«Газетага йолдызнамәне үзем яза идем» - йолдызнамә «тудыручылар» һәм аңа ышанучылар
Йолдызнамәләр ничек языла? Ни өчен кешеләр төрле гороскопларга ышана? «Интертат» шул темага сораштыру уздырды.
- Йолдызнамә — ул билгеле бер вакыт кысаларында күктәге планета һәм җисемнәрнең билгеле тәртиптә урнашуы, ягъни кешенең кайсы йолдызлык астында туганына карап, астрология буенча язмышны алдан билгеләү. Киләчәкне юрау өчен беренче йолдызнамәләрне Месопотамиядә безнең эрага кадәр V гасырда ук төзегәннәр. Әлбәттә, фән күзлегеннән чыгып караганда, йолдызнамә ялган фән булып тора. Ничек кенә булмасын, әле дә кайбер кешеләр йолдызнамәләргә ышана.
Берничә еллар элек һәр газетадагы диярлек иң популяр сәхифә — йолдызнамә иде. Китап кибетләрендә гороскопларга багышланган тулы бер киштәләр бар иде… Хәтта җырлар да барлыкка килде: «Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз, кайсы йолдызлар астында йөргән юлларыгыз…»
Хәзер йолдызнамәләргә ышану ул дәрәҗәдә түгел инде. Әмма радио-телевидениедәге иртәнге тапшыруларның берсе дә йолдызнамәсез үтми. Кайбер газеталарда да гороскоплар сакланып калды әле. Алар көннең, атнаның нинди буласын һәр йолдызлык өчен әйтеп бирәләр. Күңелсез вакыйгалар турында да алдан җиткерәләр.
Һәр социаль челтәрдә үзенең «йолдызнамә» төркемнәре бар. Анда аларны миллионлаган кеше карап, кызыксынып бара. Интернет челтәрендә шундый төркемнең берсендә үзеңә туры килгән йолдызнамәне зур ташлама белән 299 сумга, бер елга ук сатып алып та була. Анда синең тормышыңны үзгәртү юллары да, үз мәхәббәтеңне табу ысуллары да күрсәтелгән. Алай гына да түгел, әлеге йолдызнамә ярдәмендә элек җибәрелгән хаталарны да төзәтеп булачагын вәгъдә итәләр. Комментарийларга күренгәнчә, кызыксынучылар шактый.
Һәр кешенең йолдызларга ышанган чагы буладыр, минемчә. Мәсәлән, яшь вакытта йолдызнамә уку безнең өчен бер гадәт иде. Хәтта күз атып йөргән кешеңнең йолдызлыгын белеп, үзеңнеке белән аныкын чагыштырып укудан да читтә калмадык. Аннары, йолдызнамә укуның иң төп кагыйдәсен дә онытырга ярамый. Яхшы булса, ышанасың, көтәсең, ә инде начар әйберләр язылса, барысы да үз кулыңда икәнен искә төшерәсең.
Йолдызнамәләргә ышанучы-ышанмаучылар һәм аларның авторлары белән дә сөйләштек.
«Беренче эш итеп кешенең туган көнен, йолдызлыгын белергә тырыша идем»
Шагыйрь Рәдиф Гаташ та астрологиягә ышана. «Ышанам, ник ышанмаска? Көн саен укып барырга вакыт тими хәзер. Хатын-кызның туган көнен белсәң, йолдызлар буенча ул сиңа килешмәсә, аның белән сөйләшеп тормаска да була. Туган көне, кайсы йолдызлык астында тууын белү-белмәү шагыйрьләр өчен шигъри бер фал. Мин аны шагыйрьләрчә кабул итәм. Элек бит андый йолдызнамә дигән нәрсәләр юк иде, мин кырык яшьләрдә булганда чыктымы икән ул.
Элегрәк кеше белән танышкан вакытта аның туган көнен, туган йолдызлыгы билгеләрен карый идем. Хәзер вакыт та юк, яшь тә башка һәм, гомумән, хәзер мине башка сораулар борчый», — ди шагыйрь.
Ландыш кечкенәдән үк йолдызнамәләргә ышанган. «Ни өчендер, мин аларга ышанудан бигрәк, һәр иртә тыңларга, укырга кирәк дип саный идем. Студент чагымда автобуста барганда ике ханымның үзара сөйләшүләрен ишетергә туры килде. „Йолдызнамәгә ниләр генә уйлап табасы булыр инде иртәгә?“ — дигән сүзләреннән соң ук күңелем кайтты. Хәзер аның ише әйберләрне укып вакытымны да уздырмыйм, читләтеп үтәм», — ди ул.
Казанда яшәүче Алинә Мифтахова да йолдызнамә укуны вакытны бушка уздыру дип саный. «Әгәр йолдызнамә сезгә бүгенге көнегез начар булачак ди икән, бер дә кайгырмагыз, башка берәр газетаныкын укыгыз яисә радиодан тыңлагыз», — ди ул көлеп. Аның фикеренчә, йолдызларга гына салынып ятарга ярамый.
Йолдызлар дөрес сөйлиме?
Кем өчендер уен гына булган әйберләр, берәүләр өчен тормыштагы шактый катлаулы сорауларга җавап табарга дә ярдәм итә. Бизнес-тренер Илмира Иванова андый очракта астрологка мөрәҗәгать итә.
«Йолдызнамәне мин күземә чалынганда гына укып барам. Мәсәлән, инстаграм лентасын карап барганда да килеп чыга ул. Ышанам, ышанмыйм дип уйлап утырганым булмады. Үткән айлардагы вакыйгалар белән чагыштырам да, йолдызларның сүзләре 100% чынга ашканын күрәм. Тулысынча туры килә бит.
Киләсе айдагы эшләремне планлаштырганда да мин астролог киңәшләрен истә тотып эшлим. Астрологтан махсус йолдызнамә төзәткәнем юк иде. Әле менә күптән түгел үзем генә җавап таба алмый торган катлаулы сорауларым бар иде. Астролог миңа бу мәсьәләләрне чишәргә булышты, барысы да уңай якка хәл ителде. Начар әйберләр язылган йолдызнамәне дә кабул итәм. Тик анысын тиз онытам. Чынга ашканмы, юкмы икәнен дә хәтерләмим», — ди Илмира.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина исә кайчандыр йолдызларга ышанган. «Көн саен йолдызнамә укып бармыйм. Шулай да йолдызларның безгә бераз тәэсире бардыр дип уйлыйм. Заманында ул әйбер белән үзем дә кызыксынып алган идем. Ул вакытта миңа күк җисемнәренең кешеләргә булган йогынтысы кызык иде. Аннары, туган йолдызлыклары белән бөтенләй туры килмәгән кешеләрнең дә бик матур гына яшәп ятуын күрәсең. Туры килүчеләр арасында талашып, юллары аерылып киткәннәре дә очрый. Боларны бары тик йолдызлар белән генә бәйләп, аның аша гына аңлатырга кирәкми. Аның бит тагын бик күп башка нечкәлекләре дә бар.
Кешенең психологиясе шундый бит аның. Ул җаваплылыкны үз өстенә алганчы, берәр йолдызга сылтап калдыруны хуп күрә. Кешеләргә шулай җиңелрәк, дөрес, бу йолдызнамәләргә генә кагылмый.
Хәзер бит һөнәре буенча астролог булган кешеләр дә бар. Алар — югары уку йортларын бетергән, чынлап торып бу өлкәне өйрәнгән кешеләр. Бәлки, мондый астрологлар ниндидер берәр киңәш тә бирә алалардыр һәм мондыйларына ышанырга да ярыйдыр. Синең туган көнең, урының һәм бөтен нечкәлекләрне өйрәнеп эш итәләр бит. Радио-телевидениедәге йолдызнамә сиңа бернинди начар әйбер дә әйтми инде ул, алар ниндидер гомуми киңәшләр генә бирәләр, — ди Дилә.
Газеталардагы йолдызнамәләрне кемнәр яза?
«Яңа Гасыр» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов гороскопларга каршы кеше. Ул мөмкинлек булганда үзенең яшь чагында йолдызнамә язганы хакында искәртми калмый. Аспирантурада укыган вакытта ул Казан мәктәпләренең берсендәге стена газетасы өчен йолдызнамә язган, дөресрәге, төрле газеталардан алып язган. Ул бу хакта көлеп сөйли:
Ул гороскопларны мин язганын белгән кешеләр дә «гороскоп чынга ашты» дип әйтә иде. Гаҗәп!
Кайвакыт ихтыярсыздан радиодан үз йолдызлыгым өчен булган киңәшләрне мин дә тыңлыйм. Шундый йолдызнамәләрне Кәрим Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов кайчандыр үзе дә язган.
«Ул йолдызнамәләр — «Болгар» радиосы тыңлаучылары өчен иртәнге теләкләр иде. Вконтактеда йолдызнамә буенча берничә яхшы төркем бар. Анда барысы да бик яхшы итеп, җентекләп язылган, эчтәлекле. Шуннан татарчага тәрҗемә итеп кенә түгел, ә нәкъ менә татар кешесенә туры китерерлек итеп, менталитетка яраклаштырып яза идем йолдызнамәләрне.
Бу инде ышанудан да түгел, ә кешеләргә яхшы, матур көн теләүдән. Кешеләрнең кәефләрен күтәрергә теләү, ниндидер бер эшкә этәргеч булсын дип ясаган идем мин аларны. Нәрсә генә дисәк тә, иртән кешеләрнең кәефен күтәреп җибәрсәң, көн дә матур үтә бит. Авыррак фаразларны йомшартырга тырыша идем. Иртәнге эфирда көнегез начар була дип утыру дөрес түгел, минемчә. Күбрәк позитив сүзләр яңгырады.
Сирәк кенә булса да, кешенең кайсы йолдызлык астында тууы белән кызыксынам. Шуннан әзме-күпме кешенең характеры чамалана. Нәрсә генә дисәк тә, ул үз йогынтысын ясый, сизелә. Кешенең туган йолдызлыгы тәэсиренә ышанам, тик көндәлек йолдызнамәләргә түгел. Көндәлек теләкләр алар — рухи яктан, үзеңнең кәефеңне күтәрер өчен генә.
Мин йолдызнамәне «Болгар»да эшләгәндә яздым. Хәзер «Тәртип» радиосы тыңлаучылары өчен ул кирәк түгел, алар аңа ышанмый.
Төп теләгем — кешеләрнең кәефләрен күтәрү иде. Мин «Болгар» радиосыннан киткәч, иртәнге тапшыруда йолдызнамә бетте. Соңыннан радиога: «Нишләп йолдызнамәне бетердегез, шундый рәхәт иде, гел тыңлый идек», — дип тә шалтыраткалаганнар. Кешегә тәмле, җылы сүз барыбер йогынты ясый, шуңа күрә радио-телевидениедән артист кеше нәрсә әйткәнен чамалап сөйләргә дә тиеш», — диде Илфак Хафизов.
Гөлназ да үзенең йолдызнамәләрне ничек язуы турында сөйләде. «Телевидениедә эшләгәндә атналык йолдызнамә төзи идем. Билгеле, мин аны танылган астрологларның фаразлауларына нигезләнеп эшли идем. Тамашачылар шул йолдызнамәне бик көтеп алалар иде. Шуны тыңлап, аларның кәефләре дә күтәрелә, шуңа күрә начаррак, кәефне төшерә торган фаразлауларны я төшереп калдырырга тырыша идем, яисә аларны җиңелрәк сүзләр белән үзгәртә идем. Дөньяда борчулары болай да җитәрлек бит, нигә начар йолдызнамә тыңлатып тамашачыны борчырга әле», — диде журналист.
«Кешеләрне билгесез киләчәк куркуга сала»
Кешеләр ни өчен йолдызнамәләргә ышана дигән сорау белән журналист, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Светлана Шәйхетдиновага мөрәҗәгать иттек.
Кешеләрне киләчәкнең билгеле булмавы борчый, куркуга сала. Теләсә нинди фал да ачыклык иллюзиясен тудыра, шуңа күрә кешеләр йолдызнамәләргә ышана. Психиканы алдап, аның белән уйнап була, үзеңә барысы да билгеле булган бер минут булса да вакыт бүләк итеп була. Бу бары уен гына.
Бөтен әйбер чынга аша дип санаучылар очрагында без кешедәге мифология һәм рациональ-логиканың ярашуын күзәтә алабыз. Бер яктан — мәдәни мифлар, магик аң — «там чудеса, там леший бродит», икенче яктан — үзеңә яраклаштыру, ягъни алдан әйтелгән белән шәхси практика арасындагы чылбырны табу.
Баш мие — организмның бер өлеше. Ул сәламәт булганда нерв күзәнәкләрен саклап калу өчен тырышачак, куркуларны киметергә һәм якты киләчәкне күрсәтергә омтылачак. Организм баш мие әйткәне тыңлый. Әгәр дә көн саен барысы да яхшы була, дип әйтеп торсаң, ул шулай була да, — дип аңлатты белгеч.
«Интертат» укучылары йолдызнамәгә ышанмый
«Интертат» үз укучылары йолдызнамәләргә ышанамы-юкмы дигән темага сораштыру уздырган иде. Сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтте: безнең укучыларыбыз арасында йолдызнамәләргә ышанучылар бөтенләй юк икән, шөкер! Укучыларыбыз арасында бер генә кеше дә гороскопларга ышанабыз дигән фикер белдермәде. Безгә шунысы кызыклы — әгәр бер генә кеше дә аларга ышанмый икән, нигә әлегә кадәр радио-телевидение йолдызнамәләр тәкъдим итә икән? Әллә «Интертат»ны укучылар телевизор карамый, радио тыңламыймы?