Газимә әби шатлыгы (Зәмирә Сәмигуллина)
Ямь-яшел чирәмле капка төбенә, тәгәрмәчләрен шыгырдатып, «Шевроле Лачетти» кайтып туктады. Шәһәр депутаты авыл халкын кайгыртып, берәр мәсьәлә хәл итәргә кайткан дигән уй йөгереп узды күңелдән. Танымый торам, күршем Рәйхан икән...
Кулына бәхет кошы тоттырганнармыни?! Сабый бала күкрәк сөте имгәндәге кебек ихласлык, шатлык, әйтеп аңлата торган түгел. Күптәннән җыенды дип беләм шушы марканы алырга. Хатыны да зарлангалап алды кайчак. «Кечкенә малайның мәктәпкә кияренә курткасы кыскарган, абыйсыннан калганны кия. Машина алам дип тәмам җенләнде, бар эшләгән акчасын шуңа җыя. Ничә генә үгез үстереп саттык, алар да кассага күчте. Ярамаганмы инде «тугызлы“да йөрергә», — ди.
Тиз арада гына күрше-күлән җыелды. Кайсы бәясе белән кызыксына, кайсы шатлыгын уртаклаша. Көнләшүләрен сиздермәскә тырышып, күзләрен елтыратып торучысы да юк түгел. Көнчелек яман нәрсә бит ул. Хәтта аның исе дә бар кебек. Никадәр генә яшерергә тырышма, хөсетле кешене бу очракта күзләре, йөз-кыяфәте, карашлары «сата».
Ул арада ялкын кебек җитезлек белән югары оч Газимә апа килеп чыкты. Рәйханның шатлыгында аның эше юк. Сизелеп тора: нидер эзли бу.
Газимә апа, ни эзлисең каударланып?
Вәсилә авырлы иде, күздән югалганына бер сәгать үтте. Һаман күренми, инеш буенда бәбәйләп ятмасын тагын дип эзли чыктым.
Аптырашта калдым: моңа кадәр зиһене сынатмаган әби нишләгән?
Җитмеш сигез яшенә җиткән бу карчык гомере буе ялгыз яшәде. Аның насыйп ярын әллә сугыш, әллә көндәш урлаган, белмим. Тик кыз-әби булып гомер кичерде ул. Үзе бик тә игелекле булганга, күрәсең, күршеләре, авылдашлары да гел ярдәм итеп яши. Ике күршесе дә чиратлашып чәйгә, мунчага дәшәләр. Аның ишегалдыннан бала-чага да өзелми. Кибеттән сатып алган кәнфит-прәннеген дә өенә кайтып җиткәнче, юлда очраган балаларга өләшеп бетерә иде кайчак. Авылдашларының һәммәсен туганым дип якын итте. Яз җитсә, яшел чирәм өстендә үрдәк бәбкәләре, каз бибиләре пипелди. Сап-сары йомгак булып, чебиләре йөгерешә.
Тик менә кызым бәбәйлисе иде дигәне генә шиккә калдырды. Авылның матур, зиһенле әбисенең әллә акылы авышканмы? Моны хәтта уйларга да куркыныч.
Нинди кыз ул, ерактан туганың кайткан идеме әллә Газимә апа?
Туганнарым шушы авылда гына минем, каян кайтсыннар. Песиемнең исеме шундый — Вәсилә. Тагын бәби алып кайтырга йөри. Балалары суга төшеп ятмасынга эзли чыктым.
Күзләремә яшьләр килде. Никадәр мәрхәмәт, кайгыртучанлык! Газимә апаның борчуы зур иде, озак тоткарланып тормады, юлын дәвам итте. «Пес-пес-пес-пес» дип песәй чакыруы гына ишетелеп калды. Күршегә кайткан шәһәр кызы Кәринә бу әбекәйнең песиенә Василиса дип кушкан. Әбинең теле әйләнмәгәч, безнеңчә, татарчалап Вәсилә дияргә гадәтләнгән.
Күршенең яңа машина алу шатлыгын уртаклашып, аңа имин юллар тели-тели таралыштык. Өй алды ишеген ачуга әнинең бәрәңге пәрәмәче исе борыннарны кытыклады. Өстәл өстендә сап-сары дучмаклар күреп, авыз сулары килде. Кулларымны юып, дучмакка гына үрелгән идем, әни:
Кызым, дучмак суынганчы тиз генә Газимә апаңа илтеп кайт әле, җомга көнне савабы да күп булыр.
И, әни, аның дучмак ашарга вакыты юк әле, тар урамнарны киң итеп песиен эзли, — дим барасы килмичә. Үземнең дә кайнар килеш дучмак ашыйсы килә бит.
Кайткандыр инде, бар әйдә, бар, күбрәк итеп ал да, үзең дә шунда ашарсың бер дә булмаса. Ризык әзерләгәч, табынга үзең генә утыруны хупламаган Аллаһ Тәгалә. Ялгызың гына ашасаң, яныңа шайтан килер, ди. Өеңдә кешең юк икән, урамга чыгып үтеп баручыны алып кер, ди торган иде әбиләр. Хәзер әтиең, абыең да кайтыр, мин алар белән чәйләрмен. Газимә апа болай да ялгыз, син бар аның белән чәйләп кайт.
Әнинең шушы сүзен ишетүгә тәлинкәгә салынган дучмакларны ашъяулык белән каплап төйнәдем дә очтым гына. Юлны кыска тоттым: инеш аша үтәргә салынган ташларны сикереп кенә үттем дә, тыкырыккка кердем. Күземә күренәме дип торам, песиен кочаклап Газимә апа менеп бара. Үзе бертуктаусыз сөйләшә:
Әйдә кызым, әйдә, түз, урамда бәбәйлиләрмени, өйгә кайт.
Газимә апа, кайда иде песиең? — дим, шатлыгын уртаклашып.
Мескенкәем, инеш буендагы таллар арасында адашып калган, — ди еламсырап.
Кая үзем күтәреп кайтыйм, сиңа авыр бит, арыгансыңдыр да.
Юк, юк, чит кешене яратмый ул, әйдә син капканы гына ачарсың.
Зәңгәр капкасын киң ачып, зур эш башкаргандай ухылдап кайтып кердек без. Кәгазь тартмага йомшак киезләр салып, песине бәбәйләүгә әзерләдек. Чәй кайнатып, табын артына утырганчы, дучмаклар суына төшкән иде инде. Тик аның каравы күңелдә, йөрәктә җылылык, канәгатьләнү һәм тынычлык хисе. Иң мөһиме — Вәсилә өйдә!
Бу ана песиеннән тыш, ишегалдында тагын дүрт песие бар аның. Аларның һәркайсын хәсиятләп, пөхтәләп тәрбияли, ашата-эчертә.
Өйгә кайту нияте белән капканы гына ачкан идем, урам уртасыннан, тузаннар туздырып, Рәйхан абый узып китте. Шатлыгы урамга сибелгән, тәгәрмәчләре дә җиргә тими. Бүгенге көн шуның белән тәмамланды.
Бер атна узгач, әбинең дә, песинең дә хәлен белим әле дип, тагын киттем. Мин кергәндә бер көтү бала-чага бакча артында кайнаша иде. Араларында Газимә апа да бар. Баксаң, теге песи өч бәбәй китергән дә, шуның берсе саусыз туган, күрәсең, яши алмаган. Песи җанлы әби күрше кызлары белән шуны җирли. Догалар укый-укый, рәнҗеп китмә дия-дия чокырга үлгән песиен төшерде. Аның өстенә таяклар куйдылар. Үзләренчә ләхет алудыр инде бу, дип гаҗәпләнеп карап тордым. Бер уйлаганда әбинең бу кыланмышы юләрлек, сәерлек. Әмма сәерлектә дә мәгънә бар. Тере җан иясенә карата кайгырту хисе тудыра ул балалар күңелендә. Әби тәмам хәсрәткә баткан. Әллә әбине, әллә песине кызганып, балалар да моңсуланган.
Безнең моңсулыкны капка төбенә килеп туктаган дәү машина бүлде. Һич ияләнеп булмый чит илнең шул тимер әрҗәсенә, карасак, әлеге дә баягы Рәйхан. Бу араларда минем тормышымдагы вакыйгалар гел шушы ике кеше арасында бара кебек тоелды. Күршем Газимә апага хәер-сәдака китергән.
Өр-яңа машина алып кайттым, әбекәй, юлларда исән-имин йөрсенгә дога кылырсың, яме, — дип күчтәнәч салынган пакетын әбигә тоттырды ул.
Безгә дә кирәк иде бит песи баласы, кечкенә малай сорап аптырата инде, Газимә апа. Әллә берсен алып китимме?
Белмим шул, – диде песи хуҗасы тиз генә төгәл фикергә килә алмыйча.
Әйдә, аны озак уйлыйсың юк, сыер сатмыйсың бит, ышанычсыз кулларга бирмисең, моның кадәр мәче белән нишләргә уйлыйсың?
Ал инде, алайса, ал. Тик, кара аны, кадерсезләп йөртмә.
Рәйхан песи балаларының кызмы, малаймы икәнлеген бер күз төшерүдә билгеләде дә, кара муенлы йомшаккайны дәү кулына сак кына салып, кайтыр юлга кузгалды. Мин дә аңа ияреп, өйгә кайттым.
Икенче көнне әни ипи алырга кибеткә җибәрде. Кибеткә килеп керүемә, идәнгә куелган зур үлчәүгә сеткасын салып утырган Газимә апага күзем төште. Моның кадәр боек, моңсуланган чагын күргәнем юк иде. Авырый микән әллә, дигән шом йөгерде күңелдән.
Берәр хәсрәтең юктыр бит? Ни булды, авырыйсыңмы әллә?
Юк, диясе килде аның, тик пышылдап чыккан сүзе, яшьле күзен сөртергә үрелгән ябык кулларына капланып калды. Баш чайкауыннан гына юк, дияргә теләгәне аңлашылды.
Песи баласы ни хәлдә икән, ач ята торгандыр инде, ник биреп җибәрдем икән дип үкенәм. Миңа рәнҗемәде микән?
Имәндә икән чикләвек! Кемнең хәсрәте нәрсәдә? Менә ник моңсулана икән ул? Мин юатырга дип авызымны ачарга да өлгермәдем, елап ук җибәрде.
Ашарына сорап мияуласа ачуланырлар, кыйнарлар, тышка чыгарып куярлар инде үзен.
Тәртипле гаиләдә бит ул, Газимә апа, елама әле. Рәйханның малайлары бик акыллы аның, песиеңне дә ярата.
Әбекәйнең йөзенә алсулык йөгерде. Куллары белән капланган йөзен ачты. Дөньялыкта һәркемнең үз шатлыгы, үзенчә бәхете шул. Рәйхан әнә «Лачетти”ында оча. Газимә апа Василисасы турында җылы сүз ишеткәнгә куана.
Чынлап, күрдеңме әллә йомшаккаемны?
Күрдем, күрдем. Алдындагы тәлинкәсеннән җылы сөте өзелми, йомшак, пөхтә урында гына йоклаталар, тышка чыгарга аерым урын әзерләгәннәр, бер дә борчылма, әби, — дидем. Хәтта үз хәйләмә үзем ышанып куйдым. Песи баласын Рәйханнарда бер тапкыр да күргәнем булмаса да, әбинең күңеле тынычлансынга әйттем бу сүзләрне. Һәм аларда начар шартларда яшәмәгәнен дә белә идем.
Шул вакытта ике ел элек әни белән күрше апасының сөйләшкәне искә төште.
«Сәлимәм күрше авыл Нургали малаена кияүгә китте бит, Гөлчирә. Бала — бәгырь кисәге. Кагып-сугып йөртмәсәләр ярар иде. Үзәкләрем өзелә шул баланы уйлап. Каенатасы бик коры кеше, юктан да гаеп табып, баламны рәнҗетмәсме? Ире салып кайтып, урамга куып чыгармасмы?»
«Борчылма, күрше, яхшыга юрыйк әле, бик әйбәт яшәп китәрләр».
Кемнең хәсрәте нәрсәдә икән бит?! Берәүләр песи баласы өчен саргая, икенчеләр газиз баласы өчен кайгыра. Газимә апа тәмам сары сагышка бирелде, йомшагын уйлап. Түзмәде, кибеттән миңа ияреп, Рәйханнарга кайтты. Песи баласын карарга икәү бергә кердек. Минем хәйләле юрау дөрес килде. Василисаның кызы чыннан да дәрәҗәле урында, кадер-хөрмәттә яши иде. Тегесе дә таныган кебек, күзләрен мөлдерәтеп әбисенә карады. Бик сөенеп кайтып китте Газимә апа. Әмма бу шатлык озакка бармады, кадерлесен юксыну хисләре тагын бөтереп алды үзен.
Хәсрәтен уртаклашыйм, хәленә керим дип янына еш барырга тырыштым. Кара болыт яңгырыннан куркып йөгереп килеп кердем бер көнне. Баскыч төбендә утырган әбине күреп чак егылмадым. Тәмам кечерәйгән, бетәшкән әби. Яшенле яңгыр болытыннан да куркынычрак тоелды. Эшләр болайга китсә хәрап, әбинең акылдан җиңеләячәген уйлап, шыпырт кына кесә телефонымнан Рәйхан абыйга шалтыраттым.
«Монда эшләр хәрап, тиз арада песи баласын китер», — димәкче идем. Хыялым чынга ашмады. Телефонның теге башында «Абонет временно не доступен» дигән җавап ишетелде. Нишләргә? Әбине бу кайгысыннан ничек йолырга, дип уйларга өлгермәдем, капка төбенә Рәйханның «Шевроле Лачетти»е килеп туктады.
Елак песи булды ла бу, Газимә апа, үзеңдә яшәсен. Төн йокыларымны йоклатмады мияулап, — дип сөйләнә-сөйләнә ,песи баласын күтәреп, капкадан Рәйхан килеп керде. Газимә әбинең бу вакыттагы шатлыгыннан кап-кара болытлар да таралды.