Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газетаның баш редакторын үтерүчеләрне 21 ел узгач тапканнар, мәете әле дә юк

news_top_970_100

Курганда «Курганские вести» газетасының баш редакторы Владимир Кирсановны үтерүчеләрне 21 елдан соң тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты яза.

Кирсанов 21 ел элек хәбәрсез югала. Хокук саклаучылар әле хәзер генә бу эшнең очына чыга башлаган.

«КП-Челябинск» белешмәсе буенча, үтерүчеләрне ачыклаганнар, хәзер эшне Тикшерү комитеты карый. Ләкин ведомство өстәмә мәгълүмат бирми. Үтерүчеләр берничә булуы билгеле, Кирсановның мәете әле дә табылмаган.

2001 елның 17 маенда Владимир Кирсанов эшкә барырга дип өеннән чыгып китә һәм югала. Аның машинасын редакция янында табалар, документлары Тубыл елгасы буенда була. Берничә көннән прокуратура «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Ләкин ярты ел узгач «гаепләнүче сыйфатында җаваплылыкка тартылачак шәхес ачыкланмау сәбәпле» җинаять эше ябыла.

Шуннан соң тикшерүне берничә тапкыр кабат башлыйлар һәм туктаталар. Эш бары тик 2022 елда гына урыннан кузгала башлый, диелә хәбәрдә.

Күпләр Кирсановның югалуын аның позициясе белән бәйли, баш редактор булган чакта ул өлкә башлыгына каршы чыгышлар ясаган, дип яза «КП».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100