, - дип сөйләде Газинур "Интертат"ка.

news_top_970_100
Газинур Фәйзуллин төнге клубларда узучы татар дискотекалары турында: "Элек каты сугышалар иде..."

- Газинур, данлыклы курай дискотекасын башлап җибәргән иң тәҗрибәле алып баручы син буласың мени ул?

- Юк, мин икенче кеше. Әлеге дискотеканы беренче булып Гүзәл исемле кыз белән Динар Хөснетдинов алып бара башлаган иде. Ул вакытта Габдерәхим дә алып баргалады. Аннары мин килеп кушылдым. Без Гөлия исемле кыз белән бергә эшләдек.

- Габдрәхимнең "Акчарлак"та, ә Динар Хөснетдиновның Әлмәт шәһәренең драма театрында эшләгәнен беләбез. Теге кызлар кая соң хәзер?

- Үземә дә кызык булып китте. Кайда икән алар? Мөгаен, уңышлы гына кияүгә чыгып, бала тәрбияләп ята торганнардыр.

- Соңгы биш елда татар яшьләрендә нинди үзгәрешләр күзәттең?

- Сизелерлек үзгәрешләр бар. Татар дискотекаларына күбрәк авылдан шәһәргә килгән яшьләр йөри. Чагыштырып шуны әйтә алам, элек авыл яшьләре гади иде. Сөйләшүләренә карап кайсы районнан икәнен дә чамалап әйтә ала идем хәтта. Хәзер алай түгел, яшьләр үзара күбрәк урыс телендә аралашырга тырыша. Киенүләре дә үзгәрде, шәһәрчә...

- Дискотеканы нинди телдә алып барасыз?

- Чип-чиста татар телендә. Уеннар вакытында безгә урысча җавап бирсәләр, шул сүзне бөтен танцпол белән татарчага тәрҗемә иттерәбез.

- Татар дискотекаларында элеккеге кебек канга батып сугышучылар әле дә бармы?

- Хәзер бөтенләй сугышмыйлар дияргә була. Әйе шул, элек каты сугышалар иде...

- Нигә китәсең?

- Җитте, туктарга вакыт. Кырыкка кадәр дискотекада йөреп булмас...

- Урыныңа кем килә?

- Наил Нәбиуллин. Җырчы егет. Яшьләргә ул яхшы таныш, моңарчы да татар дискотекалары алып барганы бар иде. Өметле күренде, шуңа аны сайладык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100